Без әманәтне сакларга бирелгән әйбер дип аңлыйбыз. Ә динебездә ул нинди мәгънәдә килә?
Әманәтне үтәмәү гөнаһмы? «Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән шул хакта сөйләштек.
— Өлкән кешеләрнең, әманәткә хыянәт итмә, моның өчен Аллаһ каршында җавап бирәсең була, дип әйткәннәрен ишеткәнебез бар. Динебездә әманәт ул нәрсә?
— Әманәт — бик киң төшенчә. Динебез, туганнарыбыз, сәламәтлегебез, балаларыбыз, мал-мөлкәтебез, кешенең сиңа сөйләгән сере — барысы да безгә бирелгән әманәт булып тора. Шуңа да Коръәндә ул күплек санда килә. Һәм без аны сакларга, аның өчен җавап бирергә тиешле.
— Димәк, иң зур әманәт ул — дин?
— Коръәндә «Әл-Әхзәб» сүрәсенең 72 аятендә: «Без ул әманәтне күкләргә, җиргә һәм тауларга тәкъдим иттек, ләкин алар аны өсләренә алудан баш тарттылар һәм аңардан курыктылар. Кеше исә аны өстенә алды (әмма күпчелеге аңа хыянәт итте). Һичшиксез, ул кешеләрнең бик күбесе залим һәм эшнең нәтиҗәсен белми торып аңа алынган надан булды», — диелә.
Моннан аңлашылганча, әманәт ул — Аллаһ кушкан әмерләрне үтәү: намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү һәм башкалар. Күкләр, җир һәм таулар аны үз өсләренә алмыйлар, ә кеше ала. Үз өстенә йөкләмә алып, кеше аны боза яки үтәми икән, җәзасын да алачак. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә безгә кул-аяклар, күз, колак, телне әманәт итеп биргән икән, аны бары хәерле максатларда гына кулланырга тиешбез. Әйтик, телне — гайбәт сөйләүдән, колакны — гайбәт тыңлаудан.
Кеше малына кул сузмыйк. Аягыбыз йөреп торганда, мәчеткә җомга намазларына йөрик. Кыямәт көнендә гамәлләребез өчен соралган вакытта без инде аклана алмаячакбыз, ялганлап та булмаячак, чөнки әгъзаларыбыз үзләре сөйләячәк. «Әл-Исра» сүрәсендә: «Һичшиксез, колак та, күз дә, күңел дә — боларның барысыннан да соралачак», — диелә.
— Балалар да, ир белән хатын да әманәт дидегез. Кул астындагы хезмәткәрләр дә җитәкче кешегә әманәт булып торамы?
— Әйе, ул аларга карата гадел булырга, лаеклы хезмәт хакы түләргә тиеш. Шул ук вакытта сиңа кушылган эшне башкару да әманәт булып тора. Әгәр дә биләгән вазифаңны үти алмыйсың икән, әманәтне үтәмәгән булып чыгасың.

— Әманәт сакларга бирелгән нәрсә булгач, сер дә шуңа керәме?
— Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Бер кеше нәрсәдер сөйләп, як-ягына каранса, ул — әманәт», — ди. Сиңа сер итеп сөйләгәннәр икән, ул әманәткә тугры калырга кирәк.
— Ни өчен бүген җәмгыятьтәге проблемаларны әманәтнең юкка чыгуыннан күрәләр?
— Әманәт ул намуслылык, тугрылык һәм ышанычны үтәү дидек. Сүзебез, эшебез өчен җаваплы булмау, сүздә тормау, кушылган вазифаларны башкармау, ир белән хатын арасында әманәт үтәлмәү аркасында гаиләләр таркалу, балага дөрес тәрбия бирелмәү, сәүдәдә алдау, табибларның ваемсызлыгы, кул астындагыларга хезмәт хакы түләмәү, эшсезлек арту — әманәтне югалту дигән сүз, шуның белән җәмгыятьтә проблемалар башлана. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әманәте булмаган кешенең иманы юк, ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк», — ди. Аллаһы Тәгалә барыбызга да әманәтләрне саклап яшәргә язсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар