16+

“Ачтан үләбез дигәндә, өйгә бер ак киемле бабай килеп керде дә, ипи биреп чыгып китте...»: кем соң ул Хозыр?

Галимнәр аңлатуынча, Хозыр йә яшел киемнән йөргән булырга тиеш, яки ул утырган җир яшеллеккә әйләнгән булганга шулай дип әйтелә. Ул чынлыкта да булган һәм бар зат.

“Ачтан үләбез дигәндә, өйгә бер ак киемле бабай килеп керде дә, ипи биреп чыгып китте...»: кем соң ул Хозыр?

Галимнәр аңлатуынча, Хозыр йә яшел киемнән йөргән булырга тиеш, яки ул утырган җир яшеллеккә әйләнгән булганга шулай дип әйтелә. Ул чынлыкта да булган һәм бар зат.

Күршебездәге Мәдинә апа яшь вакытында үзе белән булган бер гаҗәп хәл турында сөйләгән иде. Бик озак бәбәйли алмыйча җәфаланган ул. “Улым тиз генә дөньяга килергә ашыкмады. Кич белән кинәт каяндыр бер карт пәйда булды. Үзе актан киенгән. Борчылма, була, иртәгә сәгать тугызда, диде дә юкка чыкты. Чынлап та, иртәнге тугызда улым туды. Әтигә сөйләп биргәч, Хозыр булган ул, балам, диде. Ул чакта аның кем булуы турында кызыксынмадыммы, әллә сорашып та, истә генә калмаганмы. Хәзрәтләр моны ничек аңлата?” дигәч, Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән шушы темага сөйләшергә булдык.
– Хәзрәт, кем соң ул Хозыр?
– Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең гыйлеме, кодрәте, рәхмәте без кешеләрнең акылына сыя торган түгел. Аллаһ ул – әл-Галим, әл-Хәким, әл-Вәһһаб, әл-Мөҗиб, тагын бик күп исемнәре бар аның. Аллаһ Раббыбыз хикмәтле гыйлем иясе һәм ул гыйлемдә бер генә кимчелек, шик тә юк. Бу дөньяны да Ул шулкадәр хикмәтле итеп яраткан, анда, адәм балаларыннан тыш, хайваннар, җеннәр, фәрештәләр, микроблар дөньясы һәм башкалар бар. Без белгән һәм белмәгән, күргән һәм күрмәгән, аңларга теләп һәм тырышып та, төшенеп бетә алмаган нәрсәләр шактый. Аллаһы Тәгалә аларның күбесен бездән яшергән. Кабер газабы, кыямәт көне, җан иңү һәм җан чыгу, җеннәр дөньясын аласыңмы, шул ук Хозырнымы, күзгә күренеп тормасалар да, без аларга ышанабыз. Хозырга килгәндә, ул хадр дигән сүздән килеп чыккан. Хадр исә яшел дигән мәгънәне аңлата. Галимнәр аңлатуынча, Хозыр йә яшел киемнән йөргән булырга тиеш, яки ул утырган җир яшеллеккә әйләнгән булганга шулай дип әйтелә. Ул чынлыкта да булган һәм бар зат.

– Аның турында Коръәндә яки хәдисләрдә әйтеләме соң?
– Коръәндә Хозыр хакында Муса галәйһиссәлам белән бәйле вакыйгага нисбәтләнеп әйтелә. Муса галәйһиссәламнән, иң гыйлемле кеше кем дип сорыйлар һәм ул, мин, дип җавап бирә. Аңа җавап итеп Аллаһы Тәгалә, ике диңгез кушылган урында минем бер колым бар, ул сиңа караганда да гыйлемлерәк, ди. Шуннан Муса галәйһиссәлам ул кешене эзләп китә. Аллаһы Тәгалә аңа үзе белән балык алырга куша. Бу балыкка җан кергән җирдә син әлеге кешене очратырсың, ди. Алар чынлап та очрашалар. Муса галәйһиссәлам Хозырга, мине синең яныңа Аллаһы Тәгалә гыйлем алырга җибәрде, дигәч, икенчесе, синең гыйлем – миңа, минеке сиңа бармый, ди. Галимнәр аңлатуынча, бер кешенең гыйлеме икенчесенә барыр иде, тик монда монда Хозыр кеше затыннан түгел, ди алар. Димәк, андый зат бар һәм ул кеше затыннан түгел булып чыга. Хозырны элекке буыннар арасында да, хәзер күрүчеләр дә бар. Бу хакта халык арасында еш сөйлиләр.

– Сезнең үзегезгә күренгәне юкмы соң?
– Үземә юк, ә күргән кеше турында сөйләгәннәре бар. Әнинең апасының ире сөйләгәне иде. Аңа әнисе сөйләп калдырган булган. Сугыш елларындамы икән, әллә сугыштан соңмы, “ачтан үләбез дигәндә, өйгә бер ак киемле бабай килеп керде дә, ипи биреп чыгып китте. Артыннан чыгып рәхмәт әйтим дигәндә, ул юкка чыккан иде” дип сөйләгән аңа әнисе. Аллаһның рәхмәте белән кешеләргә авыр вакытта кинәт килеп чыгып ярдәм итә торган бер зат итеп күзалларга кирәк аны. Муса галәйһиссәлам белән бәйле кыйссадан күренгәнчә, ул яшерен гыйлемгә ия булган. Икәүләшеп барганда, Хозыр балта алып, бер корабның төбенә тишек ясый. Аннан бер баланы үтерә. Тагын бераз баргач, ишеләм дип торган бер койманы төзәтеп китә. Муса галәйһиссәлам боларны ни өчен эшләвен сорагач, ул “бу кораб яхшы кешеләрнеке иде. Әмма алар барган тарафта бер гаделсез дәүләт башлыгы идарә итә. Бу кешеләрнең корабларын тартып алмасын өчен ике начарлыкның кечерәген сайлап, шуның белән аларга ярдәм иттем. Балага килгәндә, киләчәктә ул начар юлдан китеп, әти-әнисен юлдан яздырачак иде. Шуңа күрә үтердем. Коймага килгәндә, аның астында ике ятим бала өчен яшерелгән хәзинә саклана. Ул койма ятимнәр үсеп җиткәнче җимерелсә, хәзинәне башкалар табып алыр иде, соңрак бу хәзинәне үзләре табарлар. Әлеге гамәлләрне Аллаһы Тәгалә кушканга эшләдем” ди. Димәк, үзе генә белергә тиеш булган гыйлемгә ия булган ул. Шушы кыйсса безгә аның чынлап та булуы һәм кирәкле урында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуы турында хәбәр итә. 

– Хозыр булсын юлдашың дип әйтү дә шуннан килеп чыккан, димәк?
– Болай дип күбесенчә элекке буын әйткән. Аллаһ теләмәсә беркем ярдәм итә алмас иде. Бар нәрсәнең дә Аның рәхмәте белән генә булуын онытмаска кирәк. Иң хәерлесе Аллаһ ярдәм итсен дип әйтү. 

– Сез җеннәр, фәрештәләр дөньясы бар, дидегез. Әле йорт иясе дигән нәрсә дә бар бит. Анысы үзенә аерыммы, әллә ул шул җенме?
– Иманның алты баганасы бар: Аллаһның барлыгы һәм берлегенә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, ахыйрәт көненә һәм үлгәннән соң терелү хак булуына, тәкъдиргә, ягъни яхшылык һәм яманлык Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә инану. Без фәрештәләрне һәм башкаларын бар дип кенә әйтеп калмыйбыз, әйткәнемчә, аларга ышанабыз. Ансыз Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышануыбыз тулы булмас иде. Фәрештәләр алар бик күп төрле, араларында иң бөекләре дүртәү: Җәбраил – пәйгамбәрләргә Аллаһтан хәбәр алып килүче, Микаил – яңгыр, кар яву, җил исү, үсемлекләр үсү кебек табигать күренешләренә җаваплы фәрештә, Исрафил – кыямәт көне алдыннан сур быргысына өрүче фәрештә, Мәләк әл-мәүд (Газраил) – җаннарны алучы үлем фәрештәсе. Алардан кала кешенең уң һәм сул ягында, артында һәм алдында торган фәрештәләр бар. Әгәр дә адәм баласының иманы ныгый икән, аларның саклау көче көчәя, шайтаннарга якынайсак, Аллаһтан ерагаябыз. Җеннәр дә бар, дидек. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, адәм баласын зыңгылдап торган коры балчыктан яралттык, ә җеннәрне – ялкыннан, ди. Йорт ияләре турында халык арасында шулай ук сөйләнелә. Кемдер эндәшеп уятты, дип сөйләгәннәре бар. Алар – шул ук җеннәр. Җеннәр төрле була: иманлылары һәм имансызлары. Мәдрәсә-мәчетләрдә дә, өйдә дә, базарда, ташландык урыннарда, гөнаһ күп кылына торган урыннарда да, чүплекләрдә дә яши алар. Шул ук вакытта кешеләрне сакчы фәрештәләр дә эндәшеп уята ала, әйтик, иртәнге намазга соңга кала башласаң.        

–  Фәрештәләр белән җеннәрне без күрмибез, ә алар бер-берләрен күрәләрме? 
– Күрәләр. Әмма алар турында бездән күп нәрсә яшерелгән. Шулай да җеннәрнең дөньясы кешеләрнекенә охшаш булуы, аларның да үрчеп торулары билгеле. Аларның бездән мең ел алдан яратылуы билгеле. Фәрештәләр нурдан яратылган. Аларның саны бихисап күп. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Кәгъбәтулла өстендә күктә шундый ук тагын бер Кәгъбәтулла бар. Анда көн саен 70 мең фәрештә тәваф кыла. Бер тәваф кылган фәрештә анда кире әйләнеп кайтмый” ди. 

– Җен, шайтан, иблис бер үк затмы?
– Гомәр Сөләйман әл-Ашкар үзенең “Мир джинов и людей” дигән китабында, күпчелек галимнәрдән килгәнчә, шайтан ул җеннәрнең җитәкчесе, ди. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә килгәнчә, һәр көнне кич белән җеннәр шайтан янына киләләр дә, ул алардан, кешеләргә нинди зарар эшләдегез, дип сорый. Берсе, әти белән улны талаштырдым, ди, берсе ширек кылдырдым, ди. Шайтан шулар янына килеп кочаклап ала да, таҗ кидерә ди. Икенче бер хәдистә, ир белән хатынны талаштырдым дигән җенгә таҗ кидертә, дип килә. Иблис белән шайтан исә бер төшенчәдә. Аллаһы Тәгалә белүчерәк. Безгә исә хәерле гыйлемнәр алып. ике дөнья бәхетенә ирешергә язсын!

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading