Акъегет авылы тарихында беренче тапкыр балалар бакчасы ачарга җыеналар.
Яшел Үзән районының Акъегет авылы район үзәгеннән чагыштырмача ерак урнашкан. Мәктәпләре зур түгел, бүген биредә 49 укучы белем ала. Шуңа карамастан, Акъегет мәктәбе республика күләмендә дә таныш. 100дән аз гына артык хуҗалыгы булган авылда белем йорты гөрләп эшли, төрле чаралар уздыра, еш кына галимнәрне, чит төбәктән кунакларны җыя. Мәктәбе булган авылларның киләчәге өметле, диләр. Ә менә авыл мәктәпләрен ничек саклап калырга? Болар хакында Акъегет урта мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова белән сөйләштек.
Мәктәптән - туристик маршрут
Акъегет мәктәбенә күрше Сүнчәләй һәм Бакырчы авылларыннан да килеп укыйлар. Быел беренче сыйныфка дүрт укучы кергән. 2015 елдан мәктәп тугыз еллык булып үзгәртелгән. Якын тирәдә иң зурысы булып саналган 300дән артык укучысы булган Норлат мәктәбендә дә быел XI сыйныфта укырга балалар булмауны исәпкә алсаң, Акъегет мәктәбенең тулы булмаган типтагы белем йортына калдырылуы гаҗәп түгел. Ә менә 2015 елда соңгы XI сыйныфны тәмамлаган 7 чыгарылыш укучысының барысы да диярлек Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, уку йортларына бюджет урыннарына укырга керә алганнар.
- Мәктәпнең уңышы, беренче чиратта, ул - коллектив тырышлыгы, барыбызның да бергә уртак фикергә килеп эшләвебез, - ди Гөлинә ханым.
Гөлинә Саттарова тумышы белән Чирмешән районыннан. Акъегеткә гаиләсе белән күченеп килгәч тә, 1995 елда мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Укытучының тырышлыгын күреп, моннан ун ел элек аны җитәкче вазифасына билгелиләр.
- Бездә укытучыларның белем дәрәҗәсен арттыруга зур игътибар бирелә. Коллективтагы 14 мөгаллимнең 12се беренче категорияле. Һәр яңалыкны эләктереп алырга тырышабыз. 2012 елда беренче тапкыр «Тау ягы бөек шәхесләре» дигән зур конференция уздырдык, - ди Гөлинә апа.
Ул чарада галим, академиклар, Яшел Үзән шәһәре, Буа, Кайбыч һәм Апас районнарыннан килгән 100гә якын укучы катнашкан иде. Бу чара нәтиҗәле булган. Соңрак Идел аръягы мәшһүр кешеләре турында язмалар тупланган китап та бастырып чыгарганнар.
- Дәресләрдә якташларыбыз турында укучыларга күп сөйләнә, бу кулланма еш файдаланыла. Берсендә якташыбыз мәгърифәтче Каюм Насыйри турында сөйләгәндә, бер укучы әдипнең туган ягы Шырданны күздә тотып, кайда соң ул авыл, дип кызыксынды. Бу сораудан соң уйланып калдым. Якташларыбызны яшь буынга, башкаларга да таныту - безнең бурычыбыз. Шулай республикада тиңе булмаган туристик маршрут төзелде. Сәфәр мәгърифәтче галим һәм әдип Каюм Насыйриның музее урнашкан Олы Ачасыр авылыннан башлана. Әдипнең туган ягы Кече Шырдан авылында Каюм Насыйрига бюст куелган, Каюм Насыйри коесы һәм чишмәсен күрергә була. Өченче тукталыш - Норлат авылында этнография музее. Аннары Күгеш - актер, режиссер Газиз Айдарский музее. Һәм соңгы пункт - Акъегеттә Усман Әлмиев музее, Заһидулла бай йорты, - дип сөйли Гөлинә ханым.
Бу туристик маршрутны район хакимияте дә хуплый, Бөтендөнья татар конгрессы да югары бәяли. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, һәр авылның үз үзенчәлеген чагылдырган музейлары бар. Аларны танытырга, популярлаштырырга кирәк. Акъегет авылының горурлыгы ул - 1876 елда ук төзелгән сәүдәгәр Заһидулла Шәфигуллин йорты. Хәзер биредә мәчет урнашкан. Бина үзенең архитектурасын саклап кала алган, шуның белән кыйммәтле. Киләчәктә бу йортның икенче катында электәге татар бае авылы өен хәтерләткән күргәзмә-музей ясарга да уйлыйлар икән. Ачасыр-Акъегет маршруты буенча беренче туристлар 2013 елда килә. Бөтендөнья татар конгрессы аша Санкт-Петербург, Ульяновск, Казан, башка шәһәрләрдән җыелган 50ләп кеше Яшел Үзәннең истәлекле урыннарын күреп хозурлана. Яшел Үзән районы мәктәп директорлары да авылда кунак булып киткәннәр. Әле күптән түгел генә, "Ак калфак" Бөтендөнья оешмасы берләшмәсе әгъзалары да туристик маршрут буенча сәфәр кылды. Чит төбәктән килгән кунаклар арасында Акъегет үрнәгендә үз маршрутларын булдырырга теләүчеләр табылган. Сүз уңаеннан, Гөлинә Саттарова үзе дә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе. Һәр авылда «Ак калфак» оешмасының үз бүлекчәсе булырга тиеш дип саный ул. Акъегеттә дә «Ак калфак» җитәкчесен сайлап куйганнар. Хәзер чараларны «Ак калфак»- хат ташучы булып эшләүче Әлфия Җаббарова белән килешеп оештыралар. Пенсионер укытучылар белән дә элемтәләр өзелми, укучылар да һәр эштә актив катнаша. Шул рәвешле быел бергәләп беренче тапкыр Чишмә бәйрәмен уздырдылар. Чара күптән күрешмәгән авылдашларны бергә җыйды. Авыл чишмәләре төзекләндерелде.
Активлык кирәк
Мәктәптә ике музей эшләп килә. Туган якны өйрәнүгә багышланган музейда Заһидулла байга багышланган почмак та бар. Шулай ук авылдагы кырыклап кешенең нәсел шәҗәрәсе урын алган. Гөлинә ханымның үзенең нәсел шәҗәрәсе дә гыйбрәтле. Вәлиулла бабасы Кырымга китеп Бакчасарайда мәдрәсәдә укыткан, аның әтисе Исак бабай китап күчерүче, тәрҗемәче булган, 102 яшенә кадәр яшәгән. Музейда шулай ук Абзал Шамов, Усман Әлмиев кебек күренекле якташларының нәсел җепләре белән дә танышырга мөмкин. Мәктәпнең үз шәҗәрәсе дә игътибарга лаек. Киләчәктә Гөлинә ханым сәүдәгәр Заһидулла Шәфигуллинның нәсел агачын ясарга хыяллана. Әлегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова белән берлектә Яшел Үзән районы педагогик династиясенә багышланган «Мәгърифәт нурлары балкышы» дип исемләнгән китап язу белән мәшгуль.
Акъегет элек-электән итекләре белән дан тоткан. Авылның яртысы итек баскан. Хәзер әлеге һөнәр ияләре кимеп барса да, укучыларга бу хакта сөйләүче, мастер-класслар күрсәтүчеләр бар әле. Пенсия яшендәге Альберт Бәхтияров мәктәптә еш кунак.
- Күпләр өчен итек басу - кәсеп чыганагы, тормыш итү чарасы булган. Авыл итекләре сыйфаты, матурлыгы буенча күрше тирәдә дә дан тоткан. Мин үзем бу һөнәргә итек басу остасы Шәйхәттар Шәмсиевтан өйрәндем. Авылда йон тетү тегермәне дә эшли иде. Өйләрдә итек киптерү өчен махсус зур мичләр торды. Хәзер боларның берсе дә юк. Итек киючесе дә кимеде. Итек өчен кулдан ясалган агач калыплар мәктәп музеенда саклана, - ди Альберт абый.
Икенче музей якташлары - ТАССРның халык артисты Усман Әлмиевка багышланган. Сүз уңаеннан, быелдан Акъегет мәктәбе дә аның исемен йөртә башлаган.
- Белем йортын саклап калу өчен, әлбәттә, бала саны, тәҗрибәле укытучылар булу мөһим. Авыл мәктәбендә бер сыйныфта кимендә 14 бала укырга тиеш. Шул ук вакытта активлык, укучылар белән дәрестән тыш эшләү, мәдәни чараларда актив катнашу да кирәк. Хәзер укучылар башка бит. Алар үз фикерләрен әйтергә курыкмый, бүлмәмә кереп тә тәкъдимнәрен җиткерәләр. Мин укучылардагы бу сыйфатны хуплыйм. Хәзерге заманда көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләргә тиешбез. Авыл җирле үзидарәсе, район хакимияте, Мәгариф министрлыгы белән мәдәниятебезне үстерү, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау өлкәсендә уртак эш алып бару да кирәк. Татар мәктәпләрен, ана телен саклау гаиләдән башлана. Шуңа да бигрәк тә гаиләләр белән эшләргә тырышабыз. Телебезнең чишмә башы - гаиләдә, - дип саный директор.
Акъегет мәктәбендә тагын бер яңалык: тиздән биредә авыл тарихында беренче тапкыр балалар бакчасы ачарга мөмкиннәр. Яңача укыту, заманча стандартларны күздә тотып, Гөлинә Саттарова, мәктәп каршында балалар бакчасы булдыру нияте белән, җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткән. Әлеге проектны 2017 елның бюджетына кертергә вәгъдә иткәннәр.
Мәктәптә «Экояшел флаг» программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында конференцияләр уздыралар, авылдагы чүп-чарны җыештыралар. Бакчада экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Быел менә сәламәтлек өчен зыянлы саналган, кулланыштан чыккан вак батареяларны җыя башлаганнар. Аларны Казанга алып барып, утильләштерүгә тапшырачаклар.
Комментарийлар