16+

“Бу смсны җибәрсәң бәхет килә, җибәрмәсәң – кайгы көт” (җомга вәгазе)

Хисләргә бирелмичә, бер мизгелгә генә тукталып, акыл белән уйлап караганы бармы икән кешенең?!

“Бу смсны җибәрсәң бәхет килә, җибәрмәсәң – кайгы көт” (җомга вәгазе)

Хисләргә бирелмичә, бер мизгелгә генә тукталып, акыл белән уйлап караганы бармы икән кешенең?!

Нәрсәләргә генә ышанмый адәм баласы... Йолдызнамәләргә, ырымнарга, “бу смсны җибәрсәң бәхет килә, җибәрмәсәң – кайгы көт” ише сафсата язуларга.
Мәсәлән, бер көнне Кысла йолдызлыгы астында туучыларны акча, байлык көтә дип язылган ди, Аллаһының рәхмәте белән берәүләр ул көнне, чыннан да, байлыкка ия була, ә шул ук йолдызлыкта туучылар, киресенчә, матди яктан кыенлык хәлендә кала. Монысы нәрсә дигән сүз?! Димәк, йолдызнамә кагыйдәсе бер төркем “кыслаларга” килешә, ә икенчеләре өчен юк? Алай булырга тиеш түгелдер бит инде... Чынлыкта, бу очраклы рәвештә бер туры килү генә, ә дөресрәге Аллаһының рәхмәте.

Ырымнарга килгәндә, анда да шул ук хәл. Күпме кеше, кара мәче юлымны бүлде, юлым уңмас инде, дип, бәрәкәтле генә башланган көненә мөһер суга. Дөреслектә, урамда йөргән кара мәченең кешенең эшләре барышында бернинди дә катнашы юк. Яки, киресенчә, кеше ул көнен, кара мәче очратуына карамастан, бик уңышлы үткәрер, бу инде кара мәче очрату хәерлегә дигән сүз буламы?! Кеше юлы, эшләре уңса, иртән уңышсызлыкка китерә торган ырымнарга юлыкканын бөтенләй дә онытачак бит. Әмма инде киресенчә булса, монда үзеннән кала барысын да гаепләячәк: кара мәчене дә, йолдызнамә фаразларын да – бар нәрсәне һәм һәр кемне, тик гаепне үзеннән эзләргә генә теләмәячәк.

Ә бәлки моның сере гади генәдер: һәр кеше иртән уянуга Аллаһыга шөкерләр әйтеп, бу яңа туган көннең хәерлесен, бәрәкәтен сорарга, эшләрен уңышлы тәмамлар өчен хәләл юллар белән тырышлык куярга тиеш. Кызганычка, бу гади, әмма күпләр өчен үтәве авыр булып тоелган әлеге тәртипләрне һәркем белми, белсә дә үтәргә ашыкмый.

Кеше башын бутап, хафага сала торган смслар белән дә шул ук хәл. Психологлар кешенең баш мие һәрдаим уйлап йөргән вакыйгалар, хәлләр тормышка ашу сәләтенә ия булуын ачыклады. Ягъни без ул – безнең уйлаган фикерләребез. Шуңа да кайгы, бәла-каза килә, дигән уйларны читкә куеп, күңел дөньябызны яхшы уйлар белән генә тулыландырсак иде.

Динебезнең иман баганаларының алтынчысында Аллаһы Тәгалә яхшының да яманның да Аллаһыдан булуына ышанырга куша. Әгәр һәркем шулай эшләсә, бу аның тормышын күпкә җиңеләйтер иде, билгеле.
Бернинди кара мәчеләр дә, йолдызнамәләр дә кеше тормышына тәэсир ясый алмый. Адәм баласы боларны аңлап, үзенә кирәксез программалар көйләүдән, бу рәвешле тормышын катлауландырудан ерак булса иде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Айсылу Юлдашева,
“Дин вә мәгыйшәт”.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading