Шулай бервакыт Хуҗа Нәсреддин каты авырып киткән.
Шактый җәфаланып, сызланып ятканнан соң, ул күңелен баскан шомлы уйлар тәэсирендә хатынын чакыра да әллә каян – бөереннән чыккан нечкә тавыш белән: “Шуның белән шул: үләр вакытым җиткәндер, теге дөньяга күчәсе булыр...”, – дип уһылдап куя.
Ире холкын яхшы белгән хатын исә аның шушы мөрәҗәгатен чираттагы кыланышы дип кабул итеп, Хуҗаның уһылдавына әллә ни илтифат күрсәтми. Кая ул! Абзар тулы мал, әле бакча утыйсы, кер юасы, ашарга пешерәсе... бар. Шуңа күрә ул иренә кул астына эләккән ниндидер дару биреп, абзарга чыгып йөгерә.
Икенде вакыты узып кояш көнбатышка таба юнәлгәч, йончулы кыяфәтле Хуҗа көч-хәл белән караваты кырыена утыра да:
- Юк, булмый бу болай... Өйдә ятып үлеп булмагач, барыйм әле мин зиратка, бәлки, шунда, ахирәт йортында барысы да хәл ителер, – дип торып баса.
Ишегалдыннан килеп кергән хатыны аягында басып торган ирен күрүгә:
- Әллә булышты инде дару? – дип сорап куя. Хуҗа исә:
- Әҗәлең килеп җитсә, дару дәрман булмас, – диеп зиратка бару турындагы нияте белән уртаклаша.
- Юләр дисәм, каты булыр микән? Әнә даруыңны кап та – ят! Шуннан да мәнлерәк гамәл булмас! – диеп, хатын пешерү бүлмәсенә кереп китә.
Нәсреддин исә бермәл уйланып торганнан соң: “Хатын-кыз сүзе белән йөрсәң, әҗәлең җитми үләрсең...” дип, үз фикереннән кире кайтмаска була һәм калган бар көчен туплап, алпан-тилпән өеннән чыгып китә...
Аһ-ваһ килә-килә, зиратка барып җиткәч, ул койма кырыендагы ике кабер арасына ятып, үлем көтә башлый. Шулай ята торгач, көн акрынлап ахырына авыша, һәм җил дә исми, агач яфрагы да селкенми торган шушы тып-тын мәлдә Хуҗа йокымсырап китә.
Бу вакытта зират яныннан үтә торган юлда чүлмәкләр төялгән бер олау пәйда була. Атның “фырр-фырр” дип аваз чыгарган тавышына сискәнеп уянган Хуҗа:
“Сорау бирүче фәрештәләр Мөнкәр белән Нәкир килеп җиттеләр бугай...” – дип урыныннан сикереп тора.
Каберләр арасыннан шулай кинәт килеп чыккан кешедән курыккан ат исә кисәк хәрәкәт ясап читкә ыргыла, нәтиҗәдә, олаудагы чүлмәкләр җиргә коелып челпәрәмә килә. Шуннан соң арбада барган ике ир кеше төшеп, Хуҗаны дөмбәсләп ташлыйлар.
Шулай итеп, кыйналган Хуҗа ахшам турысыннан өенә кайтып керә. Аны күргәч, хатыны кызыксынып сорый:
- Йә, ничек соң анда – теге дөньяда?
Аңа җавап итеп Хуҗа Нәсреддин болай ди:
- Әгәр атны куркытмасам һәм чүлмәкләрне ваттырмаган булсам, барысы да бик шәп буласы иде. Ләкин атны куркытып, чүлмәкләрне челпәрәмә китерүем аркасында шактый гына эләкте үземә...
КЫСКАЧА НӘСЫЙХӘТ (мораль):
Үзебезгә насыйп тәкъдир белән барыбызга да ахирәткә күчәсе булачак. Безне дә шунда “кыйнамасыннар” өчен “атларны куркытмыйк” һәм “чүлмәкләрне ваттырмыйк”, җәмәгать! Гомеребез буе “иман” дигән атны өркетмичә төзек һәм пакь хәлдә сакласак һәм “савап” дигән чүлмәкләребезне челпәрәмә китермәсәк, һәммәбез өчен теге дөнья тыныч һәм рәхәт, имин һәм сөенечле, бәхетле-сәгадәтле булыр, ин шәә Аллаһ…
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар