16+

Соңгы 20 елда авылдан 102 мең кеше киткән, яки авылга күчеп китүчеләргә акча бирәләр?

Токиода яшәүчеләргә, башка кечерәк шәһәргә яки авыл җирлекләренә күчеп китсеннәр өчен, акча түли башлаганнар. Гаиләдәге 18 яшенә кадәрге һәр балага хөкүмәт якынча 7,5 мең доллар түләргә әзер. Фәкать күчеп кенә китсеннәр. Хакимият исәпләп тә куйган инде, якындагы биш ел эчендә яңа программадан Токио халкының 10 меңе файдаланачак.

Соңгы 20 елда авылдан 102 мең кеше киткән, яки авылга күчеп китүчеләргә акча бирәләр?

Токиода яшәүчеләргә, башка кечерәк шәһәргә яки авыл җирлекләренә күчеп китсеннәр өчен, акча түли башлаганнар. Гаиләдәге 18 яшенә кадәрге һәр балага хөкүмәт якынча 7,5 мең доллар түләргә әзер. Фәкать күчеп кенә китсеннәр. Хакимият исәпләп тә куйган инде, якындагы биш ел эчендә яңа программадан Токио халкының 10 меңе файдаланачак.

Авылга яки кечкенәрәк шәһәргә күченүчеләргә анда кимендә биш ел яшәргә һәм гаиләнең бер генә әгъзасына булса да эшкә урнашырга кирәк. Хәер, яңа программа төп япон шәһәрен бушатудан бигрәк, депрессив районнарга яңа сулыш өрү һәм социаль активлыкны арттыру өчен юнәлдерелгән. Югыйсә, белгечләр фикеренчә, 2040 елга бөтен Япония буенча 900гә якын шәһәр һәм авыл юкка чыгачак. Хакимият исәпләп тә куйган инде, якындагы биш ел эчендә яңа программадан Токио халкының 10 меңе файдаланачак. 

Бездә дә уйланалар бу хакта. Мегаполислар халкын тарату исәбенә буш төбәкләрне үстерергә җыеналар. Ә моның өчен аз катлы төзелеш өлкәсен киң җәелдерергә уйлыйлар.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2002-2020 еллар аралыгында бер генә яшәүчесе дә калмаган авылларны саны ике тапкырга арткан. Элек кешесез авыллар 13 мең булса, хәзер 25 мең. Ярты гасыр вакытны алып караганда, 150 мең авыл ташландык санала. Шәһәрдә яшәүчеләрнең саны исә артып кына тора. 

Соңгы елларда, сүз уңаеннан, ил төбәкләрендә күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен участоклар бүлеп бирәләр. Әмма күпләр бернинди коммуникацияләр булмаган бу участоклардан зарлана. Ә башка җирдә урын юк. Белгечләр фикеренчә, әлеге мәсьәләне онытылган авылларны яңадан торгызып хәл итеп булыр иде. Анда исә нинди дә булса инфраструктура булган. Әгәр дә участоклар ташландык хәлдә икән, файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен алган кебек, аларны да хуҗаларыннан алып була, дигән фикер җиткерәләр.

Татарстанның фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров исә шәһәрдә яшәүчеләрне авылларга кайтару түгел, аларны баштан ук шунда калдыруны уйларга кирәк дигән фикердә. 
– Шәһәргә киткән кешене кире авылга кайтару авыррак. Ә авылда яшәүче, эше булса, югары хезмәт хакы түләнсә, яшәү шартлары яхшыртылса, шәһәргә кызыкмас иде, – ди Камияр әфәнде. 

Ул китергән саннар да уйландырырлык. Соңгы 20 елда авылдан 102 мең кеше киткән. Бер районда уртача 23 мең кеше яши дип алсак, 4,6 район буш калган дигән сүз бу. 

Авылдан китүчеләрнең күбесе эш юклыктан яки хезмәт хакы түбән булудан зарлана. Аларны ничек эшле һәм ашлы итәргә соң? Камияр Байтимеров фикеренчә, авылларда кооперативлар булдыру зарур.
– Кемдер үстерә, кемдер эшкәртә, ә кемдер сата. Аннары авыл хуҗалыгы продукциясе зур сәүдә челтәрләренә үтеп керергә тиеш. Әмма аларның кабул итәсе килми. Шуның өчен үзебезнең сәүдә челтәрен булдырырга кирәк. Бәлки ул фермерның сәүдә йорты булырга тиештер. Ә кооперативларны бөтен авылда да булдырасы иде. Хәзер экологик яктан чиста продуктларга өстенлек бирәләр. Читтән кертелеп, яртышар ел бозылмый яткан кыярны ашаганчы, үзебезнекеләр үстергән яшелчәләрне кулланасы иде. Әлбәттә, дәүләтнең ярдәме кирәк. Быел безгә Бразилиядән 230 мең тонна ит кертелгән. Аларның үз бәясе түбән. Шуның белән бездәге бәяләр дә төшә, чөнки алучы юк. Югыйсә дәүләт үз авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләрне күтәреп алырга тиеш, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading