Бүген дә сигез әби-бабай өчен сердәшче дә, ярдәмче дә ул. Хуҗалыгында 13 сыеры да бар.
Бу кеше белән очрашкач, үзем дә сизмәстән Гомәр Бәшировның “Намус” әсәрен искә төшердем. Кеше тормышына битараф булмау, кешеләрне ярату кебек сыйфатларга ия булганнарны табу кыен. Без барыбер үзебез өчен яшибез. Ә Сарман районы Карашай-Саклау авылында гомер итүче Гөлфия Фәхразиева үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә янып-көеп яши.
Аның һәр иртәсе иртәнге сәгать икедә сарайда башлана. “Соңрак торсам җитешә алмыйм”, – ди. 13 сыерны савып, иртәнге бишкә сөтне тапшырырга әзерләп куярга кирәк бит.
– Сөтне Сарманның сөт заводына тапшырабыз. Мин мондый яшәү рәвешенә күнектем инде. Малларны бик яратам шул. Әти-әни дә колхозда эшләгәч, ул безгә балачактан сеңгәндер инде. Әни сыер сауды, әти тракторчы булып эшләде. Эштән куркып тормадык, – ди ул, сер бирмәскә тырышып.
Сөт чиләкләренең дә үз урыннары бар. Гаскәр кеби рәт-рәт тезелешеп эленеп торалар. Хуҗалыкта мал-туар күплеге шуннан сизелә дә инде. Гөлфия Фәхразиева һәр көнне 20 чиләк сөт сава. Районнан бирелгән саву аппараты бик ярдәм итә аңа бу эшендә. Сөттән эремчек, май һәм каймак та ясап сата.
– Сыерларның акчасы безгә дә, үзләренә дә җитә. Бер дә зарланмыйм. Сөт бәяләрен генә төшермәсеннәр инде. Сыерлар булгач, туган-тумачага, кунакларга да күчтәнәчкә бирер әйбер бар. Үзең эшләп тапкан ризыкның бәрәкәте була, – ди әңгәмәдәшем.
Шәһәргә китеп, анда тормыш итәргә мөмкинлеге дә булган. Чаллыда тәрбияче белемен алып, тугыз ел балалар бакчасында эшләгән. Тик язмыштан узмыш булмаган шул.
– Әтигә инфаркт булгач, авылга кайтырга туры килде. Шуннан шәһәргә китмәдем инде. Балалар бакчасында эшне калдырдым. Әти вафатыннан соң, әни түбәдән егылып урын өстенә калды. Җиде ел аны карадык. Әти-әниләр вафатыннан соң, шәфкатькә кердем, – ди Гөлфия апа.
Гөлфия апаның эшен район, республика күләмендә дә югары бәялиләр. Иң яхшы шәхси хуҗалык, иң яхшы социаль хезмәткәр бәйгеләрендә җиңүләр моңа дәлил. Ишегалды да гел чәчәккә төренгән. Матурлыкны күрә белгән кешенең күңеле дә матур дип юкка әйтмиләр. Бар яктан да уңган ул, тик...
– Тормышка чыкмадым. Язмыш шулай язылгандыр инде. Үземнең тормышны җайлап йөрергә вакыт та булмады. Үземә ир дә, хатын да булырга туры килде, – ди әңгәмәдәшем.
Бүген дә 8 әби-бабай өчен сердәшче дә, ярдәмче дә ул. Хуҗалыкларын да гел тәртиптә, чисталыкта тота. Кылган игелекләре турында да бик кыенсынып кына сөйләде.
– Әби-бабайларның балалары бар инде. Әмма аларга да лаеклы ялга чыгарга кирәк бит, шуңа эшлиләр. Ялларда гел кайтып торалар. Ә атна дәвамында әби-бабайларның баласы мин инде. Нәрсә сорасалар да эшләргә тырышам. Кирәк дисәләр йортларын да юып куям. Өлкән яшьтәге кешеләр бит инде алар, ярдәм итми булдыра алмыйм. Менә балалары булмаган, ялгыз кешеләрне бик кызганам инде. Хәмидулла бабайның тормыш иптәше яман шештән китеп барды, балалары булмады. Үзе дә шизофрения белән авырды. Аны соңгы юлга озатуны әле дә оныта алмыйм. Хәмидулла бабай реанимациягә эләккәч, палатага мине чакырып алды. Аркамнан сөеп, рәхмәтләрен әйтте. Җиде песие бар иде, шулар өчен борчылды. “Җидесен дә алып кайттым, – дигәч”, – кулларымны кысып сүзсез генә рәхмәт әйтте. Палатадан чыккач ярсый-ярсый еладым. Икенче көнне бабай өзелде. Күңел таш түгел шул, барысына да бик тиз ияләшәм. Үземнең әти-әни кебек борчылам. Соңгы юлга озатулары да җиңел түгел. Һәрберсенең бәхиллеген алып калдым. Урыннары оҗмахта булсын инде, – ди Гөлфия апа.
Гөлфия Фәхразиева Хәмидулла бабай белән тормыш иптәшенең каберләренә үзенең хезмәт хакыннан чардуганнар да ясаткан. Йортта булган бөтен техник җиһазларны мәчеткә тапшырган. Кайбер кешеләрнең балалары да үз әти-әниләренә мондый хөрмәт күрсәтми. Ә бу бит Гөлфия апаның туганнары да түгел. Сокландым, кешеләрнең язмышына битараф булмавына сокландым.
– Ялгызларны жәллим. Балаларга да ничек тә булса ярдәм итәргә тырышам. Күңел шулай куша. Өлкән яшьтәгеләрнең һәрберсенең күңеленә юл табарга кирәк. Тормыш юлымда төрле холыклы кешеләрне очраттым. Берсен дә зарланып сөйләмим. Аларның ялгызлыкларын бераз булса да җиңеләйтә алсам да шат. “Мине дә шәфкатькә ал әле”, – дип әйтүче бабайлар бар. Берсенә тәмәкене, берсенә хәмерне ташларга ярдәм иттем. Шөкер, ташладылар. “Ялгызларны Гөлфия генә тормышка кайтара”, – ди авылдашлар. Мактанып әйтүем түгел. Авылыбыз бик бердәм, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Бертуган абый, игезәк сыңарыма да рәхмәтлемен. Алар да хуҗалыкта гел ярдәм итеп тора. Тормышымның асылы шулдыр инде – ярдәм итү, ؘ– ди киң күңелле Гөлфия Фәхразиева.
Гөлфия Фәхразиева мини-ферма төзелеше өчен 600 мең күләмендә дәүләт ярдәмен алган. Узган елны ул 41 мең килограмм сөт җитештергән. Сөтне тапшырып, 1 млн 294 мең сумлык керем алган.
.jpeg)
.jpeg)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар
1
2
0
Әле Гөлфия өйләрне генә түгел, җимерелгән абзарларын үзе сүтеп трактор табып түгеп тә куя. Сокланабыз аңа, сәламәт булсын!
0
0