Миллионер буласың киләме?

«Авылда умарта тотып, миллионер булырга мөмкин! Моның өчен бары теләк һәм күңел биреп эшләү генә кирәк», - ди 35 елга якын гомерен умартачылыкка багышлаган, заманында яхшы эш күрсәткән өчен Мәскәүдә умартачылар күргәзмәсендә катнашкан Татьяна КАЗАКОВА.
Алтын, көмеш, бронза медальләре, 20гә якын Мактау грамоталары үзләре дә аның бу эшнең остасы булуын күрсәтеп тора. Мамадыш районының Чия башы авылы элек-электән умартачылары белән дан тоткан. Татьяна апа биредә ана корт үрчетүнең остасы булган.
Соңгы вакытларда авыл җирендә умарта тотучылар күзгә күренеп күбәйде. Яшьләрнең дә күбесе моңа бик теләп алына, әмма умарта тотарга кызыгып та, әлеге эшкә тәвәккәллекләре җитмәүчеләр дә бар. Авылда умартачы булырга теләгән кешегә нәрсәгә әзер булып торырга кирәк? Татьяна ападан шул турыда сораштык.
- Бөтен кеше умарта кортына хирысланды хәзер. Тырышлары эшли, умарталарын арттыра, бу эшнең файдасын күрә. Ялкауракларның эшләре бик алга китә алмый инде: кортлары да үрчеми, баллары да булмый, шуңа күрә андыйлар тора-бара умартачылыкны ташлый. Аларның җиңел генә табыш аласылары килә, ә алай гына булмый шул. Умарта тоту зур тырышлык һәм теләк сорый. Көне-төне ялсыз эшләргә әзерсең икән, рәхим ит, умарта тот. Умартачы бит ул үзе дә умарта корты кебек эшләргә тиеш. Үзем эшләгән елларда бары тик печән өсте вакытында гына бераз хәл алып була иде. Кеше бәрәңге эшкәрткәндә, кычкырып елыйсы килгән вакытлар бик күп булды. Умарта эшендә иртәгә карармын әле, иртәгә эшләрмен әле, бүген ял итеп торам дип калдырып булмый шул аны, - ди ул.
- Әйтегез әле, ике кеше ничә умарта карарга өлгерә ала?
- Теләгең булса, умарта урнаштырырга җирең булса, 100не дә тота аласың. Менә бездә колхоз умарталыгында ике кеше эшләдек, 280 оя умартабыз бар иде, җитешкәнбез бит, тырышканбыз. Хәзер үзем дә, ничек чыдадык икән, дип уйлап куям.
- Бал кортлары үзләренең хуҗасын таный, диләр?
- Юк танымый, аңа кем караса да барыбер. Үзен караучыны аермый ул. Хуҗасын да жәлләп тормый, бик әйбәтләп чага да куя. Ә менә начар гадәтләре булганнарны: эчә, тарта торган, чисталык яратмаган кешеләрне бал кортлары күбрәк тә чага, ят исне бер дә яратмый кортлар. Андыйларның умарта янына бармаулары хәерле...
- Эш агачы җимешен дә юмарт китерәдер инде?
- Тырышып эшләү бушка китми инде, билгеле. Умартачылыкның бөтен продуктын акчага әйләндереп була: балы, корты, тома балавызы дигәндәй һ.б. Эшлә дә сат, алучылары күп. Элек кенә ул тома балавызны кырып алып ташлый торган идек. Хәзер аның файдалы икәнен беләләр. Дарулар алганчы, кеше хәзер балдан файдалана, аның шифасы турында белмәгән кеше юк инде. Әле хәзер дә, инде яшем 70тән узса да, үзем дә умарта тотам. Үткән елны гына да 100 мең сумлык табыш эшләдем.
- Татьяна апа, сыер асрау авырракмы, әллә умартамы?
- Сыерны аны бөтен кеше сава ала, ә умарта карау өчен күңел биреп эшләү, теләк кирәк. Җиренә җиткереп эшләмәсәң, эшең бармый, табыш та ала алмыйсың.
Татьяна апа хәзер дә авылда умартачыларның остазы. Аның яныннан кешенең өзелгәне дә юк. Ул үзе дә бик кунакчыл, ярдәм итәргә атлыгып тора, кирәк булса, барып эшләп тә күрсәтә, аңлатып та бирә. Районда да аны бик хөрмәт итәләр, барлык чараларга чакыралар. Татьяна апаның үзенә дә, яратып, «Ана корт» дип эндәшәләр. Чыннан да, ул да бал кортлары кебек ялны белмичә эшләгән.
Умартачы булам дисәң...
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әйткәнчә, умартачылык эшен башлап җибәрү өчен дәүләт программаларыннан да файдаланырга була. Берничә ел элек дәүләт биргән 58 мең сум акчага бик күп гаиләләр умарта алды инде. Аннан соң шәхси хуҗалыгын үстерергә ниятләүчеләр ташламалы кредитларга өмет итә ала, аларны да умарта эшенә юнәлдерергә була. Ташламалы кредитлар турында бераз тәфсилләбрәк язсак, алар ике-биш елга кадәр бирелә, аның сигез процентын дәүләт кире кайтара. Кредит алу өчен керемнәр турында белешмә, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә (выписка), ИНН һәм паспортның күчерелмәсе һ.б. кирәк. Шулай ук республикада эшләп килгән «Гаилә фермасы», «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» программаларында катнашып та, умарта эшен ачып җибәрергә, җәелдерергә мөмкинлек бар. Татьяна апа әйтмешли, эшең уң булсын өчен күңелеңне биреп, тырышып эшләү генә кирәк, ә калганы була аның...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.21400
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.15801
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...167203
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.40700
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...324607
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.336017
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.36401
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.55600
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.65200
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.101601
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.181202
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.242653
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!170204
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 06:41Без имениШулай инде торле кеше бар безнен арада, еш булам концертларда УНИКСта, чиратыда тиз уза, кайвакыт халык ашыга-ашыга концерт бетмичэ чыгып йогерэ, бик кызганыч артистларыбыз" эле тагын оч жырым бар " диеп каушап калалар, 2-3 сэг.утыргач матур гына саубуллашасы иде дэ бит..."Бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде...
-
27 март 2023 - 08:28Без имениМенэ сабырлык кирэк дилэр, сабырлык кирэкми вакытында китэргэ кирэк. Сабырлыкнын чиге авырту. Эх.“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 10:58Без имениМенә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:38Без имениИкегездэ тормышларыгызны чынлап жимергэч анларсыз ни булганын, андый гыйбрэтле хэллэр куп очрый. Терсэк якын тешлэп булмый диеп утырырсын."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:45Без имениСоткэ ошамаган бит бу?Жиргэ бернинди ак тосе инми 🤷♀️"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.43904
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.188501
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.636201
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су басканКазанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.15801
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.21400
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.68501
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.158000
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.238701
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.212503
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика