Аллаһы Тәгалә дин хөкемнәрен кешеләр имин, рәхәт тормышта яшәсеннәр өчен иңдергән. Бу кагыйдәләр мәчет һәм намаз белән генә чикләнми, ә тормышның бар якларын да биләп ала.
Шулай ук җәмгыятьнең төп асылы булган гаиләдә бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, ничек бәхетле яшәргә икәнен дә динебез өйрәтә. Коръәннең күп кенә аятьләрендә һәм хәдисләрдә шул хакта киңәшләр бар, һәм без аларны укып, фикерләп, тормышта куллана алсак, гаиләбездә күп кенә проблемаларны булдырудан сакланып кала алачакбыз.
Гадәттә, яңа гына гаилә корган парлар бер-берсенең кимчелекләрен күрә башлыйлар, кеше күзеннән яшерелгән гаурәтләре дә ачыла бара. Шул сәбәпле, бер-берсенә һөҗүм башлана: “Шуны да белмисең, гади генә нәрсәне дә эшләп бирә алмыйсың, син – шундый, син – мондый”. Ягъни бер-берсенең ошамаган якларын гына күреп, тәнкыйть күзлегеннән генә карый башлыйлар. Динебез бу проблеманы хәл итүнең гади бер ысулын тәкъдим итә. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Әгәр иманлы ир иманлы хатынының бер ягын ошатмаса, аның уңай булган икенче ягын күреп риза булыр”, – дигән (Мөслим риваяте). Менә бу хәдис безне үз парыбызның ошамаган якларына күз йомып, уңай якларына игътибар юнәлтергә чакыра.
Әйе, зур хаталар, гөнаһлы гамәлләрен күрсәк, моңа, һичшиксез, күз йомарга ярамый, киресенчә, дәвасын кулланырга ашыгырга кирәк. Матур гына үгет-нәсыйхәт бирергә, гөнаһ кылына торган гаиләдә тынычлык урнаша алмый дип, төп асылны аңлату мөһим. Ә инде дөньяви мәсьәләләрдә – кулдан эш килү-килмәүгә, кайбер холкый сыйфатларга күз йомарга өйрәнеп, сөйгәнебезнең яхшы якларына игътибар бирергә күнексәк, гаиләдә тавыш чыгуга китерә торган бер сәбәпне юк итәрбез. Халыкта шундый бер әйтем бар бит: “Кешедән кимчелек эзли башласаң, күпне табарсың, күңелең төшәр. Яхшы якларын эзләсәң, алары да аз булмас, күңелең күтәрелер”.
Әле тагын шунысы да мөһим: гаиләнең тынычлыгын саклау өчен ирдә дә, хатында да булган хата-кимчелекләрне тышка чыгармау зарур, чөнки Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә ир белән хатын турында әйтә: “Алар – сезгә кием, сез – аларга кием” (“Бәкара” сүрәсе, 187нче аять). Өс киеме салкын көннәрдә тәнебезгә суык үтүдән саклый, тәнебезнең гаурәт җирләрен һәм башка кимчелекләрен яшерә. Менә бу аять тә ир белән хатынга кием булырга, бер-берсендә булган җитешсезлекләрне өйдән урамга чыгармаска, кешеләргә сөйләп йөрмәскә, киресенчә, кием гаурәтне яшергән кебек яшерергә куша.
Ә ул, чынлап та, шулай бит, әгәр дә ир кеше: “Әй, хатын тәмле итеп ашарга да пешерә белми”, – дип, ә хатыны: “Туры итеп кадак та кага белми, бармагына суга-суга кадакны бер кәкрәйтеп, бер турайтып кадаклый”, – дип, бер-берсе турында сүз тарата башласалар, бу һич тә яхшыга китермәс. Әйтик, әти-әниләренә сөйләсәләр, яки дусларына, танышларына әйтсәләр, ә тегеләре инде шул җитешсезлекләрен күрсәтеп, төрттерә үк башласалар, гаиләдә тавыш чыкмый, нәрсә булсын соң?! Без биредә китергән җиңел генә мисалларда ул танышларның шул елмаю катыш төрттерүләре белән үтеп тә китәр, бәлки, артык тавыш та чыкмас. Ә инде җитдирәк мәсьәләләрдә өйдә булган серләр тышка чыкса, гаиләнең таркалуына китерергә мөмкин.
Коръәндә әйтелгәнчә, тормышта ир белән хатын бер-берсенә кием булып торсалар, калын тун үзәккә үткеч кышкы суыктан саклагандай, бер-берсен яклап-саклап чыксалар, һичшиксез, араларына читләр сүзен кертмичә һәм өйдәге сүп-чарны тышка чыгармыйча, гаиләдәге тотрыклылыкны, тынычлыкны саклап кала алачаклар.
Шуны да онытмаска кирәк: беребез дә идеал түгел, гадәттә, кешенең кимчелекләрен эзләүчеләрнең үзләрендә дә җитешсезлекләр бик күп була, Пәйгамбәребез дә: “Һәрбер Адәм баласы хаталы, әмма аларның иң хәерлесе – тәүбә кылучылары”, – дип әйткән бит (Тирмизи риваяте).
Һәрберебезгә ялгышу хас, һәрберебез кимчелекле, әмма үзебезнең шул хаталарны танып, гөнаһлы гамәл булса, тәүбәгә килеп, яхшы якка үзгәрергә тырышсак, тормышыбыз ямьләнер.
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар