16+

«Алар үзеннән-үзе, шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән»

Адәм баласы бик гәҗәеп зат. Кайвакыт «башкача түгел, ә нәкъ шулай булырга тиеш» дип, бер фикерне тәкрарласа да, үзенең гамәле белән үз сүзенә, фикеренә хилафлык китерә.

«Алар үзеннән-үзе, шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән»

Адәм баласы бик гәҗәеп зат. Кайвакыт «башкача түгел, ә нәкъ шулай булырга тиеш» дип, бер фикерне тәкрарласа да, үзенең гамәле белән үз сүзенә, фикеренә хилафлык китерә.

Мисал өчен, үзем эшли торган компьютерны «күрәсезме, тик торган җирдән пәйда булды» дип әйтем куйсам, бар кеше дә беравыздан: «Әллә юләрме син, болай гына, бер сәбәпсез-нисез, бернәрсә дә барлыкка килә алмый» дип, үз фикерләрен дәлилли башлар. Әмма шул ук вакытта «шушы галәмнәрне, җирне, кояшны, айны кем бар итте соң» дисәң, кайберәүләр: «Алар үзеннән-үзе, шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән», – дип бәхәс куерта башлый. Юкса, үтә төгәллек белән, һәр иртәдә үз вакытында кояш чыга һәм кичен бата, аннары ай калкып, төнге караңгылыкта юл күрсәтеп тора.

Табигатьтә дә төрле гаҗәеп үзгәрешләр бара: үз вакыты җиткәч кышы килә, аннан соң матур яз җитә, аны җәй алыштыра. Кемнең әле җәй көнендә минус 30 градус булып кар яуганын күргәне бар?! 

Әгәр дә галәмебезнең Идарәчесе, Хуҗасы, карап, тәрбияләп торучысы булмаса, мөгаен, җиребездә хаос булыр иде. Карагыз сез хуҗасыз йортларга – иртәме-соңмы, алар җимерелүгә дучар. Шуңа да бар нәрсәне тәртипкә салып, карап торучы кирәк. Җир шарының да идәрәчесе булмаса, вакытына кояш чыкмас һәм батмас. Тәртипкә салучы хуҗа булмаса, кыш уртасында – җәй, җәй уртасында кыш килү ихтималы бар. Бу бит гади компьютер гына түгел, ә бөтен бер галәм! Ни кызганыч, кеше шул компьютерның тик торганда барлыкка килүенә берничек тә ышана алмый, ә Җир шарының тик томалдан барлыкка килүенә ышана. Менә шуннан аңла инде син эзлекле һәм аек фикер йөртү сөрешенә ия булырга тиешле кешедәге мантыйкны...

Нәкъ шушы урында безне уйланырга, фикерләргә чакыра торган бер аятьне исегезгә төшерим әле. Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Дөреслектә, күкләрнең һәм җирнең яралтылуында; төн белән көннең алышынып торуында; диңгездә кешеләргә файда китереп йөзгән көймәләрдә; Аллаһның күкләрдән яудырган яңгыр суында, шуның (шул су) белән инде үлеп бетте дигән җирне терелтүендә; шул җирләрдә бик күп төрле хайван, терлек таратуында; җил-давылга исү көче бирүендә; күк белән җир арасында буйсындырылган болытларда – шушы искә алганнарда, акыл йөрткән кавемнәргә, (уйланыр өчен) аятьләр һәм дәлилләр бар» («Бәкара» сүрәсе, 164нче аять). Чынлап та, аек акыл белән фикер йөртеп бу мисаллар турында уйлана башласаң, бу Галәмнәрнең Идарә итеп торучысы барлыгына тагын бер кат инанасың. Бары тик Хуҗа куйган таләпләргә һәм кануннарга буйсынганга күрә генә бар да тәртип белән бара, тормышыбыз да яхшы.

Әгәр буйсынмасаң, Хуҗа куйган законнарны боза башласаң, нәрсә була? Әлбәттә, җәза көтә. 
Без, кешеләр, Галәм тикле Галәмнәрнең хуҗасы булган Раббыбызның әмерләрен үтибезме, Аның кануннарына буйсынып, аларны бозмыйча яши алабызмы? Һәркем бу сорауларга җавап эзләсә иде.

Раил Фәйзрахманов

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading