Мондый бай тарихлы мәчетләр Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бик аз.
Күркәм юбилее уңаеннан башкалабыздагы “Апанай” мәчете тантаналы чара уздырды. “Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференциягә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дин әһелләре чакырулы иде.
Әлеге Аллаһ йорты Екатерина II – Әби патша рөхсәте белән 1768–1769 елларда төзелгән ике таш мәчетнең берсе. Беренчесе – шул ук урамда (элеке – Захарьев, хәзерге К. Насыйри урамы), өч йөз метр ераклыкта гына урнашкан “Мәрҗани” мәчете. Шиһабетдин Мәрҗани язуынча, “Апанай” мәчете Ягъкуб бине Солтангали акчасына төзелгән. Мәчетне озак еллар дәвамында атаклы сәүдәгәр, иганәче Исмәгыйль Апанаевлар нәселе карап торганга, аңа тора-бара “Апанай” исеме бирелгән. Мәчет 1930 елда ябыла. Бинаның манарасы, заллардагы гөмбәзләре җимерелә, эчке ягы өч катка бүленә һәм анда балалар бакчасы урнаштырыла.
1995 елда, байтак тырышлыктан соң, мәчетне мөселман мәхәлләсенә кире кайтаралар. Шул вакыттан башлап, фаҗигале төстә вафат булганчы, мәчет имамы вазыйфасын күренекле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якубов башкара. Ул чорны искә төшерсәк, Вәлиулла хәзрәт һәм аның фикердәшләре башлангычы белән Казанда “Иман” татар яшьләре мәркәзе оештырыла. Вәлиулла хәзрәт булдырган “Иман” китап нәшриятында татар һәм рус телләрендә меңнән артык исемдәге йөз меңнәрчә китап бастырып чыгарыла. Аларның байтагы дин сабагы бирүче уку йортларына таратыла.
1995-2000 елларда “Апанай” мәчетендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укулары да оештырыла. Аннары мәчет комплексы яхшылап төзекләндерелә. Тора-бара “Апанай” мәчете һәм мәдрәсәсе биналарын кире кайтару, төзекләндерү эшләрен оештыруга җаваплы итеп мәчет имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров билгеләнә. Билгеле, бу эшләр бер айда, бер елда гына башкарыла алмый. Бүген инде гыйбадәт йорты булган мәчетнең дә, белем тарату учагы саналган мәдрәсәнең дә ишеге һәркемгә ачык.
Мәдрәсәдә ел дәвамында балалар өчен ислам дине нигезләре буенча дәресләр үткәрелә, җәйге лагерьлар оештырыла. Балаларны олуг шәхесләр чыккан төбәкләр белән таныштыралар. Ике ел эчендә өч бала Коръәнне тулысынча ятлап, коръәнхафиз булган! Мәдрәсәдә өлкәннәр өчен дә дәресләр оештырыла. Биредә милли киемнәр тегү, чигү осталыгына да өйрәтәләр. Иманым камил: монда тегеп, чигеп тәҗрибә алган кеше читтән кайтарылган бүтән милләт күлмәкләрен кимәс. Биредә кешене соңгы юлга озату курслары да алып барыла. Өйрәнү өчен чит төбәкләрдән дә киләләр. “Апанай апайлары” иҗат төркеме борынгыдан килгән мөнәҗәтләрне халык күңеленә җиткерү белән шөгыльләнә.
– “Апанай” кебек бай тарихлы мәчетләр Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бик аз. Аларда эшләүче имамнар милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тырышкан. Без мөселманнар гына түгел, татарлар да, тарихыбызны яхшы белергә тиеш. Мәчет тарихы буенча, имамнарыбызның тормыш юлын, хезмәтләрен өйрәнәбез, алардан үрнәк алабыз. Тарихи мирасыбызны белмәсәк, аларны кадерләмәсәк, киләчәгебез якты булмаячак, – ди “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты мөдире Нияз хәзрәт Сабиров.
Балтач районында яшәүче төбәк тарихчысы Шәүкәт Гаязов “Апанай” мәчетенең икенче имамы булган Салих Сәгыйтовнең шәҗәрәсен өйрәнеп нәселен тапкан. Шунысы бик куанычлы: Кили авылында туып үскән Салих хәзрәтнең бертуган энесе Тимербулатның онык-торыннары да бүген дин юлында һәм төрле мәчетләрдә хезмәт куя икән.
– Бина 255 ел җимерелмичә торган. Аны ата-бабаларыбыз аякка бастырган, бик кадерле мирас бу, – диде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Әлеге мәчеттә бик күп чаралар үткәрелсә дә, эшне тыйнак алып баралар. Ел саен нинди дә булса яңалык күрәсең. Мәчетнең 300 еллыгына килеп җитеп булмас. Чакырсагыз, 275 еллыгына килербез.
Фәния Арсланова
Фото; dumrt.ru
Комментарийлар