Узган ел Татарстаннан 123 мең тонна ашлык һәм аннан эшкәртелгән продукт экспортланган.
Скопировать ссылку
Узган ел Татарстаннан 123 мең тонна ашлык һәм аннан эшкәртелгән продукт экспортланган.
Быелның башыннан инде 50 мең тонна ашлык озатылган. Бу эшләр Россельхознадзор идарәсе контроле белән башкарыла.
Татарстан буенча Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов билгеләп үткәнчә, бодай белән арпа Казахстанга, Кытайга китә. Арыш – Казахстан, Латвиягә; солы – Чехия, Испания, Польша, Таҗикстан, Казахстанга; кукуруз – Казахстанга; җитен – Германия, Чехия, Беларусь, Польшага; горчица – Белоруссия, Чехия, Австрия, Германия һәм Польшага. Татарстанда бөртеклеләр күп җитештерелә, димәк, аны тикшереп тору да тиешенчә булырга тиеш, ул.
«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Татьяна Менликиева хәбәр иткәнчә, дустанә ил булуга карамастан, Кытай продукциягә шактый кырыс таләпләр куя. Әйтик, Россиядә ашлык 230 пестицидка тикшерелә, ә Кытайда – 516 пестицидка. Иран исә сыйфатка басым ясый ди.
ГМО га килгәндә, спикер сүзләренчә, бөртекле культураларда моның белән проблемалар юк. Әмма 2021 елда, Иранга рапс озатырга җыенганда, аның эзләре табылган. Бәхетләренә, вакытында күреп алып, эш җәнҗалга барып җитмәгән.
– Шул ук вакытта Татарстанда сыйфаты аркасында экспортка җибәрелми калган ашлык юк. Җитештерүче партияне алдан ук күп тапкырлар тикшерә. Шуңа да резонанс тудырган очраклар булганы юк, – диде Татьяна Менликеева.
Комментарийлар