Дәү әтием – Галиев Гомәр Муллагали улы – 1938 елда Әтнә районы Ташчишмә авылында туган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Шулай итеп, өч яшьлек Гомәр ятим кала. Балачагы канкойгыч сугыш елларына туры килү сәбәпле, Гомәр бабай кечкенәдән эшкә тотына: ат җигә, плугарист була, яшьтән балта эшен үзләштерә. Казахстан, Үзбәкстан якларында төзелештә бригадир булып эшли. Ташчишмә кызы Фоадия белән гаилә корып, өч малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерә.
Балалары әтиләрен һәрвакыт ярату, җылылык һәм хөрмәт белән искә алалар.
Төпчек кызы Гүзәлия истәлекләре: «Әти математиканы бик яхшы белә иде, учётчик булып эшләгәндә, аңа саннар белән күп эш итәргә туры килгән. Без дәресләр әзерләгәндә, катлаулы мисалларны бик тиз чишеп биргәне хәтеремдә. Дәреслеккә күз дә салмыйча, һәрвакыт «җавап шундый булырга тиеш», – дип әйтеп китә иде. Мәсьәләнең чишелеше гел әти әйткән җавап белән туры килгәнгә гаҗәпләнә идем».
Олы улы Зөфәр: «Әти күрше Хәмит абыйдан балта эшенә өйрәнгән һәм гомер буе шул эш белән шөгыльләнгән. Авылыбызда әтинең кулы тимәгән өйләр юк. Ул үзенең остаханәсендә бертуктаусыз нидер эшли иде. Без олыгаеп, үз нигезләребезгә күчкәндә, төзелеш буенча нинди генә эш булмасын – барысын әти эшләште.
Мине балта эшенә өйрәтергә сорагач: «Ул сиңа кирәк түгел», дип баш тартты. Аның артыннан ияреп йөри-йөри, үзем өйрәнергә тотындым. Икәү бергә бура бураганнан соң гына, чыннан да теләк бар икәнен күргәч, ул мине балта эшенә өйрәтте».
Улы Илфар хатирәләре: «Һәркемгә үз әтисе – дөньяда иң көчле кешедер инде. Безнең әти дә бик нык, көчле кеше иде. Сабантуйларда көрәштә катнаша, гер күтәрергә чыга иде. Беркайчан да бернигә зарланмады. Аяклары сызлап, авырый башлагач та, үзен кызганганны яратмады. Кечкенә чакта әтине бик күрергә вакыт булмады: көне-төне эшләде. Олыгайгач та иртәнге дүрттән аяк өстендә иде. Ул эшкә бик булган иде, безне дә тырыш булырга өйрәтте, без бер дә эшсез тормадык. Кунакка гына кайтып йөри башлагач, «үзләренең гаиләсе, йортлары бар, аякта булганда өйдәге эшне үзем эшлим – балаларга эш кушма», – дия иде ул әнигә».
Улы Илдар: «Үзсүзлеге бар иде аның. Бер әйткәч, фикерен беркайчан үзгәртми иде. Авылдашлары аны «кире» дип әйтәләр иде. Ләкин ул кирелек түгел – гаделлек. Беркайчан да куркып тормыйча, гел турысын әйтә иде. Ул кешенең дәрәҗәсенә карап тормаган, иң мөһиме – дөреслек. Безне дә дөреслектән курыкмаска, ялганламаска һәм беркемгә дә ялагайланмаска өйрәтте. Әти алдаша белми иде. Беркайчан да җитәкчеләргә ярарга тырышып йөрмәде.»
Кызы Гәүһәрия истәлекләреннән: «Эштән арып кайтуларына карамастан, кичләрен әти һәм әни безгә шашка, шахмат, домино ярышлары үткәрә, кычкырып газета-журналлар укый иде. Әтинең бар әйбергә үз фикере бар иде. Укып чыккан һәр яңалык, мәкалә, хикәя турында әни белән үзара фикер алышалар иде. Әти безне үзе беркайчан да ачуланмады, ләкин әнинең «әтиегез» дигән бер сүзе җитә иде. Ул бик матур җырлый иде. Гел борын астыннан гына «Зәңгәр күлмәк»не җырларга ярата иде. Улым Алмаз да шулай җырлап йөргәндә, гел әти искә төшә».
Дәү әти барыбыз бергә җыелганны ярата иде. «Мин үлгәч тә шулай бергә җыелышыгыз, бер-берегезне ташламагыз» дип гел кабатлый иде ул. Яратуын тел белән әйтмәсә дә, без аның мәхәббәтен сүздә түгел, ә гамәлләрендә күрдек. Безнең өйдә ул хөрмәтле булды.
Инзилә Хөсәенова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар