16+

Без аларның кылган (игелекле) гамәлләрен, туздырылган тузан хәленә әйләндердек»

Игелек кылу һәм кешеләргә файда китерергә омтылу – һәрбер мөселманга хас.

Без аларның кылган (игелекле) гамәлләрен, туздырылган тузан хәленә әйләндердек»

Игелек кылу һәм кешеләргә файда китерергә омтылу – һәрбер мөселманга хас.

Игелекле гамәлләренең үз тормышына уңай тәэсир иткәнен сизә башлагач, тагын да күбрәк хәерле эш башкарасы килә башлый.

 

Намазга басып, күп кенә гөнаһлы гамәлләрдән арынгач, көннәребез нурланып китә, сәламәтлегебез яхшыра, күңелгә рәхәтлек иңә. Садаканы ешрак биргән саен, малыбызга бәрәкәт килә. Һәм без садаканы тагын да күбрәк бирергә тырыша башлыйбыз. Намазга баскач, кеше авыру-чирләрен дә оныта. Авырулары да бетеп китә. Һәм ул инде өстәмә намазлар да укый башлый.

 

Мондый мисалларны әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Диннең тормышыбызга бары уңай тәэсире һәм бик күп файда китерүе шиксез. Әмма тагын бер мөһим мәсьәлә бар, шул хакта сезгә аңлатып китәргә булдым. Без гыйбадәт, изге гамәлләр кылып һәм шуның тормыштагы файдасын күреп, бу дөньяны гына тели башлыйбыз, ә ахыйрәт саваплары турында онытабыз.

 

Әйе, чыннан да, дингә килеп күпмедер вакыт узганнан соң, ниятебез тулысынча үзгәрә икән. Әйтик, дингә килгән вакытта ихлас буласың, бар эшне дә эчкерсез күңел белән һәм бары Аллаһ ризалыгы өчен, Аның әҗер-савабын өмет итеп башкарасың. Вакытлар үтү белән күрәсең: садака биргән саен керемең арта. Һәм син ниятеңнең тулысынча үзгәргәнен сизми дә каласың. Хәзер инде Аллаһ ризалыгы өчен дип түгел, ә акчаңны, малыңны тагын да арттыру өчен тырыша башлыйсың. Дустыңа да киңәш бирәсең: «Малың артуын теләсәң, күбрәк садака бир һәм үзең күрерсең байлыгыңны артуын».

 

Рамазан ае якынлашканда да шул ук хәл күзәтелә. «Тиздән, бик тиздән сәламәтләнер вакыт җитә. Ач торып шлаклардан, авырулардан арыначакмын. Уразамны сәламәтлекне яхшыртыр өчен тотачакымын» дип алдан ук ният кылып куябыз. Уйлап карагыз әле, шул рәвешле уйлау дөресме икән соң? Кылган игелекләребезнең нәтиҗәсен шушы дөньяда күреп, тоеп калырга теләү ич бу. Максатыбыз – гамәлебез аша Раббыбызның рәхмәтенә ирешеп, җәннәтле булу түгел, ә бары тик бу дөнья рәхәтен күреп калу гына икән, ләбаса! Ни кызганыч... Ә бит Раббыбыз Коръәнендә «Кем дә кем дөньяны гына теләсә, гамәлләрен дөнья дип кенә кылса, Без аның өчен анда, Үзебез теләгән нәрсәне (нигъмәтне, ризыкны һәм рәхәтлекне), Үзебез теләгән кешегә ашыктырырбыз. Шуннан соң (Ахыйрәттә), Без аңа үтә авыртулы ачы газаплы Җәһәннәм утын әзерләрбез. Ул анда (Җәһәннәмдә) хурланган һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән читкә кагылган (этәрелгән) хәлдә яначак» диелгән («Исра» сүрәсе, 18нче аять). Шул хакта Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم дә хәдисе бар: «Кем ахыйрәт эшләрен (изге, игелекле хәерле гамәлләрне) бу дөнья өчен (бу дөнья файдасы өчен) эшләгән булса, ахирәттә аңа бернәрсә дә булмас (әҗер-савапсыз калыр)» (Мүснәд Имам Әхмәд риваяте, 21258).

 

Риваятьләрнең берсендә Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم болай дип әйтүе искә алына: «Син бу өммәтне, аларга тиеш булган дәрәҗә һәм югарылык, хак дин, җиңү һәм җир йөзендә ныгу белән сөендер. Ә инде аларның берәрсе Ахирәт гамәлен дөньясы өчен генә кылса, һичшиксез, Ахыйрәттә ул насыйпсыз (өлешсез) калыр» (Ибн Хиббан риваяте, 405).

 

Тагын бер мисал китереп китик әле. Әйтик, кем дә булса мәдрәсәгә укырга кереп һәм гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән укырга өйрәнде, ди. Аның нияте – Аллаһ сүзен таратып, өйрәтеп әҗер-савап җыеп җәннәткә керүме? Әллә бары тик мәҗлестән мәҗлескә йөреп, акча кәсеп итү генәме? Әгәр акча туплауны ният итсә, ул гамәленең нәтиҗәсен түбәндәге хәдистә ачык күренә. Әбү Һөрәйрә үзенең бер риваятендә Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم шундый сүзләрен китерә: «Кем дә кем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү максаты белән өйрәнелә торган гыйлемне дөньядагы берәр нәрсәгә ирешү өчен генә өйрәнсә, ул кеше Кыямәт көнне Җәннәтнең исен дә татымас» (Ибн Мәҗәһ риваяте, 252).

 

Әгәр дә безнең иң беренче максатыбыз – җәннәт, нинди генә гамәл эшләсәк тә, әҗер-савап өмет итеп, Аллаһның ризалыгына ирешү булса, әмма ахырдан әз генә дөнья ягы да уйга килсә, нишләргә соң? Галимнәр аять-хәдисләрне аңлатканда, беренче урында – ахыйрәт булып, аннары шушы изгелек кылу сәбәпле, уйга дөнья да килсә, һич борчылырлык урын юк, диләр. Кошның ике канаты булган кебек, ахыйрәтне дә теләп, дөнья ягының да яхшыруын теләсәк, ул вакытта гыйбадәтләребезгә зыян булмас. Ә шулай да, беренче урынга бары тик ахыйрәтне генә куеп, әҗер-савап кына көтеп гамәл кылудан да хәерлесе юк. Пәйгамбәребезнең шул хактагы хәдисләре күп, мәсәлән, «Кем ризыгының киңәюен, гомеренең озынаюын теләсә, туганлык җепләрен ныгытсын» (Бохари риваяте 2067). Бу хәдистә кешенең озын гомер кичерү һәм малына бәрәкәт килү теләге барлыгы искәртелә һәм изгелек кылырга кушыла. Әмма, беренче чиратта, Аллаһ ризалыгын алуны, Аның әмерен үтәп җәннәтле булуны теләү мөһим, бары шуннан соң гына бу дөньяда да озын гомер кичерү һәм малыбызның мул булу теләге торырга тиеш.

 

Шунысын онытмыйк: кем дә булса ахыйрәтне телисе урында бар уй-фикере, нияте фани дөньяга гына бәйле булып, бар борчуы шушы дөнья рәхәте генә икән, ул нинди генә гыйбадәт башкарса да, аның язмышы Раббыбыз Коръәндә әйткәнчә булачак: «Без аларның кылган (игелекле) гамәлләрен, туздырылган тузан хәленә әйләндердек» («Фуркан» сүрәсе, 23нче аять).

 

Без дөньяны болай да чамадан тыш артык кайгыртабыз. Шушы кылынган әз генә күләмдә булган гыйбадәт һәм игелекле гамәлләребезнең дә савапларын тузанга әйләндермәсәк иде. Һәрчак үз-үзебезгә сорау бирик: «Нинди максат белән бу гамәлемне башкарам, ни телим бу эшем белән – ахыйрәтме яки бу дөньямы?». Акча колы булып түгел, ә Аллаһы колы булып, ихластан Аңа гына итагать итеп яшәргә язсын безгә.  Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم шундый сүзләре бар: «Динар (алтын акча) колы һәлак булды, дирһам (көмеш акча) колы һәлак булды, ефәк колы һәлак булды, йоннан бәйләнгән киемнең колы һәлак булды. Әгәр аңарга дөнья малы бирелсә, ул шат һәм риза була, ә бирелмәсә бик ачулы була...» (Бохари риваяте  2887).

 

Өч көнлек бу дөньяга алданып, барасы мәңлек йортыбыздан колак какмас өчен, фикерләребезне, ниятләребезне дөреслик. Тормышыбызны Коръәнгә нигезләнеп корыйк. Рабыббыз Үз китабында: «Кем дә булса дөнья тормышын һәм аның зиннәтләрен (байлыгын, дәрәҗәсен, рәхәтен һәм ләззәтен) теләсә, Без аларның андагы гамәлләрен (дөньялары өчен кылган изгелекләрен) үзләренә киметмичә бирербез һәм алар анда (дөньяда) һич өлешсез калмаслар. Ә менә Ахыйрәттә аларга (дөньяда кылган изге гамәлләре аша бары тик дөнья зиннәтләренә ирешүне максат итеп куючыларга) Уттан башка берни тиеш булмас. Аларның анда (дөньяда) эшләгәннәре (изге гамәлләре), һичшиксез, юкка чыгар. Анда кылган гамәлләре батыйл (буш, Ахирәт өчен файдасыз) булыр», – ди («Һуд» сүрәсе, 15-16нчы аятьләр). Шуны онытмыйк...

 

Раил Фәйзрахманов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading