Үзәк мәйданнан ерак түгел шифаханә һәм район хастаханәсе урнашкан. Күренеп тора, күптән түгел генә биналарда зур төзелеш эшләре башкарылган, медицина тармагы буенча халыкка хезмәт итү ярыйсы оештырылган. Берничә йөз метр киткәннән соң каршыда “Рябинушка” исемле балалар бакчасы калкып чыкты. Хәер, эчендә төзек һәм матур булса да, коймасын алмаштыру комачауламас иде. Шуның янында шәхси балалар бакчасы да бар.
Шунысын әйтеп куярга кирәктер, бистә һәм Биектау авылын үз эченә алган район үзәгендә алар бишәү, мәктәпләр саны да шундый ук. Җирле халык әйтүенчә, аларга чират зур, уку да ике сменага бүленгән, нормадан артык балага белем бирәләр, чөнки урыннар җитми. Монысы инде Казан янында урнашкан барлык муниципалитетка да кагыладыр, мөгаен, тик бу проблеманы хәл итеп блумый дигән сүз түгел, җитәкчелеккә эшләргә мәйдан җитәрлек.
Тимер юл станциясе бистәсеннән Биектау авылына барганда юл янындагы утыргычлар ясап эшләнгән ял итү мәйданчыгын күреп алдым. Бик кызыклы җир бу, халыкка эшләп кайтканнан соң, чыгып хәл алу өчен менә дигән ул. Өстәвенә, юлның икенче ягындагысы автобус тукталышы буларак та хезмәт итә. Әлеге мәйданчык Биектау аша Арча, Әтнә яисә Балтачка таба барганда бар кеше күреп кала торган сәүдә һәм күңел ачу комплексыннан ерак түгел. Авылның үзендә исә, әйткәнемчә, 20 меңнән артык кеше яши. Ул күзгә күренеп үсә.
Монда коттеджлар да, күпфатирлы йортлар да төзелә, ай саен диярлек яңа урамнар барлыкка килә. Шуларны карый-карый, акрын гына “Казан арты” дигән зур паркка килеп җиттек. Бу Биектау авылының горурлыгы булып санала, чөнки халыкның күбесе шушында ял итәргә килә, монда балалар өчен дә мәйданчыклар бар, футбол уйнарга да була, хәтта район Сабантуе да әлеге җирлектә уздырыла. Янында гына бик матур “Тынычлык” мәчете балкып тора, аннан ерак түгел бассейн күренә.
Комментарийлар