Чарага Россиянең 63 төбәгеннән 950 дин әһеле килгән иде. Алар форумда үзләрен борчыган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләште.
Син Кыш бабайдан яхшырак
Бүгенге көндә дин әһелләрен борчыган иң зур проблемаларның берсе - яшьләргә дини тәрбия бирү. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге проблемадан чыгу юлын үз мәхәлләләре эшчәнлеге мисалында күрсәтте.
- Күп кенә имамнар безне балалар бакчаларына, мәктәпләргә чакырмыйлар дип зарлана. Без аның хәйләсен таптык. Бәйрәм җитсә, балаларга дип махсус күчтәнәчләр тутырган пакетларыбызны күтәреп, балалар бакчасына чыгып китәбез. Яңа елда да, Ураза гаетендә дә, Корбан бәйрәмендә дә барабыз. Максатыбыз күчтәнәч бирү генә түгел, әлбәттә, балаларда дингә карата ихтирам тәрбияләү. Бер барганымда кечкенә генә сабый миңа: «Син Кыш бабайдан яхшырак, ул елга бер генә килә, ә син өч тапкыр киләсең», - диде. Чакырмау түгел, кайчан киләсез, дип кенә торалар. Пакетыңны биргәндә, үгет-нәсыйхәтен дә җиткерәбез. Мәктәпләрдә әхлак дәресләре алып барабыз. Ризаэддин Фәхретдин, динсез тәрбия - тәрбиясезлек, дигән. Без балаларыбызны дин белән тәрбияләргә тиеш. Ач кеше нинди ризык күрә, шуңа ташлана. Шуның кебек, дини тәрбия алмаган яшьләребез дә, мәктәпләрне тәмамлаганнан соң, төрле секталарга барып керә, - дип сөйләде Җәлил хәзрәт.
Ничек җирлибез?
Дин әһелләрен борчыган тагын бер мәсьәлә - ул да булса, дини йолаларны дөрес башкару. Россия ислам институты кафедрасы мөдире Абдулла Әдеһәмов сүзләренчә, дини йолаларны белмәү аркасында мәчет кешеләренең көлкегә калу очраклары да күп.
- Татарстандагы бер авылда берәү вафат булган. Аны җирләргә дип зиратка алып барган берничә кеше арасында күмү тәртибенә кагылышлы бәхәс куба. Берсе, бер хәдистә менә болай сөйләнә, дисә, икенчесе, юк, башка хәдистә менә болай диелгән, дип үзара бәхәсләшкән арада теге мескен күмелми интегеп ята. Аптырагач, гомере буе авылдашларын җирләү эшләрен башкарып йөргән бер бабайны чакырырга туры килә боларга. Тагын бер бәхәс тудырган мәсьәлә - мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру гадәте. Әби-бабаларыбыз моны гасырлар буе башкарып килгән. Әлеге гореф-гадәт динне, милләтне саклауда мөһим роль уйнаган. Кайсыбер районнарда исә моны инкарь итүчеләр дә табылган. Милләттәшләребезнең бер өлеше моны дингә зыян сала торган бидгать дип атый. Алар шушы гореф-гадәткә сугыш игълан итеп, без аны үзебездә бетердек дип, горурланып йөриләр. Намаз укып тәсбих әйтеп бетергәч, түгәрәккә тезелеп бер-берсенә сәлам бирү гадәте бар, аның нигезендә Пәйгамбәребез сөннәте ятса да, моны бөтенесе дә кабул итми. Шул сәбәпле бер район җитәкчесе, үзен дин белгеченә санап, бу гадәтне тыя башлаган. Кайбер авылларда намаз укымаган кешегә җеназа укымыйбыз дип сөйләп йөрүчеләр дә табыла. Бер мөселманның икенчесен, имансызлыкта гаепләп, аны кяфер дип атавыннан да куркыныч нәрсә юк. Боларга охшаш мисалларны әле тагын бик күп китерергә булыр иде.
Мондый зур чарада югарыда санап кителгән мисаллар бик вак кебек, әмма алар бит безнең арада төрле бәхәс-аңлашылмаучанлык тудыра. Шушы мәсьәләләр аркасында берәүләр икенчеләрен ваххабчылыкта гаепли. Димәк, безгә тиз арада бу проблемаларны чишү юлларын табарга кирәк, - дип сөйләде үзенең чыгышында Абдулла Әдеһәмов.
Комментарийлар