16+
#Дин 20 декабря 2024, 10:47 Уку өчен 4 минут
6627
0
0

Аллаһтан өч һөнәр бирелә

20 декабря 2024, 10:47
6627
0
0
Уку өчен 4 минут

Без: «Аллаһ биргән гомердән артыгын яши алмыйбыз»- дибез. Кеше гомере сагында торучы табиблык һөнәрен дә безгә Раббыбыз җибәргән.

Аллаһтан өч һөнәр бирелә

Без: «Аллаһ биргән гомердән артыгын яши алмыйбыз»- дибез. Кеше гомере сагында торучы табиблык һөнәрен дә безгә Раббыбыз җибәргән.

Чөнки Аллаһтан  өч кенә һөнәр бирелә: "Хөкем итүче. Табиб. Укытучы". Бу язмамның геройлары - исемнәре зур хәрефтән язылырга хаклы Табиблар. 

Игелек. Бу кыска гына сүзгә никадәр тирән мәгънә салынган. Игелекнең яше дә, милләте дә юк. Игелек ияләре табиблар турында күпме язсак та, рәхмәтләребезне ирештерсәк тә аз булыр. 

Чир берәүдән дә сорап килми. Ул кайберәүләрне чабып барган ат сөртенеп егылган төсле егып салып өнсез итә, икенчеләр шул чирләр белән еллар буе яши. 
Берничә еллар элек үземә дә "сул як күкәйлектә киста " дигән диагноз куйдылар. Авыртмый, борчымый, шактый еллар йөрдем әле. 
Кешеләр төрлечә киңәш бирә: "Халык медицинасы буенча алай итеп дәвалан, болай итеп дәвалан" - ди. Тыңлыйм, кулланам, нәтиҗә юк.

Өч ел элек табиблар операция кирәклеген ныклап аңлата башлады .
Мин олы улымны тапканда чак кына дөнья белән саубуллашмый калдым. Рәхмәт, ул чактагы район табибларына! Операция ясап, улымны да уземне дә теге дөньядан тартып алдылар! Аннан кече улыбызны алып кайттым эле. Яшь чак, тәвәккәл чак шул! Хәзер куркыта. Колоноскопия үтүдән куркып, кабат кичектердем.

Начар диагноз куймасалар да сырхауханәсе дә куркыта. “Анда иң камил җиһазлар, табиблар да тәҗрибәле курыкма” - диләр.
Ниһаять, быел тәвәккәлләдем. Чынлап, җиһазлар елдан-ел камилләшә, колоноскапия дигәне дә кыен түгел икән. 

Авыл кешесе иртәчел бит инде. Эш сәгате башланганчы авылдан килеп життем. Иртүк табибка күрендем, кирәкле анализларны җыеп бетердем. Чиратка язылу өйләдән соң гына. Кабинет ишеге төбенә утырдым, көтәм. Киләләр, чират алалар, көн үткәрергә кирәк бит, сөйләшеп-аралашып китәсен. “Их, Айсылу Фоат кызына эләксәң иде ул, көчле гыйлемле, сәләтле табибә, тик ялда икән шул”, - диләр. 

Келт итеп искә төште, моннан өч ел элек аңа куренгән идем бит мин! Ипләп аңлатты, ягымлы гына сөйләште, юкка риза булмаганмын ул чакта, - дип уйлап куйдым. 

Ниһаять, килде табиб. Ир-егет икән, уңайсызланып кына кердем. Документларны карады да: “Сез элек Айсылу Фоатовнага күренгәнсез бит, аның янына барырга кирәк, - ди.

“Ул ялда түгелмени? – диюемә, - юк, тизрәк барыгыз бәлки өлгерерсез”, – дигәч, чыгып чаптым, анысы бөтенләй башка бинада икән! Халык шактый, алай да соңгы кеше булып кердем.

"Айсылу ханым, чиратта утырганда сезнең турыда уңай бәяләмәләр тыңладым, мөмкин булса, миңа операцияне үзегез ясагызчы?!” - дим. 
Ул елмаеп куйды да: “Безнең бүлектә табибларның барысы да үз һөнәрләренең остасы, яхшы, тырышырмын, тик миңа чират зур бит”, – ди.
Җанга рәхәт булып китте. Билгеләнгән көнгә тыныч күңел белән килдем.

Бүлек җитәкчесе Айсылу Фоат кызы Әхмәтҗанова кул астында тагын 4 табибә, 10 шәфкать туташы, 3 кече персонал эшли, ул 30 урынга исәпләнгән. Палаталар чиста, уңайлы, җылы. Шәфкать туташлары, кече персонал ачык йөзле, итагатьле. Һәммәсен җентекләп аңлаталар. Авырулар килә тора, операциядән соң хәле уңайлангач, китә тора.

Айсылу ханымның сеңлесе Резеда да шушы бүлек табибәсе. Әтиләре Фоат әфәнде заманында РКОД ның баш табибы булган, әле дә авырулар сәламәтлеген кайгырта. Тагын бер сеңелләре башка бүлектә табибә. Кыскасы, табиблар династиясе. Палатабыз табибәсе Юлия Инсаф кызы да үз һөнәренең остасы, авыруларга ихтирамлы,игътибарлы мөлаем ханым.

Әйтәсем килгәне: табиблар операция кирәк, дисәләр; түзәм әле, - дип куркып йөрмәгез, адәм баласы яхшыны түгел, тискәре хәлләрне күбрәк күрә, тискәре фикергә колак сала.

Ә киң күңелле, ачык йөзле табибәләр һәркемне игътибар белән тыңлый, төшенкелеккә бирелмичә, язмыш сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм итә, кеше гомерен саклап калу өчен көрәшә.

Палатада төрле язмышлар белән очрашасың, сөйләшәсең. Берәү дә елап-сыктап ятмый. Яшьтәшем Галя ханым педагогик белемле журналист. Сөйләшергә уртак темалар күп. Ул химия, нурланыш алган, хәзер операция көтә, чын мәгьнәсендә оптимист. Барыбызның күңелен күтәрә, үзе белән булган маҗаралы хәлләрне сөйләп көлдерә. Кызыклар палатада да булып тора, бер ханым туганнарыннан пеленка сораган, ә аңа күп итеп зеленка алып килгәннәр. Көлештек, үзебезнең запас пеленкаларны бирдек. Бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер идек барыбыз да. Гел әйбәт кешеләр туры килде.

Яшьләргә дә әйтер сүзем бар. Авыру яшьне сорап тормый, гаилә кору, нәсел калдыру планнарын карьера ясау, мал табуга алыштырмагыз! Исегезгә төшкәндә соң булырга мөмкин! 

Бүлмәдә искиткеч ипле, йомшак сүзле, һәркемгә игьтибарлы ханым бар иде. Ире белән 10 ел язылышмый яшәгәннәр. Байлык, акча җитәрлек, җылы яклардан затлы йорт та сатып алганнар, никах укытканнар. Гаиләне ишәйтү планнары белән канатланып йөргәндә начар диагноз куелган. Ханым үзе бала табудан бөтенләй мәхрүм инде.

Ятак күршемә 26 яшь, рус кызы булса да татарча белә. 10 ел татар теле дәресләре кергән (булды шундый заманнар), ерак районнан. Шөкер, гаилә корып, бала табарга өлгергән. Җылы якларга ял итәргә бару өчен юлламалар белешкәннәр, улларына энекәш яки сеңелкәш алып кайту планнары да булган. Тик, тагын шул диагноз, операция.

Менә шундый язмышлар. Гаилә кору, бала табуны соңгы чиратка куярга һич ярамый. Дөрес, әлеге диагноз хөкем карары түгел. Танышларым арасында шул авыру белән 30-40 ел яшәүчеләр дә бар. Күңелне төшерергә, югалып калырга һич ярамый. Аллаһ биргән сынауларны ныклык белән үтеп, Раббыбыз биргән гомерне үкенмәслек итеп яшәргә язсын!

Әминә Мөхәммәтҗанова, ветеран мөгаллимә.
Шубан авылы. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading