16+

«Су алып кайта алмаучылар кар эретеп, шул суны эчәбез»

Су булмаса бик авыр. Бигрәк тә авыл җирендә. Чәй куеп, ашын пешерергә, юынырга гына түгел, малларга да кирәк.

«Су алып кайта алмаучылар кар эретеп, шул суны эчәбез»

Су булмаса бик авыр. Бигрәк тә авыл җирендә. Чәй куеп, ашын пешерергә, юынырга гына түгел, малларга да кирәк.

Аллаһ сакласын, ут-күз чыгудан.  

Актаныш районының Апач авылы халкы да бу көннәрдә су юклыктан интегә. Инде 17 гыйнвардан бирле сусыз тилмерәбез, дип мөрәҗәгать итте алар безгә. Айзилә Рәхмәтуллина сөйләвенчә, Апачлылар суны күрше авылдан алып кайтырга мәҗбүр. 

–    Су эзләп чыгып китәргә, җитмәсә, юлы да юк әле аның. Бөтен кешедә техника да юк. Күрше авылдан да су теләнеп йөреп булмый, алар да су өчен акча түли. Су алып кайтырга мөмкинлекләре булмаган кешеләр кар эретеп, шул суны эчәргә мәҗбүр, – дип зарын түкте ул. 

Гыйнвар башыннан бирле икенче тапкыр сусыз калулары икән. Яңа ел керүгә үк, 1 гыйнварда, насос янып, су килми башлый. Ике көннән яңасын куеп китәләр. Әмма ике атнадан, 17 гыйнварда, анысы да янып чыга. 

–    Районга шалтыраткач, Казанга заявка бирдек, яңа насос кайтуга, килеп куябыз, диделәр. Соңгы куелганы төзек булмаган дип аңлаттылар. Көтеп, арып беттек. Сусыз бик авыр, – ди Айзилә. 

Апачта 65 хуҗалыкта 121 кеше яши. Мәктәп, балалар бакчасы күрше Әтәс авылында. Апачлылар суны шул авылдагы таныш-белешләре, туганнарыннан ала. Күпләп мал тотучылар, алар авылда берән-сәрән генә түгел, бу хәлдән ничек чыга дигән соравыма декрет ялына киткән авыл җирлеге башлыгын вакытлыча алыштырып торучы Лилия Шәмсетдинова, аларның үз коелары бар, диде. 

Үзе юкның күзе юк, дигәндер инде, авылдашлары аның сүзен төзәтеп куйды: кое нибары ике кешедә генә икән. 
Өч сыер асраучы Саҗидә Хәмзиналарга шалтыратып, аларның да хәлен белештек. 

–    Ирем Фәнүс агрофирмада “КамАЗ” йөртә. Кайдан ала ала, суны шуннан алып кайта. Бер сыерга көненә 80 литр су кирәк дип исәпләсәң дә, аларга гына да 250 литр су китә. Чирүдә энемнәрдән барып алыр идек тә, әле бураннан соң юллар юк, – ди ул.   

Күпләп терлек тотучы Динар Хәмзин белән Марс Ялалов сөт машинасында эшлиләр, алар да суны каян туры килә, шуннан алып кайта. Калганнары да үз транспорты белән ташый. 
Мондый хәл бер Апачта гына түгел икән. 

–    "Коммунсервис" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Риназ  Шәриповка шалтыратып хәбәр иткәч, биш авылда су юк, чиратка алтынчы итеп сезне язам, диде. Барыбыз да көтә, иртәгә киләбез, дип вәгъдә иттеләр, – ди авыл җирлеге башлыгы вазифасын үтәүче Лилия ханым. 
Төгәл җавап ишетергә теләп, "Коммунсервис" җитәкчесенә үзебез дә шалтыраттык. 

–    Скважинаның насосын иртәгә алыштырачакбыз (бу сөйләшү 22 гыйнварда булды. – Авт.). Гыйнвар башында куелганы ниндидер сәбәпләр белән янып чыккан. Сәбәбен белмибез. Без гомумән яңарак кына эшли башлаган оешма. Үзебез дә аптырыйбыз, соңгы атнада берничә авылда бу проблема. Әмма янган берен алыштырып барырга тырышабыз, – диде ул. 

Актаныш муниципаль район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Усманов та хәбәргә чыкты. Аның сүзләренчә, районны су белән тәэмин итү өчен җаваплы булган “Коммунсервис” оешмасы кар-буран дип тормый, вазгыятьне хәл итү буенча авылларда көн-төн эшли.
–    Һава торышы көйсезләнеп, буран булу сәбәпле, алты авыл җирлегендә кыска ялганыштан су насослары янып чыкты. Апач авылына килгәндә, биредә насос кайтканын көттеләр. Буран һәм юлсызлык аркасында әлеге эш соңарды. Шуңа да якындагы авылдан су алып кайту мөмкинлеге тудырылды. Җирлек башлыгы вазифаларын башкаручы да, авыл халкы да мөмкинлеге булмаганнарны су белән тәэмин иттеләр, – диде ул.

Бу проблема берничә авылда булгач, ул насосны запас белән алып куймаулары исә сорау тудыра. Насос янган саен, Казанга чыгып чапканчы, кул астында торса, ничек җайлы буласы да бит. 
P.S.“Коммунсервис” ошемасы сүзендә торды, бүген насосны килеп алыштырганнар. Авыл халкы, су килә башлады, дип сөенеп шалтыратты.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading