Берничә ай элек Алексеевск районының Кыр Шонталасы Авыл советына Белорусссия республикасы Брест өлкәсе Иваново районы Мохрово урта мәктәбенең Эзләнү отрядыннан Бөек Ватан сугышы чоры партизаны Ф.Г.Нуретдинов турында мәгълүмат табылуы һәм бу уңайдан туганнарын эзләү хакында хат килеп төшкән иде.
Беренче чиратта бу кешенең кем икәнлеге һәм, чыннан да, безнең авыл кешесе булуы ачыкланды (Бу хакта газетаның 18 июль санында “Батырлык эзсез югалмый. Еллар узса да...” язмасында тәфсилләп язылды). Авылда якын туганнары калмаган булуы гына борчылдырды. Ә бу исә нәкъ шул кеше икәнлеген раслау максатыннан партизан җирләнгән урынга бару өчен мөһим иде. Һәм ни хикмәт – партизан Фәретдиннең исемен әбиләре авызыннан ишетеп калган мәрхәмәтле туганнары табылып, бу эшкә алынды. Изге нияттән башкарылган сәфәр ияләренә афәрин диясе генә калды. Гайния әби оныклары
Алар өч бертуган: Гөлфия, Вәсимә, Фәргать Миңнехановлар. Алексеевск районының Кыр Шонталысында туып-үсеп, өчесе дә хәзер Казанда яши. Авылдагы нигезләрен дә саклыйлар. “Авылыбыз тарихын өйрәнүче техник фәннәр кандидаты, Казан медицина университеты доценты Галим Гыйлметдин улы Хисамиев хезмәтләреннән чыгып безнең шәҗәрәгә күз салсак, әтиебез яклап Галим бабабызның 4 улы, 1 кызы була. Кызы – Бибисаҗидәне Юеш Көрнәле авылына кияүгә бирәләр. Авылларда ул чорда ниндидер чир чыгып, бик күп кеше үлә. Кызы Бибисаҗидә дә гүр иясе була. Күп балалы ул гаиләдә бары ике кыз бала гына исән кала. Инде болары да үлеп китә күрмәсен дип, кызыннан ятим калган шушы ике баланы Галим бабай безнең авылга, үз йортына алып кайта. Озакламый ул кызларның да олысы вафат була. Шулай итеп, безнең булачак әбиебез Гайния генә исән калып, шушы Галим бабай йортында аның улы Нуретдин гаиләсендә үсә. Гаиләдә апасы Сәрбиҗамал һәм өч сеңелесе белән Фәретдин була. Әби аны искә алгалап сөйли иде. Исеме шулай колакка кереп калган. Авылыбызда югары очта яшәп гомер кичергән апасы Сәрбиҗамал әби дә безгә килә иде. Менә бит, әби сүзе колакка кереп калгач, күңелне айкады инде бу партизан Фәретдин вакыйгасы. Тыныч кала алмадык”, – дип сөйли Гөлфия.
Гайния әби канаты астында үскән менә шушы туганнар, Тәлгать абый белән Әлфия апа балалары, партизан Фәретдин Галимовның (1940 елны Кызыл Армия сафларына алына һәм шуннан Бөек Ватан сугышына керә. Әсирлеккә эләгеп, немецлар тарафыннан төзелгән Идел-Урал батальонында булып, Белоруссия партизаннары ягына чыккан. Фамилиясе Нуретдинов диеп, әтисе исеме белән язылган булган) шәҗәрәләр, истәлекләр аша әнә шулай үзләренә туган кеше булуын ачыклыйлар. Алай гына да түгел, апасы белән энесенең хәер-фатихасын алып, Вәсимә Белоруссиягә, туганнары каберенә барырга карар кыла. Мең ярым чакрым юл үтеп август ае башында изге ният башкарылып та куя. Сәяхәткә юлдаш булып якташ дус кызы (күрше авыл Яуширмәдән) Лилия Низамова да бик теләп кушыла. Менә без Белоруссия конфетлары белән тәмләп чәйләгәндә сәяхәт тарихын барлыйбыз. Юлга!
“Барырга карар кылгач, Мохрово авыл советына хат юлладык. Безне шатланып көтүләрен әйтеп язган җавап хатны алгач, җыенып юлга кузгалдык. Баштан Белоруссия башкаласы Минскига бардык. Аннан Брестка киттек. Бресттан Иваново районына 150 чакрым, анда автобус белән бардык. Безне район хакимияте башлыгы, авыл советы рәисе, музей җитәкчесе һәм район газетасы хәбәрчесе каршы алды. Татарстанны беләләр, татарларны кара-кучкылрак халык дип уйлаганнар. Зәңгәр күзле, аксыл йөзле кызларны күреп гаҗәпләнделәр. Безнең өчен хәләл ризык әзерләгәннәр. Безне Мохрово авыл советы рәисе Иван Иванович Кунаховец һәм аның җәмәгате – музей җитәкчесе Ирина Мифодьевна шушы җирлек белән көне буе таныштырып, барын да күрсәтеп йөрделәр. Мохрово урта мәктәбендә “Тарих-туган якны өйрәнү музеенда”, ”Карасино” Пинск партизан бригадасы штабы урнашкан урында ясалган ачык һавадагы “Партизан даны” мемориаль комплексында, Алексей Кузьмич (җирле рәссам) картиналар галереясында булдык”, дип сөйләде кызлар.
Комментарийлар