Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегия утырышында катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бигеләп узганча, терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да бар. Нәселле терлек сатып алудан башлап терлекчелек продукциясен сату, югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзүгә кадәр ярдәм күрсәтелә.
– Әмма барлык районнар да моны кулланмый. Әйтик, узган ел Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында бер баш нәселле терлек тә сатып алынмаган. Чүпрәле, Яшел Үзән, Сарман, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Менделеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Питрәч районнарында бер генә эре инвестицион проект та тормышка ашырылмаган. Терлекләрнең саны кимегән районнарда хезмәт хакы да түбән, – дип, мисалга Апас районын китерде. – Узган ел анда терлекләрнең саны 14 процентка кимегән. Ә сөт күләме уртача республика күрсәткечкенең яртысы кадәр генә. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы да уртача республиканыкыннан 30 процентка кимрәк. Спас, Балык Бистәсе һәм Әгерҗедә дә шул ук хәл. Мин аңлыйм, монда объектив сәбәпләр дә бар. Әмма моның белән килешергә кирәкми. Аңлагыз, терлекчелек ул – керем чыганагы да, эш урыны да, хуҗалыкларның кереме дә, – диде республика Рәисе.
Аның сүзләренчә, хезмәт хакының түбән булуы тармакка яшь кадрларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирми.
– Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында яшьләр өлеше 10 проценттан кимрәк. Узган ел авылда 61 яшь белгеч кенә эшли башлаган. Шул ук вакытта без ел саен агросәнәгать комплексы өчен 2 меңгә якын белгеч әзерлибез. Авыл хуҗалыгы министрлыгына предприятиеләр белән берлектә яшь кадрларны авыл хуҗалыгына җәлеп итү өчен стимуллаштыру чараларын яңадан карарга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар