Машинаның ачык әрҗәсендә баруы бигрәк тә күңелле. Җылы җил яулык астына кереп чәчләрне тузгыта, битләрне, муенны кытыклый. Басу әллә ни ерак булмаса да, барганда-кайтканда кычкырып җырлыйбыз. Читтән карап торганда бигрәк матур күренеш булгандыр ул.
Басуга барып җиткәч, әрҗәдән сикереп төшеп, кара җир өстенә таралышабыз. Кулындагы таягын биетеп, басу башыннан Марат абый төшеп җитә. Безнең якта буразнаның озынлыгын бәрәңге чүпләүчеләр санына карап, таяклап бүләләр. Бер таякта ничә метр булганын хәтерләмим. Басуның зурлыгына һәм кеше санына карап, ул кайчагында 15 таяк, кайчагында 10 таяк кына да була. Басуның баш-башына туры килүчеләргә кыенрак – кайчагында басу шулкадәр киңәеп китә, уртадагылар үзләренең 15 таяк җирен чүпләгәндә, сиңа 30 ны чүпләргә туры килә. Марат абый иртән басуны бер бүлә дә китә, җир озынайган икән әле дип, кабат монда килеп тормый.
Сеңлем белән ул елны безгә шулай басуның башында чүпләргә туры килде. Копалка таккан ике трактор кара тузан туздырып тыз да быз йөреп кенә тора. Ул узып китүгә, берара басуда буш чиләккә шалтор-шолтыр бәрәңне салган тавышлар гына ишетелә. Колхозчы апайлар да, инде алар белән рәттән берничә ел бәрәге чүпләп өйрәнгән яшьтәш кызлар да тиз-тиз генә үзләренә тиеш җирдән бәрәңгене җыеп бетерәләр дә, капчыкларына утырып, аларны төяп алып китәргә машина килгәнен көтәләр. Ә Фәридә белән минем күзгә ак-кара күренми. Беренчедән, Әтнә мәктәбендә укыганда безнең колхозчылар белән рәттән бу кадәр күләмдә бәрәңге чүпләгән булмады. Икенчедән, Фәридәгә нибары 12 генә яшь. Өченчедән, Марат абый 15 таяк итеп санап бүлгән җир тора-бара 35 таяк булды. Башкалар копалкалар басу башыннан әйләнеп менгәнче үзләренекен чүпләп бетерә. Ә безнең бәрәңгесе тәгәрәп яткан буразналар ишәя генә. «Әйдә инде, тизрәк чүплә!» – дип ачуланам Фәридәне. «Чүплим бит инде», – ди ул. Үзе чүт еламый гына.
Комментарийлар