16+

“Татарстанга ипи белән шикәр кытлыгы янамый”

Татарстанда бөртекле культуралар 1,4 миллион гектардан суктырып алынган, бу барлык мәйданның 98 проценты. Тагын 25 мең гектарда язгы бодайны һәм карабодайны суктырып аласы калган. Хөкүмәт йортында узган брифингта әлеге саннарны Татарстан Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтте.

“Татарстанга ипи белән шикәр кытлыгы янамый”

Татарстанда бөртекле культуралар 1,4 миллион гектардан суктырып алынган, бу барлык мәйданның 98 проценты. Тагын 25 мең гектарда язгы бодайны һәм карабодайны суктырып аласы калган. Хөкүмәт йортында узган брифингта әлеге саннарны Татарстан Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтте.

Республика амбарларына комбайн бункеры үлчәүләрендә 3,662 миллион тонна ашлык кергән. Монда Тәтеш, Буа, Арча игенчеләренең өлеше аеруча саллы, алар дәүләткә 150 мең тоннадан артык ашлык тапшырган. Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында бөртеклеләрнең уңышы гектарына 34,4-39,2 центнерны тәшкил итә. Ләкин, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында бу күрсәткеч 15 центнер тирәсе генә.

- Бөртеклеләрнең уңышы азрак чыгуына май аенда кырау төшүе һәм яңгырларның күзәтелмәве сәбәпче булды. Республиканың көнчыгыш төбәкләрендә кырау сугудан 30 мең гектарда игеннәр зыян күрде, җитмәсә биредә яңгырлар да аз яуды. Узган ел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 36,9 центнер уңыш алынган иде, ә быел 25,8 центнер гына, - ди М.Җаббаров.

- Кырларда эшләр җитәрлек әле. Кукуруз 153 мең гектарны тәшкил итә, шуның 28,8 мең гектардагысын орлыкка суктырырга кирәк. Барлык районнар да кукурузның терлек азыгы өчен чәчелгән мәйданнарын силоска чаптырырга кереште. Көнбагышны 189 мең гектардан суктырасы була, аңа сентябрьнең өченче декадасында керешеләчәк. Рапсны 41 мең гектардан суктырасы калды, - диде министр.

Республикада 11 район шикәр чөгендере игә, барлык мәйдан – 52,4 мең гектар. Зәй зонасындагы 4 район һәм Буа районы шикәр чөгендерен алырга керешкән.

- Зәй шикәр заводы эшли башлады, анда инде 1936 тонна яңа уңыш эшкәртелде. Буа шикәр заводы 10 сентябрь тирәләрендә хәрәкәткә китереләчәк. Беренчел хисаплаулар буенча, быел 1,5 миллион тонна шикәр чөгендере чыгачак. Әлеге чимал 180 мең тонна шикәр комы ясарга җитә. Татарстан халкын тәэмин итәр өчен 100 мең тонна шикәр комы таләп ителә, боерган булса, шикәр комына кытлык тумаячак, - диде Марат Җаббаров.

Бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән Кырлай агрофирмасы, Н. Г. Дәүләтов крестьян-фермер хуҗалыгы, Вятские Зори, Нармонка, Чистай җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре максатчан шөгыльләнә. Бүгенгә 13,8 мең тонна бәрәңге, 5,5 мең тонна яшелчә алынган. Фермерлар үстергән бәрәңге 120 мең тонна булыр, дип уйланыла. Марат Җаббаров ышандырганча, бәрәңге җитәрлек, ә яшелчәләр белән тәэмин ителеш 65-70 процент чикләрендә булачак.

- Бәяләрнең арзан булуы эшчәнлеккә кырын суга. Арыш белән арпа бәяләре аеруча нык кимеде, - дип, игенчеләрнең хәленә керде министр.

Узган ел бөртеклеләрдән рекордлы уңыш алынган. Шуның нәтиҗәсендә, республикада әле хәзер дә 600 мең тонна узган елгы ашлык саклана. Бодайның 3 нче класслысы 10 000 сумга, 4 нче класслысы 9 100 сумга, ә 5 нче класслысы 8 400 сумга, арыш 6 000 сумга сатып алына. Россия Хөкүмәте ашлык тапшыручыларга беркадәр субсидия ярдәме күрсәтә. Министр әйткәнчә, тапшырылган ашлыкның һәр килограммына 2 сум өстәп түләнә. Быел тапшырылган 446 мең тонна ашлыкка 718 миллион сум субсидия түләнгән.

...Әбиләребез һәм әниләребез авыл кырларында үстерелгән ашлыктан телләреңне йотарлык ипиләр пешерәләр иде.

- Татарстан ашлыгының үзлеклелеге түбән, шунлыктан, ипи пешерергә бармый, дигән сүзләр ишетелә иде. Безнең ашлык ипи пешерүгә ярыймы, әллә юкмы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

- Татарстанда үстерелгән 3 нче класслы бодай ипи пешерергә ярый. Казандагы ике икмәк заводы җирле бодай онын куллана. Чаллы икмәк заводы ипине 100 процентка үзләре үстергән бодайдан пешерә, - дип җавап кайтарды Марат Җаббаров.

Республика ихтыяҗлары өчен 300 мең тонна ашлык җитә икән. Артып калган ашлык Иранга, Сүриягә сатыла...

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading