16+

Мондый бәйрәмнәрдән кайтып китәсе дә килми...

Быелгы ел Россия президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Аңа багышлап, республикабызда күп кенә чаралар уза. Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында узган “Гаилә бәйрәме” дә күңелгә кереп калды.

Мондый бәйрәмнәрдән кайтып китәсе дә килми...

Быелгы ел Россия президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Аңа багышлап, республикабызда күп кенә чаралар уза. Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында узган “Гаилә бәйрәме” дә күңелгә кереп калды.

Халык телендә аны “Мөселман балалары Сабан туе” дип тә атыйлар. Ул инде әлеге авылда дүртенче мәртәбә уздырыла. Аның башында Раил хәзрәт Фәйзрахманов тора. Үзе быел хаҗда булган икән, шуңа күрә дә чараның уздырылу вакыты кичектерелгән. Гадәттә, “Гаилә бәйрәме” Корбан гаетенә багышлап оештырылган. Фәйзрахманов фикеренчә, мөселманнар өчен иң олуг вакыйганы бездә мәчеткә барып, коймак ашап кына уздыруны күз алдында тоталар. Ә бит аны зурлап бәйрәм итәргә була. Шуны исәпкә алып, Котлы-Бөкәш авылында бик күп бала-чага чакырып, әти-әниләрен дә дәшеп, масштаблы Сабантуй оештыралар. Шунысы сөендерә, монда кызлар яулык киеп йөри, ә малайлар бик итагатьле сөйләшәләр.

Әйтергә кирәк, быел Котлы Бөкәш авылында Сабантуй булмаган, чөнки махсус хәрби операция барган чорда өлкәннәр бәйрәм итүне дөрес аңламаслар дип уйлаганнар. Балаларның бер гаебе дә юк, алар матур тормыш күреп үсәргә тиешләр. Мәйданга килү белән бүләкләрнең күплегенә һәм кәттәлегенә игътибар иттек. Кайбер район үзәкләрендә дә мондый призлар куймыйлар. Яшь буынга монда хөрмәт зур. Спонсорларын төп оештыручы Раил Фәйзрахманов шәхсән үзе таба. Әле бит сүз тыңлап, акчасын да бирергә кирәк. Чын күңелдән эшләгәндә була инде ул.

“Гаилә бәйрәменә” бик күп бала килгән иде. Аның йөзек кашы булып Коръән уку бәйгесе тора. Изге китапны, дога һәм сүрәләрне яттан белүче сабыйлар да җитәрлек. Шушы бәйгедә катнашырга дип, су буе чират җыелды. Шундый ук хәл башка ярыш һәм уеннарда да күзәтелде. Малайлар арасындагы көрәштә генә дә 9 үлчәмдә катнаштылар. Беренче урыннан алып, дүртенче урын алучыларга кадәр шәп кенә бүләкләр бирделәр, әйтик, электр чәйнеге, мультиварка, бассейн, кыскадулкынлы мич һәм башкалар. Ә инде беренче урынны яулаучылар арасында җирәбә уйнаттылар. Аның җиңүчесенә велосипед эләкте.

Балалар әле капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, кул көрәштерү, уктан ату, әтәч куу кебек уеннарда да катнаштылар. Әти-әниләре дә үзләренә шөгыль тапты: кемдер армлифтингка язылды, икенчесе гер күтәрүгә, өченчесе көянтә тотып йөгерүгә... Чыннан да, менә дигән гаилә бәйрәме булды бу. Әле мәйданда йөри торгач Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның классташы булган Галия Минһаҗеваны (кыз вакытында Гайсина фамилиясе) очраттым. Аның улы ничә еллар дәвамында шушы балалар Сабан туен уздырырга ярдәм итә икән. Үзе Чаллыда бизнес белән шөгыльләнә. Галия апа Минтимер Шәрип улын кечкенәдән үк лидер булуы хакында әйтте. Мәктәптә ул староста булган, гел бишлегә генә укыган.

Бәйрәмгә бернинди җырчы да чакырмаганнар, үзләренең көче белән ерып чыктылар. Чараның алып баручысы да мәктәп директоры Нәкыйф Сәләхиев булды. Аның фикеренчә, мондый бәйрәмнәр балаларны көчле рухлы итеп тәрбияләүгә юл ача. Монда дуслык, бер-береңә карата яхшы мөгаләмә, уртак фикерләр хөкем сөрә.

- Ислам дине ул чисталыкка, пөхтәлеккә һәм әдәпкә өйрәтә. Әлеге Сабантуйны Раил хәзрәт инде ничә ел оештыра һәм ул балаларның тормышны күзаллавына зур йогынты ясый. Алар тәртипсезлекне күреп үсми, ә киресенчә, матурлык һәм рәхимлек аша тәрбияләнә, – диде Сәләхиев.

Гадәттә, мондый чараларны тиз генә уздырып җибәрү ягын карыйлар, ә Котлы Бөкәш авылында мин үземә рухи азык таптым, монда ничектер күңелгә рәхәт булды, тәмамлануын бер дә теләмәдем. Шунысы да куандыра, елдан-ел әлеге бәйрәмдә катнашучысы балалар саны арта бара икән. Иң беренче, гомумән, мәчет каршындагы бер кечкенә генә мәйданчыкта узган. Хәзер исә Коръән уку ярышында гына да 300ләп бала катнаша. Приз фонды башта 50 мең сум булса, бүген ул 800 меңгә кадәр күтәрелгән. Бу ни дигән сүз? Димәк, балалар яктылыкка һәм матурлыкка омтыла. Шулай булганда, мондый чараларны үткәрергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оештыручы-алып баручылар барсы да молодцы. Э инде дежурный врачлар-скорыйлар булгандыр инде дип уйлыйм.

    Мөһим

    loading