Чишмәләр элек-электән авылның күрке, яшәеш чыганагы булган. Халык күңелендә алар белән бәйле күпме хатирәләр саклана, җырлар җырлана... Кайчандыр егетләр суга илтүче сукмакта кызлар белән танышканнар, хатлар бирешкәннәр... Хат кына түгел, вәгъдәләр бирешүчеләре дә булгандыр.
Бүген авыллар да замананың үкчәсенә басып көн күрә. Күп йортларда барлык уңайлыклар каралган: уты, суы, газы кергән, өйдәге бәдрәф һәм душ та сирәк күренеш түгел. Тик шулай да туган авылым Югары Тегермәнлеккә (Балык Бистәсе районы) кайткан саен күңел чишмәгә ымсына, аяклар шул тарафка тарта. Үсмер чактагы кебек көянтәне иң башына салып, салмак адымнар белән, чиләкләрне чайпалдырмыйча, тамчысын да түкмәскә тырышып, су алып кайтасы килә башлый. Шөкер, чишмәнең салкын суын кранныкына караганда өстенрәк күрүче авылдашларым байтак әле. Күбрәк шешәләргә тутырып, машинага салып алып кайтылса да, көянтәләр дә чормага менгереп куелмаган. Авыл урамнарында тулы чиләкләр белән кайтучы апа-кызларны күргәч, күңелем дә шатлык белән тула. Чишмә улагында тирбәлеп чайкалган керләрнең исен хәтерлисезме? Киемнәрне әниемдәй бары тик шушы туктамый ага торган суда чайкаучылар, шөкер күп әле.
Узган кайтуыбызда үзем дә чишмә моңнарына уралып, хыялларга бирелеп кер чайкадым. Кизләүдә безнең чират та хасил була. Бу авылның артта калуы яки чишмәләр саны әз булуы аркасында түгел. Халык шундый. Ә чишмәләр Югары Тегермәнлектә – тугыз. Боларның һәммәсеннән кешеләр даими рәвештә су ала. Авылдан читтәрәк урнашкан Зариф бабай һәм Былбыл чишмәләрен дә исәпкә алсак, унбер булалар. Алардан да халык өзелми.
Кизләүләрне кешеләр гел карап, төзекләндереп, чистартып торалар. Матур булгач, чишмәгә барасы килү теләге бермә-бер арта.
Тарих укытучысы, салабыз тарихына багышланган китаплар авторы Илфар абый Габдрахманов та Югары Тегермәнлек һәм аның кешеләре белән горурлануын яшерми. Бездә тырыш, намуслы халык яши; авылыбыз бай мәдәниятле, бай тарихлы, дип саный ул. Тегермәнлекнең килеп чыгышы да елга һәм чишмәләргә бәйле дигән фикердә тора.
Авыл уртасында бер урында дүрт чишмә ага. Уртадарак урнашканын агач йорт сыман матур итеп, айлы кечкенә генә манара белән бизәп ясаганнар. Баскычларын да уңайлы итеп эшләп куйганнар.
Чишмәләрнең атамаларына килсәк, күпчелек очракта, алар йә кешеләрнең исемнәре, яки кушаматлары белән бәйле. Авыл зур булгангамы, һәр гаиләнең диярлек үз кушаматы бар. Илфар абый Габдрахманов әйтүенчә, Былбыл чишмәсенә дә исем шундый ук юл белән куелган. Сугышка кадәр Былбыл кушаматлы абый әлеге кизләүне карап, төзекләндереп торган. Үзе исән булмаса да, халык кушкан исеме әле дә телләрдән төшми.
Ат чишмәсенең генә тарихы башкачарак. Хәзерге көндә суны күпләп алып кайту өчен машина куллансак, элек төп транспорт ат булган. Күп чишмәләргә арба белән якын килеп булмаган. Ә шушы телгә алган кизләү бу яктан бик уңайлы саналган. Сусаган атларны да биредә эчерткәннәр.
Зариф бабай чишмәсенең килеп чыгышы турында риваять сакланган. Безнең авылга җитәрәк, бер юлчының мәетен табып алалар. Кемлеген белмәгәнлектән, элеккеге тәртипләр буенча, аны гомуми зиратка түгел, үлгән урынында күмеп, Зариф дигән исем куйганнар. Озак та үтми, шуңа якын җирдә чишмә бәреп чыга. Бу кеше изге булган икән дип, аның исемен чишмәгә бирәләр. Бүгенге көндә авылдашлар кизләүне дә, каберне дә карап, янартып торалар. Зариф бабай чишмәсе янында җәйге өй дә салынган. Суга килүчеләр анда кереп намаз укый, хәл җыя алалар. Коры вакытларда яңгыр сорарга килүче кешеләр дә биредә җәмәгать намазын башкарып, урамдагы өстәлләрдә сый-нигъмәтләр белән бер-берсен сыйлыйлар.
Танылган җырда “җидегән чишмә” дип җырланса, без тагын да күбрәк чишмәләр белән горурлана, аларның саф суыннан файдалана алуыбыз белән бәхетле.
Автор фотолары
Дания Нәгыйм
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар