8-10 июльдә «Казан Экспо» мәйданчыгында «Агроволга-2026» халыкара күргәзмәсе оештырыла.
Җәйнең кызган мәле. Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор. Аграрийлар, елдагыча, булачак уңыш һәм тармакның киләчәге турында фикер алышырга башкалабызга җыела. Авыл хуҗалыгы вәкилләре иң заманча технологияләр белән танышып, алга атлау юлын тәгаенли алачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, «Агроволга-2026» күргәзмәсендә Россиянең 38 төбәгеннән һәм өч чит илдән – Кытай, Белоруссия һәм Төркиядән 400дән артык компания катнашачак. Алар авыл хуҗалыгы техникасын гына түгел, ә тармакның киләчәген билгеләүче инновацион технологияләрне дә тәкъдим итәчәк.
Аеруча Кытай компанияләре алып киләчәк технологияләр кызыксыну уята. Пилотсыз очкычлар ярдәмендә басуларны күзәтү, геомәгълүмати системалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен цифрлы форматта идарә итү платформалары – боларның барысы да инде киләчәк түгел, бүгенге көн чынбарлыгы. Белоруссия вәкилләре сөтчелек комплекслары өчен заманча җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау технологияләре белән таныштырачак. Ә төрек җитештерүчеләре төрле культураларны җыю, төргәкләргә төрү һәм саклау өчен махсуслаштырылган техника алып килә.
Быел күргәзмәдә ике яңа юнәлешкә дә урын бирелгән. Берсе – агротуризм, икенчесе – махсус техника. Авыл хуҗалыгының мөмкинлекләрен киңәйтү, фермерлыкны үстерү, авылда яшәүне заманча бизнес белән бәйләү – болар бүген дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше. Шуңа күрә әлеге бүлекләр күпләрнең игътибарын җәлеп итәчәк.
«Агроволга»ның төп үзенчәлеге – техника турында сөйләү генә түгел, аны эштә күрсәтү. Быел да күргәзмә янындагы тәҗрибә кырларында 200дән артык сорт һәм гибридның мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. Ашлык, кузаклылар, майлы культуралар һәм терлек азыгы культураларының уңышын белгечләр дә, фермерлар да үз күзләре белән күрә алачак.
Кызыклы бәйгеләр дә узачак. Республика буенча иң матур сыерлар «Агроволга чибәре» исеме өчен көрәшәчәк. Терлекләрнең тоякларын дөрес эшкәртү буенча халыкара студентлар чемпионаты да үтәчәк. Ә инде тамашачыларның иң яраткан чараларының берсе булган «Трактор-шоу» быел да иң оста механизаторларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
«Казан Экспо» мәйданчыгында шул ук көннәрдә Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы да эшләячәк. Быелгы форум аеруча әһәмиятле, чөнки Россия кулланучылар кооперациясенә – 195, ә Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлегенә 110 ел тула.
Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов сүзләренчә, форумда авыл кибетләренең яңа форматы тәкъдим ителәчәк. Монда сатып алучылар өчен уңайлы мохит, яңартылган логистика, заманча җиһазлар һәм кооперациянең «басудан – киштәгә кадәр» принцибы күрсәтеләчәк.
Форумга килүчеләрне тәмле программа да көтә. Татарстан кооператорлары үзләре җитештергән чәкчәк, бавырсак, талкыш кәләвә, кыстыбый, өчпочмак, төрле ит деликатеслары, балык, табигый лимонадлар, үлән чәйләре, бал һәм башка күп кенә продукцияне тәкъдим итәчәк.
Осталык дәресләрендә теләгән һәркем милли ризыклар пешерергә өйрәнә алачак. Татар ишегалдында исә кунакларны милли көйләр, халык иҗаты һәм кунакчыллык каршы алачак. Зур казанда пешкән хуш исле шурпа, үлән чәе һәм милли десертлар бәйрәм рухын тагын да көчәйтәчәк.
Быелгы форумның тагын бер үзенчәлеге – яшьләргә игътибар. Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева әйтүенчә, форумда өч меңгә якын студент катнашачак. Алар Россиянең кооператив университетларыннан һәм көллиятләреннән килә.
Биредә яшьләр арасындагы стартаплар бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләр миллион сумлык грантларга ия булачак. Моннан тыш, стратегик сессияләр, агрокласслар ачу, аграр уку йортлары ректорлары киңәшмәсе һәм заманча IT-проектлар тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар