16+

“Ура! Без бүген бәрәңгене алып аттык!”

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтованың социаль челтәрдәге әлеге хәбәрен укыгач, тиз генә телефондагы календарьны алып карадым. 6 август! Без әле яңа гына суганнарны йолкып чыккан идек. Кеше инде бәрәңгесен дә алып аткан. Базга да салып куйган! Сөбеханалла, нинди тырыш кешеләр! 

“Ура! Без бүген бәрәңгене алып аттык!”

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтованың социаль челтәрдәге әлеге хәбәрен укыгач, тиз генә телефондагы календарьны алып карадым. 6 август! Без әле яңа гына суганнарны йолкып чыккан идек. Кеше инде бәрәңгесен дә алып аткан. Базга да салып куйган! Сөбеханалла, нинди тырыш кешеләр! 

Гөлназның әти-әнисе Римма һәм Михаил Назаровлар Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яшиләр. Бәрәңгене ел да май башында ук утыртып, августның беренче көннәрендә алалар да икән. 
–    Бу инде күптәнге традиция. Әтинең 9 августта туган көне. Шул көнгә инде без бәрәңгене алып та куябыз. Август урталары безнең өчен соң инде, – ди Гөлназ. 

Без шалтыратканда ул әти-әнисе янында иде. Отпускада икән. Бәрәңге алуы турындагы посты күпләрне гаҗәпләндергән бугай. Кайсы сорт булуы белән дә кызыксыналардыр. Сорау да бирүемне көтеп тормыйча, бәрәңгебез Адретта һәм Невский сортлы, өченчесенең сортын хәтерләмибез, дип әйтеп куйды. Төрле сортларны утыртып караганнан соң, Назаровлар шушы сортларга өстенлек биргән. 

Быел бәрәңгене 8 майда ук утыртканнар. Башкалар бәрәңге чәчкәндә, аларныкы инде шау чәчәктә булган. Бер ай элек казып алып ашый да башлаганнар.
–    Әни белән әти бик тырыш кешеләр. Кыярларны, помидорларны да бик иртә ашый башлыйбыз. Ә бәрәңгене инде алар бик нык карап-тәрбияләп үстерәләр. Казып алынган бәрәңгене чиләккә бәрмичә җайлап кына тутырталар. Базда былтыргы бәрәңге әле дә бар. Ел саен бәрәңге уңышы әйбәт була. Сатып алганыбыз юк. Тәме дә бик тәмле, – ди Гөлназ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading