16+

Фитыр сәдакасы кемнәргә тиеш?

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

Фитыр сәдакасы кемнәргә тиеш?

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

– Ни өчен фитырны рамазан аеның соңгы көннәрендә бирергә кирәк?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча, аны рамазан ае керүгә дә, ай дәвамында да бирергә ярый. Әмма иң хәерлесе – Ураза гаете көнне бирү. Пәйгамбәребез фитырны, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне тамаклары тук булсын дип, гает намазына барган вакытта биргән. Иң мөһиме – Ураза гаете укылганчы биреп калырга ашыгыгыз. Гает намазыннан соң ул гади сәдака санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем фитыр сәдакасын гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьлаучы кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем аны гает намазыннан соң бирсә, ул гади бер сәдака гына булачак» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).

– Фитыр сәдакасын бирмичә, уразаң кабул булмый дигән сүз ул каян килеп чыккан?
– Кабул булмый дип әйтү бик үк дөрес түгел. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була. Габдуллаһ ибен Габбәс исемле бер сәхабә әйтте: «Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучы кешене мәгънәсез буш сүздән, оятсыз, сүгенү сүзләрдән пакьлау һәм мохтаҗ кешеләргә ризык булсын өчен түләргә кушты» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).

– Фитыр сәдакасы кемнәргә тиеш?
– Мохтаҗ, фәкыйрь, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, акча эшли алмаучы авыру кешеләргә, пенсиясен җиткерә алмаган әби-бабайларга, бурычка күмелгәннәргә, йорт-куралары янып мохтаҗлык кичерүчеләргә, акча юклыгы сәбәпле үзенең туган ягына кайта алмаучы мосафирга бирәләр. Кемнең сәдакага мохтаҗ булуын үзең белеп, күреп торасың бит. Шуларга бирсәгез дә була.

– Мәчеткә генә бирсәң?..
– Мәчеткә биргән очракта, бездә аның өчен аерым тартма тора, ул акчаны мәчет кирәк-яракларына, чыгымнарына: ут-суына, газына түләмибез. Рамазан ае ахырында мохтаҗ кешеләргә таратабыз.

Фото:freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading