16+

Татарстанда бәрәңге уңышы быел нинди? Авыл халкы: «Утыртмасаң, ач калырсың кебек»

Узган ялларда күпләр, кояшлы көннән файдаланып, бәрәңге алырга ашыкты. Ашыгу дигәннән, хәзер сентябрь аен көтеп торыш юк бугай.

Татарстанда бәрәңге уңышы быел нинди? Авыл халкы: «Утыртмасаң, ач калырсың кебек»

Узган ялларда күпләр, кояшлы көннән файдаланып, бәрәңге алырга ашыкты. Ашыгу дигәннән, хәзер сентябрь аен көтеп торыш юк бугай.

Бәрәңге уңышы әйбәт, әмма кайбер бакчачылар черүдән зарлана

Августта ук бәрәңге казый башлыйлар. Быел тагын да иртәләделәр. Фитофторадан сабаклары көйгәч, череп беткәнче алып калыйк диделәр бугай.

Архив. Фото: ШК

«Бәрәңге күп булган саен әйбәт»

Тәтеш районы Байраш авылыннан Тәнзилә апа Йосыпова шулай ди. Аларның бәрәңге бакчалары 30 сутый. Трактор белән утырталар, трактор белән алалар да.

— Электән үк кырыгар чиләк утыртабыз. Үзебезгә дә ашарга кирәк, туганнарга да өләшәбез. Кош-корт та шактый, аларга да пешерәм. Казлар, үрдәкләр, бройлер алган идек. Җәй буе көн дә икешәр чиләк пешергән вакытлар булды. Әле җитми дә кала. Аларга вак бәрәңгене сатып та алгалыйбыз. Авыл җирендә бәрәңге утыртмыйча булмый. Утыртмасаң, ач каласың кебек. Юкка гына икенче икмәк дип әйтмиләр бит, — ди ул.

Өч-дүрт ел саен бәрәңгенең сортын да алыштырып торалар. Язын килограммын 20 сумнан берничә капчык сатып алганнар.

  • Бәрәңгене ныклап торып алырга керешмәгәннәр әле. Яңгырлар туктаганны көтәләр. «Ничекләр генә алып бетерәсе булыр дип тә борчыла башладым. Бәрәңгесе эре, әмма череге дә очраштыргалый», — ди Тәнзилә апа.

Архив. Фото: ШК

«Вак бәрәңге бөтенләй чыкмады»

Балык Бистәсенең Масловка авылында яшәүче Мәймүнә апа Моталлапова бәрәңге уңышыннан бик канәгать. Бер череге дә юк, ди. Бактың исә оста бакчачы авыруларга һәм корткычларга чыдам булган, шулай ук тәме белән дә аерылып торган «Славянка» сортын утырта икән.

«Соңгы биш елда шушы сортны гына чәчәбез. Ни өчен дигәндә, иң беренче өстенлеге — ул корылыкка бирешми. Уңышны да күп бирә. Елына күрә бер төптән биш литрлы чиләк тутырып та алган бар. Быел вак бәрәңге бөтенләй чыкмады, симәнәгә дә юк дип көлешәбез. Әле яңарак кына миннән симәнәгә бәрәңге алган танышым белән сөйләштек. Бик эре булды, кеше башы хәтлеләр дип фотосын да җибәргән. Башкаларга да шушы сортны утыртып карарга киңәш итәм», — ди ул.

Кайбер бакчачылар бәрәңгене сентябрьдә генә алачак

«Иртә өлгерә торган бәрәңгене генә алдым әле. Анысын ашый торырга утыртам. „Синеглазка“ сорты бик тәмле. Элек „Лорх“ дигәнен чәчә идек. Тәмен шуңа охшатам», — ди Буа районыннан Фәридә Зәйнуллина.

Ә «Гала» сортын быел соңрак — июнь ахырларында гына чәчкән. Сентябрьнең 20ләреннән соң гына казырга җыена. «Гала» каты бәрәңге, әмма озак саклана, тиз үрми. Кышка саклау өчен шушы сортны утыртам«, — дип аңлата бакчачы.

Ә быелгы кебек яңгырлы елларда буразнаны «селкетергә» киңәш итә.

— Яңгырлардан балчыклы җир катып китә һәм үсемлекнең төбенә һава керә алмый. Шуның өчен буразнаны бераз селкетергә кирәк. Сәнәкне батырып, бераз күтәреп алыгыз. Фитофтора таралган булса, бәрәңгене алып бетергәч, солы чәчәргә була. Солы бакчаның санитары дибез, чөнки ул җирне сәламәтләндерә. Шулай ук триходерма дигән бакча гөмбәчеген таратып, бакчаны сөрергә киңәш ителә. Иң мөһиме — бакчадан черек бәрәңгеләрне җыеп алырга кирәк. Базга бәрәңгене яхшылап җилләткәч кенә салыгыз, — ди Фәридә апа.


Архив. Фото: ШК

Фермер: «Кеше яллап эшләтсәң, бәрәңге утыртып та торасы юк»

Арча районының Айван авылы фермеры Нәфил Гатауллин бәрәңгене ике гектар мәйданда игә. Яңгырлар туктаса, бу атнада казып алырга планлаштыра. Сынап карау өчен алынган бәрәңгеләрдән канәгать, череге күренми, ди. Ә уңышын, узган ел белән чагыштырганда, уртача дип бәяли.

Ничә сумнан сатачагын төгәл генә әйтмәсә дә, узган елгыдан ким булмас дигән фикердә. Былтыр килограммын 25–30 сумнан саткан булган. Шул ук вакытта кыйммәтрәк тә булырга мөмкин, дип тә өстәде.

Аның күзәтүенчә, шәхси хуҗалыклар да, эре хуҗалыклар да бәрәңге игү мәйданнарын киметкән.

— Шуның өстенә бәрәңге чери. Бу факторлар бәягә йогынты ясамый калмас, дип уйлыйм. Бәрәңгене 30 сумнан да ким саткан очракта бу эшчәнлек үзен акламый. Без бәрәңгене гаиләбез белән үзебез чүплибез, ә кеше яллап эшләтсәң, аны утыртып та торасы юк, — ди фермер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading