Чирмешәндә - кавын, Кама тамагында виноград плантацияләре булырга мөмкин.
Чирмешәндә - кавын
Чирмешәндә Бакча урамында яшәүче Чанышевлар гаиләсе кавын үстерә.
- Оныкларым, балаларым бик тә кавын яратканга, быел кызык өчен утыртып карадык. Теплицада 3 төрле сорттагы барлыгы уннан артык кавын өлгереп килә. «Колхозница» дигән кечкенәрәк төрлесе, «Торпедо» сортын хәтерләтә торган озынчарагы да бар. Беренче кавыннан авыз итеп тә карадык инде, бик тәмле, сусыл, - ди Мәдинә апа Чанышева.
Кавынны үстерүнең әллә ни авырлыгы да юк, ди ул. Суны еш сибәсе түгел, иң мөһиме - җылылык кирәк икән.
Әңгәмәдәшем белгечлеге буенча төзүче-инженер. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чирмешән бүлегендә эшли. Тагын бер елдан пенсиягә чыгарга җыена. Шуңа да лаеклы ялга чыккач, бакча эшенә тотынырга ниятләп тора. Чанышевларның 11 сутый бакчаларында кавыннан тыш башка җиләк-җимеш, яшелчәләр дә җитәрлек. Шунысы да игътибарны җәлеп итә - Мәдинә апа һәр түтәлне тимер читән белән әйләндереп алган.
- Баштарак түтәлләрне шифер белән әйләндереп ала идем, аннары тәвәккәлләдем дә шушыларны алырга булдым. Тимер читән арзан түгел, әлбәттә, заводта 50 меңгә ясап бирделәр. Шулай да, файдасын күрәм. Түтәлләргә бер тапкыр туфрак тутырып куясың да, шул җитә. Ел саен черемә белән тулыландырып кына торырга кирәк. Аннары чүп утарга, су сибәргә дә уңайлы. Түтәлләр билгеле бер тәртиптә утыралар, карап торырга да күңелле, - ди Мәдинә апа.
Быел әңгәмәдәшем тәҗрибә рәвешендә салам астында бәрәңге дә утыртып караган әле. Уңыш нык сөендерде, салам дымны яхшы саклый икән, ди бакчачы.
Кама Тамагында - виноград
Кама Тамагы районыннан кайтып барганда, олы юл кырыенда ук бик күп таяклар кадалган бер кыр үзенә җәлеп итте. Якынрак барып карасак, таякларга виноград үсентеләре бәйләнгән. Кырда берәү чүп тә утап йөри. Баксаң, бу кеше кыр хуҗасының әтисе Ришат абый Ялалетдинов икән. Аның белән виноград үстерү серләре хакында сөйләштек.
Ришат абый тумышы белән Чувашиянең Батыр районы Кызыл Камыш авылыннан булып чыкты. Хәзер Ульян өлкәсендә яши. Гомере буе төзелеш эшендә эшләгән балта остасы улы Айрат виноград үстерүгә алынгач, аңа булышырга булган. «Авыл кешесе булгач, җир эше күңелгә якын, шуңа да эштән тәм табам», - ди Ришат абый. Айратка 31 яшь кенә булса да, башлаган эшенә бик җитди карый.
- Ульян өлкәсендә бер дустының бабасы инде алты еллап виноград үстерә. Аның белән киңәшләшеп, өйрәнеп, азмы-күпме белем, тәҗрибә туплап, улым да виноград үстерү эшенә алынды. Кама Тамагы районында кояшка каршы, виноград үсәр өчен уңайлы, янәшәдә генә елгасы булган урын табып, 19 гектар җир сатып алдык. 650 төп виноград үсентесе утырттык. Күп эшне улым белән икәү башкарабыз. Эшчеләр яллап караган идек тә, түзмәделәр. Җир каты, казуы авыр. Айрат әлегә гаиләсе булмагач, һәр виноград үсентесен баласы кебек карый, - ди Ришат абый.
Беренче үсентеләрне июнь башында утырткан булганнар. Виноградка көн саен су сибеп торырга кирәкмәсә дә, үсентеләрне утыртуы катлаулы. Һәр төпне бер метр 80 сантиметр тирәнлектә казып, шуңа суперфосфат катнашмасы, арпа, ике арба тирес керткәннәр, 150-200 литр су салганнар. Ике ай дигәндә, үсентеләр инде метр ярым тирәсе үскән. Киләсе елга аларны үрмәләтү өчен махсус торбалар да сузачаклар. Уңышны тагын ике елдан гына көтәләр. Дөрес, икенче елга виноград җимешләре белән сөендерергә тиеш анысы. Тик сыйфатлы, эре уңыш алу өчен җимешләрне кисеп ташларга туры киләчәк, ди.
- Безнең республикада виноград яхшы үсәр дип уйлыйсызмы, - дип кызыксынам.
- Ник үсмәсен. Кешеләрнең бакчаларында үсә бит. «Изабелла» дигән төре бөтенләй тиз үрчи, бетереп тә булмый. Безнең кырда ул төр юк анысы, барлыгы 29 төрле сорт утыртылган. 650 төптән унлабы үсеп китә алмады. Әмма сугыш корбансыз булмый дигәндәй, бу гадәти хәл. Татарстанда бананнан кала бөтен нәрсәне үстереп була, карбыз утырткан булсак, быелгы эссе җәйдә анысы да уңган булыр иде әле, - ди Ришат абый.
Киләчәктә виноград араларына җиләк тә утыртырга телиләр. Айрат алмагач бакчасы турында да хыяллана икән. Ришат абый исә, тавыклар, иртә таңнан уятыр өчен әтәч алып җибәрсәң дә була, ди. Бакчасына үзенә ашар өчен яшелчә: кыяр, помидор, бәрәңге, кишер, суган да утырткан. Ришат абый инде май аеннан бирле виноград плантациясендә. Балта остасы үзенә җәйге йорт та салып куйган. Ачык һавада ял итү өчен салам түбәле, өрәңге агачларыннан үреп ясалган, читән белән әйләндереп алынган бакчасарае (беседка) да бар. Коры көннәрдә Ришат абый учакта пешерә. «Тәмлерәк тә, күңеллерәк тә», - ди. Тиздән йортына электр уты кертергә тиешләр. Виноград үсентеләренә ике атнага бер тапкыр су сибәргә кирәк. Якындагы елга быел эсселектән кипкән. Берничә җирдә кое казып карасалар да, су чыкмаган. Әлегә 600 метр ераклыктан су ташырга мәҗбүрләр. Киләчәктә бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк булачак, - ди Ришат абый. Кышка, боланнар, кыр куяннары кимермәсен өчен, плантацияне рәшәткә белән әйләндереп алачаклар. Үсентеләрне камыш, салам белән күмәргә җыеналар.
Кояш белән бергә тора, ята Ялалетдиновлар. Виноградны киләчәктә сатарга җыенасыздыр инде дим.
- Күз күрер, үссен әле. Бездә йөзем ясый торган сортлары да күп аның. Әнә Айратның Ульяндагы дусты бер көндә тонна ярым виноград сатып бетергән, иң мөһиме - сыйфатлы, тәмле виноград үстерәсе иде, - ди әңгәмәдәшем.
Киләчәктә дәүләттән грант отып, виноград плантацияләрен тагын да зурайтырга насыйп булса, эшләре хутка китәчәк әле Ялалетдиновларның.
Комментарийлар