– Безнең бал алардан бер дә калышмый, шикләнмичә әйтәм, бездә иң сыйфатлы бал. Сыйфатына күрә өч литрлы балның 2 мең сум торуын күпсенергә кирәкми, – ди әңгәмәдәшем.
“Кортларыбыз көпчәктә”
Биектау районының Сая авылыннан Вилдан Зәйнуллин, бал эзләп, өчәр йөз чакрым үтә. Минем кортлар көпчәктә, ди ул, елмаеп.
Оялар бер урында гына торса, 15-20 килограмм бал чыга, ә күчеп йөрсәң, “Йөргән аякка җим иярә” дигән кебек, 50-60 килограмм да алып була икән. Моңа өстәп, төрле баллар да җыела.
– Кама Тамагы районында кандала үләне (донник) басуын таптык. Кортлар аннан хәйран гына бал җыя алды. Быел юкә бөтен җирдә дә юк, юкәлек эзләп берничә җиргә күчәргә туры килде. Хәтта Киров өлкәсенә дә барып җиттек. Юллар начар булганга, алтышар сәгать барырга туры килә. Шуннан кайтып, 300 чакрым ераклыктагы карабодай басуына барасың. Хезмәте бик күп, ардыра. Болай итеп йөреп булмый дип әйтәм дә инде, тагын чыгып китәсең, – ди Вилдан абый.
Чыгымы да күп, шуның өстенә юкә, кандала үләне балы сирәк баллар рәтендә. Быел умартачы бу балларның 3 литрлы банкасын 3 мең сумга сатарга уйлап тора. Чәчәк балы 2 мең сумнан ким булмас, ди.
– Халык күбрәк кайсы балны ашый?
– Юкә балы бик популяр һәм ул иң тәмлесе дә. Кандала үләне балын эзләп килүчеләр дә күп. Карабодай балын да күп сорыйлар, ул иң шифалысы. Чәчәк балын да әз алалар дип әйтеп булмый. Белүемчә, рапс белән көнбагыш балын менә бик аласылары килми. Аларны агулап торгач, халык агу эләкмәдеме икән дип шикләнә. Без үзебез ул басуларны читләп үтәбез, миндә андый бал юк.
– Тиз утырган балдан да шикләнәләр, имештер, сыйфатсыз бал тиз утыра.
– Киресенчә, яхшы бал дигән сүз ул, чөнки аңарда чәчәк серкәсе күп, шуңа да тиз утыра. Бөтен шифасы шул серкәсендә.
Икенче факт – бал никадәр караңгы төстә булса, шуның кадәр файдалырак.
Яхшы бал арзан тормый
Әлкидән Рәсим Саттаров быел бал умарталыкларын күчереп йөртүчеләрдә генә яхшыдыр дигән фикердә.
– Уңыш азрак булгач, балның бәясен арттырырга уйлап торучылар бар. Төп шөгыле умартачылык булганнар арттырмый кала алмый. Бөтен әйбергә бәя күтәрелгәндә, бал гына читтә калмас. Яхшы бал болай да әйбәт бәядән йөрергә тиеш. Әмма халык беренче һәм икенче сорт балны бик аермый. Бал икән бал аларга. Бер-ике көнлек гастролер ярминкәләрдә тәмле бал дип көнбагыш балын алып алданырга да мөмкиннәр, – ди ул.
Умартачыларны борчыган икенче бер проблеманы да искә алды. Кырларга сипкән агудан кортлар кырыла.
– Шушы көннәрдә генә Минзәләдә берничә умартачының кортлары үлде. Бал булачак дигән гарантия юк. кырларны гел агулап торалар, – ди ул.
Социаль челтәрдә язылучыларыбыз арасында нинди бал яратулары белән кызыксынып сораштыру уздырган идек:
52 проценты – юкә балын
33 проценты – чәчәк балын
3 проценты – донник балын
калган 8 проценты башка төр балны ашый булып чыкты
Апитерапевт, ягъни бал корты һәм аның продуктлары белән дәвалаучы Дамир Исхаков:
Балда Менделеев таблицасындагы бөтен микроэлементлар да бар. Ашарга 1,5-2 сәгать кала аны җылы суга салып эчсәң, ул ашказаны согының кислоталылыгын киметә. Салкын суга салып, 15-20 минут кала эчсәң, киресенчә ашказаны согының кислоталылыгын арттыра. Күләменә килгәндә, бер чокыр суга бер чәй кашыгы тутырып бал саласың. Ашказаны белән проблема булганда, югарыда әйткәнчә эчәргә кирәк. Ашказаныгыз борчымаса, бүлмә температурасындагы суга салып эчәсе. Баллы суны даими эчкәндә, иммунитет ныгый, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге көйләнә, йөрәк-кан тамырлары системасына да файдалы.
.jpg)
Фото: bavly-tat.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар