Пәйгамбәрләр арасында Муса гәләйһиссәләм Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры аралаша алуы белән аерылып тора.
Шулай бервакыт Муса пәйгамбәр Аллаһка дәшеп болай дигән:
– Йә Раббым! Синең “Гадел” дигән бөек исемең бар. Миңа Үз Гаделлегеңне күрсәтсәң иде!
Пәйгамбәренең шушы үтенечен кабул итеп, Аллаһы Тәгалә аңа бер калкулыкка, ягъни зур булмаган тауга менеп утырырга куша. Аста җәйрәп яткан тау үзәнлеген күпмедер вакыт күзәткәннән соң, Муса гәләйһиссәләм: “Эссе кояш астындагы тузанлы юлдан һәм чишмәле инештән башка берни күрмим, кайда икән ул Аллаһның гаделлеге?” – дип аптырап уйлап куюга, еракта бер җайдак пәйда була. Инеш янына килеп җиткәч, җайдак атыннан төшеп, аркасына аскан биштәрен зур таш өстенә куя да чишмә янына барып, кулын-битен юа, су эчә, аннары утырып бераз ял иткәннән соң, атына атланып китеп бара. Таш өстенә куйган капчыгын исә онытып калдыра.
Күп вакыт үтми, юлда сәләмә киемле бер яшүсмер малай күренә. Чишмәдән туйганчы су эчкәч, малай таш өстендә торган биштәрне күреп, шуны аркасына аса да сызгыра-сызгыра сул якка таба илтүче сукмактан сикергәләп китеп, юкка чыга.
Шулай үзәнлекне күзәтеп утыра торгач, Муса гәләйһиссәләм юлда әкрен генә атлап баручы олы яшьтәге бабайны күрә. Бабай да чишмә янына килеп туктый да су эчеп, теге зур таш янына ята (күрәсең, бик арып, ял итәргә булгандыр).
Тагын күпмедер вакыт узгач, беренче булып килгән җайдак җан-фәрманга чабып, кире әйләнеп килә. Атыннан җәһәт кенә сикереп төшкәч, бабайга дәшеп: “Мин менә шушы таш өстендә биштәремне онытып калдырганмын, кайда ул?” – дип сорый. Бабай торып басып: “Бернинди дә биштәр күрмәдем, мин килгәндә таш өстендә берни дә юк иде”, – дип җавап биргәч, теге ир кеше: “Вакыт әле күп үтмәде, синнән башка монда беркем дә булмады, әйт әйдә, минем әйберне кайда яшергәнеңне!” – дип кычкырып, бабайны җилтерәтә башлый. Өлкән кеше ничек кенә акланса да, яшь ир аңа ышанмыйча: “Бир әйдә биштәремне! Анда минем бар булган акчаларым салынган иде! Бик зур күләмдәге акча!” – дип акырып, бабайны кыйный ук башлый.
Бабай һаман да: “Берни күрмәдем, белмим!” – диеп тәкрарласа да яшь ир тынычлана алмыйча өлкән кешене кыйнавын дәвам итә, ахыр чиктә исә кызып китеп, аны сугып ега һәм бабай башы белән ташка бәрелеп, җан бирә.
Бу хәлне күзәтеп торган Муса гәләйһиссәләм шакката, һәм бераздан хушына килгәч, Аллаһка мөрәҗәгать итеп әйтә:
– Йә бөек Раббым! Мин бит Синнән олуг Гаделлегеңне күрсәтүеңне үтенгән идем! Ә биредә бер гаепсез кеше үтерелде... Шушы булдымы инде Синең гаделлегең?!
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә пәйгамбәренә болай җавап бирә:
– Бу җайдак аның биштәрен алып киткән малайның әтисеннән кайчандыр әҗәткә акча алган булган. Әтисе үлеп киткәч, шушы ир кеше әҗәтен аның улына кайтарырга тиеш иде, ләкин комсызланып, әлеге зур акчаны үзенә калдырып үзләштерә. Бүген Мин шул әҗәтне иясенә кайтардым. Бабайга килгәндә, ул яшь вакытта бу җайдакның атасын үтергән була, шуның өчен бер җәза да алмый, һәм менә бүген Минем Гаделлегем илә үзенә тиешле җәзасын ала...
Бу аңлатманы ишетүгә Муса гәләйһиссәләм “Аллаһү әкбәр!” дип сәҗдәгә китә.
Кыскача нәсыйхәт:
Бу тормышта безгә зур гаделсезлек булып күренгән кайбер хәлләр һәм күренешләр була. Асылда исә һәрбер вакыйганың эчендә Аллаһы Тәгалә салып куйган зур хикмәт бар. Читтән ул күренмәскә дә мөмкин, шуңа күрә үзен мөэмин-мөселман санаган һәр кеше бернигә карамастан беркайчан да: “Юк бу дөньяда гаделлек!” – дип әйтергә тиеш түгел. Дөрестән дә, Аллаһ Гадел, һәм Аңа иман китергән кешеләр моңа һич тә шикләнмичә ихлас ышанырга тиеш. Ни булса да: “Димәк, Аллаһ шулай теләгән, димәк шулай хәерле”, – дип уйлап, борчылмаска, бар эш-гамәлләребезне Раббыбызга тапшырырга, фәкать Аллаһка гына тәвәккәлләп, гыйбадәт кылып яшәргә кирәк.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар