Адәм баласына хас булган хис-тойгыларның берсе ул – ачу. Аның асылында – кемгә дә яки нәрсәгә дә булса ризасызлык белдерү, кайчакта исә үз-үзеңе яки килеп чыккан ниндидер хәлне битәрләп, тискәре эмоцияләрне тышка чыгару.
Психологлар аңлатканча, билгеле бер хәлләрдә ачу хисен кичерү ул – нормаль күренеш. Әйтик, эш урынында кемдер үпкәләткән, автобуста берәү аягыңа баскан, өйдә балалар ярамаган эш кылган... Ачу чыгуга сәбәпләр күп булырга мөмкин, әмма шушы ачулы хәлдә үзеңне ничек тотарга – күпләр, кызганычка, белми, һәм нәтиҗәдә көенечле, хәтта төзәтеп булмаслык авыр хәлгә кала.
Бу мәсьәләне өйрәнүчеләрнең кайберләре ачу хисен баса белүне машинадагы тормоз белән чагыштыралар. Чыннан да, мондый хәлләрдә вакытында “тормозить итү” бик мөһим. Әйе, идарә итүгә буйсынмый торган агрессия аркасында башкалар белән мөнәсәбәт бозыла (кемдер хәтта гомергә рәнҗеп калырга да мөмкин), туганнар, балалар интегеп кыенлыклар кичерә, гаиләләр таркала.
Шунысы да хак: кешеләр – төрле, кемдер сабыр, кемдер кызу (андый кешеләрнең ачуы аш тозлырак булса да кабара). Ләкин безне бит ахыр нәтиҗә уйландырырга тиеш: кызу икәнсең, үзеңә, якыннарыңа, хезмәттәшләреңә яки күршеләреңә зыян салмас өчен ачу чыккан вакытта нишләргә? Бу сорауның бик җитди булуын без һичшиксез танырга тиеш, чөнки тискәре эмоцияләрне контрольсыз тышка чыгаруның нәтиҗәсе ифрат үкенечле һәм аяныч булырга мөмкин. Ачу хисен тыеп тынычлану ысуллары буенча дөньяви галимнәр һәм дин әһелләре нәрсә диләр икән?
Ачуны басу өчен психологлар киңәшләре
▪ Әгәр “кайный” башлаганны тойсагыз, икенче бүлмәгә чыгып китегез. Шунда унга кадәр санагыз, тәрәзәдәге күренешкә күз салыгыз.
▪ Битегезне юып алыгыз яисә кулларны салкын су астында тотып торыгыз.
▪ Ашыкмыйча тирән итеп сулагыз. Сулышны бераз тоткарлап торганнан соң, тирән сулауны кабатлагыз.
▪ Ниндидер хәрәкәт ясагыз: баскычтан төшеп менегез, урамда йөгереп алыгыз яисә велосипедта йөреп килегез.
▪ Ачу чыккан вакытта берни әйтмәскә тырышыгыз. Әйтсәгез исә сүзләрне саграк кулланыгыз: мондый халәттә әйтелгән бер начар сүз башка кешенең йөрәгенә “кадалып”, гомерлеккә яра калдырырга мөмкин булуын онытмагыз. Тормыштан мисал: әгәр хатын ашны артык тозласа, ире озак уйламыйча аңа шундук кычкыра башлый. Әмма шундый ук “коточкыч” тозлы ашны кемдәдер кунакта авыз итәргә туры килсә, хуҗабикәне үпкәләтмәс өчен шул ук ир үз эмоцияләрен тыеп, дәшмичә кала. Димәк, эмоцияләр белән идарә итәргә мөмкин? Ә нигә әле гаилә иминлеге, балалар тынычлыгы хакына ачу хисеңне басмаска?
Ачуны басу өчен динебездәге киңәш-нәсыйхәтләр
▪ Ачуны “кабартып” кеше арасын бозу – шайтанның яраткан эше булуын онытмагыз. Шуңа күрә ачу килә башлаган вакытта “әгузү билләһи минәшшәйтанирраҗим”, ягъни “Сыенам Аллаһка ләгънәт кылынган шайтаннан” дип әйтергә кирәк (“Әл-Әграф” сүрәсе, 200 аять).
▪ Аллаһны зикер итү, мәсәлән, кәлимәне (“Ләә иләәһә иллә Аллаһ”) берничә тапкыр кабатлау яки Аллаһның гүзәл исемнәрен кат-кат әйтү ачуны басарга ярдәм итә.
▪ Хәдистә аңлатылганча, ачуы килгән кеше басып торса – утырсын; тынычланмаса – ятсын; алай да тынычлана алмаса – тәһарәт алсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм билгеләп үткәнчә, “ачу ул – ут, ә су утны сүндерә”.
▪ Икенче бер хәдистә: “Әгәр берәрегезнең ачуы килсә, дәшмәсен”, – дип әйтелә. Ни өчен? Чөнки ачу килгән вакытта әйтелгән беренче сүз белән шайтан низаг учагын кабызып җибәрә, моңа юл куймас өчен әлегә дәшми калу хәерле. Ә әйтәсе килгән сүзеңне соңрак, тынычлангач җиткерергә була.
▪ Ачуны баса алуның фазыйләтләрен искә төшерегез. Әйтик, хәдисләрдә бу хакта шундый мәгълүмат китерелә:
“Башкаларны беләге белән җиңә алган кеше түгел, ә ачу чыккан вакытта үзен тыя алган кеше көчле”.
“Ачу ул – ут. Үз ачуын баса алган кеше шул утны сүндерер. Ачуына ирек биргән кеше исә шул утта янып бетәр”.
“Кешенең ике олы дошманы ул – ачу һәм шәһвәт (похоть, страсть). Шушы ике дошманын җиңә алган кешенең дәрәҗәсе үсәр һәм ул рухи камиллеккә ирешер”.
“Ачу килгән вакытта шул ачуына тәңгәл килгәнчә гамәл кылу мөмкинлегенә ия була торып та үзен тыеп кала алган кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барлык мәхлуклары алдында чакырып алып, аңа хур кызларыннан үзенә ошаганны сайлап алырга рөхсәт итәр”.
Шулай итеп, ачу хисен басу фазыйләтләренә багышланган мәгълүмат динебездә шактый күп. Аларның асылы “шайтанның кешегә иң якын мәле кеше ачу хисен кичергәндә була” дигән фикердән гыйбарәт. Ә шайтанның максаты – кешегә зыян салу, туры юлдан тайпылдырып, үзе артыннан җәһәннәмгә алып китү. Нәкъ шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шундый нәсыйхәт биргән: “Ачу хисен салмаклык һәм тотнаклылык белән басыгыз, аның утын тынычлык һәм бернигә дә ис китмәү илә сүндерегез”. Биредә тугры хәлифәләрнең берсе – Гомәр ибне Хәттаб радыйәллаһү гәнһүнең шушы хикмәтле сүзләрен дә искә төшерү урынлы булыр: “Аллаһ ризалыгы өчен йотылган ачу “йотымы”ннан башка күбрәк әҗергә ия булган бүтән йотым юк”.
Иманлы кешеләрне вәгазьләп, Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышана, башкаларга яхшы мөгамәләдә булсын”. Димәк, тотнаклылык асылы – ихлас иманлы булуда. Шуны да өстәп әйтергә мөмкин: тотнаклылык ул – тәрбияле һәм акыллы булуның күрсәткече. Татар халык мәкалендә “Сабыр төбе – сары алтын” дип әйтелүе дә юкка түгелдер. Ә сиңа сары алтын кирәкме, кара үкенечме – һәркем уйлап-фикерләп үзе сайласын. Сайлаганның нәтиҗәсе үзебезгә ирешәчәк...
Ришат хәзрәт Курамшин
Комментарийлар