16+

Авыл тормышы: «Улларыбыз читкә китсә, боларны булдыра алмас идек»

«Авылда эш юк» диючеләргә Гөлсинә һәм Илдус Саттаровларның үз җавабы: «Эшлим дигән кешегә бар!»

Авыл тормышы: «Улларыбыз читкә китсә, боларны булдыра алмас идек»

«Авылда эш юк» диючеләргә Гөлсинә һәм Илдус Саттаровларның үз җавабы: «Эшлим дигән кешегә бар!»

Җиргә берегеп, шунда үз бәхетләрен тапкан гади, әмма гаять тырыш гаилә белән Арча районының Югары Пошалым авылына баргач таныштык. 

Бер-беренә терәк булып, тату гомер итүче Гөлсинә һәм Илдус әле хезмәттәшләр дә булып чыктылар. Икесе ике авылда мәдәният йорты мөдирләре булып эшли алар. Кавышуыбызга да гармун сәбәпче булды, дип көләләр. 

авыл. фото автора

Илдус гармунда кечкенәдән бирле уйный. «Күршедә яшәүче абыйның уйнаганына кызыга идем. Өйрәтергә сораганмындыр, күрәсең, әллә үзе игътибар итеп чакырып алдымы икән. „Әпипә“ көе чыксын өчен, кайсы телләренә басарга кирәклеген күрсәтеп, карандаш белән буяп бирде. Бер уйнап карауда ук, бармаклар белән ышкылып бетте алар. Тагын берничә тапкыр кердем дә, шуннан өйрәнеп киттем», — дип искә ала ул. 

Гөлсинә аның башлангыч сыйныфта укыганда гармунда уйнаганын әле дә хәтерли.

«Башта сәхнәгә урындык куялар. Илдус чыгып утыра да, гармунын китереп бирәләр. Гармун артыннан күзләре генә күренеп тора иде», — дип сүзгә кушыла хатыны. 

авыл. фото автора

Элек авыл яшьләре кич утыра иде бит. Гөлсинәнең абыйсы да гармунда оста уйнаган.

Хатынының: «Илдусның гармуны ватылган булдымы икән, ул абыйныкында уйный иде. Аннары, гармунны кайтарып куям дип, мине дә берочтан озата. Шулай якынаеп киттек», — дигәненә йорт хуҗасы, ватылмаган инде, бер сәбәп кенә иде, дип елмаеп төзәтеп куйды. 
Илдусны ике ел армиядән көтеп алганнан соң, бер елдан яшьләр туй итә. Бер-бер артлы өч уллары туа. Бүген икесенең үз гаиләләре бар. Төпчек уллары Илназ яңарак кына армиядән кайткан. 

Олы уллары Илшат гаиләсе белән Арчаның үзендә яши. Кайчандыр ул да клубта эшләгән. «20 ел колхозда механизатор булып эшләдем. Эш беткәч, улым да ул вакытта өйләнеп Арчага китәргә җыена иде, аның урынына кереп калдым. Читтән торып мәдәният хезмәткәре белгечлегенә укыдым. Тугыз ел инде клубта эшлим. Хатыным Гөлсинә дә башта балалар бакчасында, аннан мәктәптә эшләде.

Дүрт ел элек Түбән Пошалым мәдәният йортына эшкә керде. Икебез дә бер өлкәдә эшләгәч, җайлы. Иртәнге биштә торып малларны карыйбыз, аннары сөтне эшкәртәбез: эремчек, каймак эшлибез, корт кайнатабыз. Сораган кешеләргә илтеп бирәбез, заказларны таратабыз. Төп эшебездән кичке унберләрдә генә кайтабыз», — ди Илдус. 

авыл. фото автора

Илле баш терлекне карарга уллары ярдәм итә. Эштән бушауга, олы уллары авылга ашыга. Икенче уллары Инсаф гаиләсе белән әлегә төп нигездә яши. Яшь гаиләгә йорт салырга керешкәннәр. 

— Яңа нигез салу, балаларны башлы-күзле итү — болар барысы да зур чыгымнар сорый. Авылда акчаны мал асрап кына табып була, — ди Гөлсинә. — Гаилә белән кулга-кул тотынып эшләгәч, әллә ни авырлыгын да сизмисең. Улларыбыз читкә чыгып китсәләр, бу кадәр терлекне асрау турында хыяллана да алмас идек. Алар булышабыз дип торганда, ничек инде тырышмыйсың?!

Саттаровлар бер нигездә, бер түбә астында — дүрт буын. Иң өлкәне — Илдусның әнисе Гөлсинә әби. Килене белән адашлар да икән. 40 ел колхозда сыер савучы булып эшләгән. «Җиде классны тәмамлау белән фермага төшкән идем, пенсиягә чыкканчы шуннан аерылмадым да», — дип, ягымлы гына елмая ул.

авыл. фото автора

Озын һәм фидакарь хезмәт юлы узган Гөлсинә әби тормышыннан бик канәгать.

— Дүрт киленем, ун оныгым, сигез оныкчыгым бар, — ди, янында бөтерелеп йөргән оныкчыгына яратып һәм горурлык белән карап. — Шушы бәхеттән, шушы татулыктан да зуррак ни бар тагын? Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер. 

«Авыл бетә, яшьләр китә» дигән сүзләрне еш ишетәбез. Югары Пошалымда нәкъ менә Саттаровлар кебек туган җиргә тамырлары белән нык ябышкан, бер-берсенә ныклы таяныч булган гаиләләр яшәгәндә, авылның киләчәге бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading