16+

«Җеннәрне һәм кешеләрне гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым»

Намаз һиҗрәткә хәтле, якынча ел ярым кала, Исра һәм Мигъраҗ кичәсендә фарыз була.

«Җеннәрне һәм кешеләрне гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым»

Намаз һиҗрәткә хәтле, якынча ел ярым кала, Исра һәм Мигъраҗ кичәсендә фарыз була.

Ислам динендә аның дәрәҗәсе бик зур, чөнки намаз – диннең биш баганасының берсе. 

Намаз – Мөхәммәд (с.г.с) әйтеп калдырган иң соңгы васыять. Үләр алдыннан  Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә: «Намазга игътибар итегез һәм колларыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булып, Аллаһның газабыннан сакланыгыз» (Әбү Давыд, № 5156).

Намаз укыган вакытта кеше Аллаһ Тәгаләне мактый, Аны зурлый һәм Аңа дога кыла. Шушы гыйбадәте белән Аллаһ Тәгаләгә буйсынганлыгын белдерә, Аның белән рухи элемтәгә керә һәм Аның ризалыгына вә рәхмәтенә якыная.

Әгәр дә адәм баласы Аллаһ Тәгаләгә буйсынып, Аңа түбәнчелек күрсәтеп намаз укыса, Ул аның гөнаһларын һәм начар гамәлләрен гафу итә. Мөхәммәд (с.г.с): «Сез нәрсә уйлыйсыз, әгәр дә берегезнең ишек төбеннән елга агып, ул кеше анда һәр көнне биш мәртәбә коенса, су аның тәнендә берәр пычрак калдырамы?» – дип сорагач, сәхәбәләр: «Ул су аның тәнендә бернинди дә пычрак калдырмый», – ди. Шуннан соң Мөхәммәд (с.г.с): «Шуның шикелле биш вакыт намаз белән дә Аллаһ Тәгалә гөнаһларны юкка чыгара», – диде (Бохари).

Намаз мөселман җәмгыятен көчәйтә. Араларында ярдәмләшү, кардәшлек кебек яхшы мөнәсәбәтләр урнашуга сәбәп була. Сафка тезелеп укыганга күрә, намаз ислам динендә бөтен кешенең дә бер дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. 

Ислам күзлегеннән караганда, намаз – кешене барлыкка китерүнең һәм аның бу дөньяда яшәвенең төп максаты булып санала. Аллаһ Тәгалә шулай ди:
 «Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым» (Зәрият – 56). Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә Үзенә гыйбадәт кылырга кушып, шулай ди: «Әй кешеләр! Сезне һәм сезгә хәтле булган кешеләрне барлыкка китергән Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз (буйсыныгыз)! Бәлки сез тәкъва булырсыз (Аллаһның әмерен үтәп, гөнаһлардан тыелып, Аның газабыннан сакланучылардан булырсыз)»  (Бәкара – 21).

Әгәр дә кеше намазны ихластан укыса, ул аның әхлагын яхшы якка үзгәртә һәм гөнаһлы гамәлләрдән туктата. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Намаз укы, дөреслектә, намаз бозык һәм начар гамәлләрдән тыя» (Гәнкәбүт – 45).

Шулай ук намаз кешенең бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булуының һәм уңышка ирешүенең сәбәбе булып тора. 
Әгәр дә кеше намазны ихластан, асыл мәгънәсен аңлап укыса, ул намазы аны дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә, эч пошудан арындыра һәм күңелен тынычландыра. 

Намазның мөһимлеген аңлатып, Аллаһ Тәгалә Коръәндә 83 мәртәбә аны укырга әмер итә. Шуңа күрә дә кыямәт көнендә иң беренче сорала торган нәрсә намаз булачак. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кыямәт көнендә кешедән иң беренче эш итеп намаз турында сораячаклар. Әгәр дә ул яхшы (җиренә җиткереп укылган) булса, аның бөтен гамәле дә яхшы була, әгәр дә ул начар булса (укылмаган), аның бөтен гамәле дә начар булачак» (Табарани).

Намаз уку шундый зур дәрәҗәгә ия булуына карамастан, үзләрен мөселманга санаучы кайбер кешеләр аңа салкын карый. Намаз укымауларын эш күплеге һәм вакыт юклыгы белән аклыйлар. Алар фикеренчә, намаз эшне калдыра, шуңа күрә аны лаеклы ялга – пенсиягә чыккач кына укырга мөмкин. Шушы сүзне әйтүче кешеләр нигәдер телевизор карарга, гәҗит укырга, компьютер каршында утырырга вакыт таба, бу аларның нигәдер эшен калдырмый, ә намазга килгәндә аларның вакытлары юк. Ул булдыра алмаслык авыр бер йөк булып санала. Әгәр дә кеше намаз акча эшләргә комачаулый, тормышны артка сөйри дип уйласа, мин аларга Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә бу хакта әйткән сүзләрен китерәм. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Гаиләңә намаз укырга әмер ит һәм аңа карата сабыр бул. Без синнән ризык сорамыйбыз, ә Үзебез сине ризыкландырабыз. Мактаулы ахыргы нәтиҗә кыямәт көнендә тәкъвалык өчен булачак» (Таһә – 132). Аллаһ Тәгалә бу аятьтә, безнең телдә әйтсәк, «намаз уку сәбәпле ризык тапмаячакмын, эшем бармаячак дип кайгырма, ризык белән сине Мин тәэмин итәм» дигән мәгънәне аңлата.

Намаз укырга вакытым юк, эшлисе бар дип әйтүче кешеләргә Мөхәммәд (с.г.с)нең бер хәдисен дә җавап итеп китерергә була. Ул Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен китереп шулай ди: «Әй Адәм баласы! Үз вакытыңны Миңа гыйбадәт кылуга багышла, күңелеңне байлык хисе белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатырмын. Әгәр дә син Миңа гыйбадәт кылмасаң, ике кулыңны эш белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатмам» (Тирмизи, 2466).

Кайбер кешеләр «гөнаһ ул – Аллаһ Тәгалә тыйган начар гамәлләрне кылу» гына дип уйлый. Бу фикер бик үк дөрес түгел. Гөнаһка шулай ук Аллаһ Тәгаләнең әмерләрен үтәмәү дә керә.  Биш вакыт намаз Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә әйткән әмере, әгәр дә кеше аны укымаса яки калдырса, ул үзен Аллаһның ачуына һәм газабына дучар итә. Ул кешегә бик зур гөнаһ языла. Аллаһ Тәгалә биш вакыт намаз укымаучы, аны укып та калдыручы кешеләр турында шулай ди: «Алардан соң бер буын килде. Алар намазны югалтты (укымый башлады) һәм нәфес теләгән нәрсәләргә иярде. Алар (җәһәннәмдәге) «гай» үзәненә керәчәк (59). Мәгәр тәүбә кылган, иман китергән һәм яхшы гамәл кылганнар гына газапка дучар булмаячак. Алар җәннәткә керәчәк һәм аларга әз генә дә  гаделсезлек кылынмаячак» (Мәрьям: 59 – 60).

Аллаһ Тәгалә һәр барчабызга да намазның мөһимлеген аңлап, үлем килгәнчегә хәтле аны укырга ярдәм итсен.

Алмаз хәзрәт Сафин 
Фото: freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading