Кайбыч районы Байморза авылында туган Борис Зайцев беренчеләрдән булып Ватаныбыз чиген саклауга баскан.
Борис Зайцев зур булмаган Байморза авылында туган. Әнисез бик иртә үлеп киткән, шуннан ул бары тик ирләрчә генә тәрбия ала. Мәлки урта мәктәбендә укыды һәм үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Башлангыч хәрби әзерлек буенча эстафетада актив катнашты, бер генә спорт чарасын да калдырмады һәм укуда һәрвакыт үрнәк күрсәтте.
Борис Гурьевич 1991-1993 елларда Тулада 106 нчы гвардия Һава-десант дивизиясендә армиядә разведчик сыйфатында хезмәт итте. Алга таба ул үзе өчен яхшы физик әзерлек, нык сәламәтлек, чыдамлык, җыйнаклык, җаваплылык, игътибарлылык кебек сыйфатларны таләп итә торган һөнәр сайлый: 26 елдан артык Казанда инкассатор булып эшли.
Махсус хәрби операция башлану белән, Борис Зайцев беренчеләрдән булып Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклауга басты. 2023 елның 18 июнендә Казанда контракт имзалый һәм Камчаткага диңгез пехотасының 40 бригадасына хезмәт итәргә җибәрелә. Аннары аны Владивостокка 155 нче диңгез пехотасы бригадасына җибәрәләр.
2023 елның 29 августыннан Борис «Шторм» штурм отряды составында махсус операциядә катнаша.
Беренче көннәрдә Угледар янында Никольск юнәлешендә хезмәт итә. Беренче сугышчан задание Новомайоровкада була. 6 ноябрьдә Борис хезмәт иткән отрядны Донецк янына, Көньяк-Донецк юнәлешенә, Новомихайловка авылын штурмлауга күчергәннәр.
Якташыбыз катнашкан беренче һөҗүм 30 ноябрьдә булган. Бу бик каты бәрелеш булган, ләкин отряд нык торган. Бу бәрелештән безнең сыйныфташыбыз яралы сугышчыны эвакуацияләгән. Ул аны медикларга тапшыру һәм иптәшенең гомерен саклап калу өчен үз өстендә өстерәп барган. Әлеге батырлыгы өчен Борис Зайцевны икенче дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр.
Берникадәр вакыттан соң — 7 декабрьдә иртәнге 4тә штурм отрядын яңадан Новомихайловка янында штурмга күтәргәннәр. Бу юлы алар урман полосасында дошманның блиндажларын кулга төшерә алган. Ләкин алар засадага эләккән. Икенче төркем да аларга ярдәм итә алмый.
Бу бәрелештә күпләр һәлак булган, кемдер яраланган, кемдер "лепесток"ка басып шартлаган, бу коточкыч бәрелеш булган. Алты тәүлек буе засадада сусыз һәм азыксыз торганнар, су урынына пычрак боз сөңгеләрен ялаганнар. Ә 11 декабрьдә дошман аларның блиндажына граната ыргыткан, һәм отрядта Борис белән булган кайбер сугышчылар һәлак булган. Якташыбызны шартлау дулкыны артка ташлаган, ул контузия алган һәм 3-4 сәгатькә аңын югалткан. Отряд бу блиндажда алты көн бирешмәгән, һәм һәр иртәне каршы як, «Бирелегез!» дип кычкырып, блиндажны штурмлап алырга теләгән. Әмма безнең егетләр бирешмәгән.
13 декабрьдә, гранаталар һәм сугыш кирәк-яраклары беткәч, егетләр чигенергә булган. Миномет атуыннан соң Борисның Себер һәм Кузя позывнойлы хезмәттәшләре һәлак булган, ә аның шартлау дулкыны якташыбызны авиабомбадан барлыкка килгән биш метр тирәнлектәге чокырга ыргыткан.
Хәрби егетебез икенче тапкыр контузия алган, һәм бу чокырдан ул бер сәгать чамасы чыга алмаган. Ике чакрым юл — үлем юлы. Карыш якның пулемет уты астында җиде сәгать ярым эчендә шуышып үткән. Барысы да Борис Зайцев үлгән дип уйлаган. Аллага шөкер, исән-сау. Бу батырлыгы өчен Борис Гурьевич икенче бүләккә — дүртенче дәрәҗә Георгий тәресенә лаек булган.
Новомихайловка авылын безнең армия биш ай штурмлаган. Бары тик 19 апрельдә генә ул тулысынча безнең хәрбиләр контроленә күчте.
Узган елның 28 маенда отрядны Белгород янында Россиягә күчерделәр. 1 июльдә Глубокое авылы янында иртәнге сәгать 3тә отрядка «Баба Яга» дроны һөҗүм иткән. Бу һөҗүмдә Борис өченче тапкыр контузия алган.
Заданиедән соң егетләр ачык кыр аша Россия армиясе частьларына ягына чыккан. Борис яраланганнан соң, уку үзәгендә өйрәтелгәнчә, авыртуны баса торган укол ясаган, үзенә үзе ярдәм иткән. Аннары гына аны Белгород госпиталенә, ә бер — ике көннән-эшелон белән Тамбов шәһәре госпиталенә озатканнар. Хәзерге вакытта Борис Ватанга хезмәт итүен дәвам итә. Шушы көннәрдә аны «СВО катнашучысы» медале белән бүләкләгәннәр.
Сыйныфташлары, Мәлки мәктәбенең 1990 елгы чыгарылышы
Чыганак: Кайбицкие зори
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар