16+

Иман тәмен ничек тоярга?

Кыямәт көнендә разый буласыбыз килсә, әлеге сүзне әйтик: رَضيـتُ بِاللهِ رَبَّـاً وَبِالإسْلامِ ديـناً وَبِمُحَـمَّدٍ نَبِيّـاً

Иман тәмен ничек тоярга?

Кыямәт көнендә разый буласыбыз килсә, әлеге сүзне әйтик: رَضيـتُ بِاللهِ رَبَّـاً وَبِالإسْلامِ ديـناً وَبِمُحَـمَّدٍ نَبِيّـاً

“Радыйту билләәһи раббән, вә бил-исләәми диинән, вә бимухәммәдин (салләллааһу галәйһи вә сәлләм) нәбиййән”.
Мәгънәсе: “Аллаһымнан – Раббым, Исламнан – динем, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән Пәйгамбәрем буларак разыймын”.

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә вәгъдә бирде: иртән яки кич бу сүзләрне өчәр тапкыр әйтүче һәр кеше кыямәт көнендә разый хәлдә булыр”, – дигән.

Дәһшәтле кыямәт көнендә һәркем үзенә котылу чарасы эзләгәндә разый, ягъни имин хәлдә булу зур нигъмәт булыр. Моны аңлау авыр, әлбәттә, чөнки адәм баласы хисап көне галәмәтләрен күз алдына китерә алмый. Соңгы барачак урыны җәннәтме яки җәһәннәмме булуын, үлчәүләргә салынган гамәлләренең кайсы авыр килүен белмичә билгесезлектә торган кеше өчен бу дөньяда ихлас күңелдән күпләп әйткән зикерләре, хәмед-сәналәре олуг бер бүләк булачак. 

Берьюлы Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән кыямәт көнендә иң олуг дәрәҗәләрдә булучы кеше хакында сораганнар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Раббыларын даими рәвештә зикер кылучы ирләр һәм хатын-кызлар”, – дип җавап кайтарган (имамнар Әт-Тирмизи, Әхмәд).

Зикер сүзләре әйтүнең файдаларын бу дөньяда ук күрергә мөмкин. Расүлебезнең хәдисләрендә килгәнчә, зикер әйтү күңелгә тынычлык иңдерә, ризыгыбызны киң кыла, төрле золымнардан, хәвеф-хәтәрләрдән, зәхмәтләрдән саклый. Моннан тыш, зикер сүзләрен әйтү иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе ул. Намаз һәм Коръән укуны госел-тәһарәтсез башкара алмыйбыз, әмма зикер сүзләрен әйтер өчен госел һәм тәһарәтнең булуы шарт түгел. Димәк, “Ләә иләәһә илләллааһ”, “Сүбехәналлааһ”, “Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм” (“з” хәрефе сакау итеп укыла) сүзләрен әйтүне гадәткә кертеп, аларны каядыр барганда да, өйдәге эшләребезне эшләгәндә дә әйтә алабыз.

Югарыда искә алынган хәдискә әйләнеп кайтып, шуны әйтик: күп хәдисләрдә бу сүзләрне әйтүнең фазыйләте хакында искә алына. Аларда бу сүзләрне әйтүчегә Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен күрсәтер, икенче бер хәдистә ул кешенең гөнаһлары кичерелер, тагы бер хәдистә ул кеше җәннәтле булыр, диелә.

Иманның ләззәте бар. Күңелләре иман белән тулган, Аллаһны һәрдаим искә алып, зикер кылып яшәгән кеше әлеге ләззәтне тоя алачак. Бу хис башка берни белән дә чагыштыра торган түгел, чөнки иман адәм баласы өчен иң кадерле нигъмәт ул. Ул булмаса, башка нигъмәтләрнең кыйммәте дә, рәхәте дә юк. 

Ибне Габбастан риваять ителгән хәдистә Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһымнан – Раббым, Исламнан – динем, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән Пәйгамбәрем буларак разыймын”, – дип әйткән кеше иманның тәмен тойды”, – дигән (имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). 

Һәрберебезгә дә иман тәмен тоеп, фани дөньядан мөэмин булган хәлдә китү, кыямәт көнендә Раббыбызның рәхмәтенә ирешеп, гөнаһларыбыз ярлыкану һәм үз халәтебездән разый булган хәлдә калу насыйп булса иде.

Айсылу Юлдашева

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading