“Гөнаһ” ул – Аллаһы Тәгалә тыйган һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм эшләргә кушмаган ниндидер начар гамәл.
Аллаһ тыйган нәрсәләрне эшләү гөнаһ булып санала. Гөнаһ кылу кешенең җанына һәм тәненә зыян салып, аңа бу дөньяда гына түгел, мәңгелек ахирәт тормышында да зарар китерә, чөнки гөнаһ кылган өчен кеше ахирәттә җәһәннәмгә эләгергә мөмкин.
Кайбер кешеләр, ислам шәригате буенча тыелган, ягъни хәрам булган гамәлләрне эшләмәвен искәртеп: “Минем бер гөнаһым да юк!” – дип әйтә. Әмма динебездә Аллаһы Тәгалә кушкан (фарыз иткән) гамәлләрне үтәмәү, мәсәлән, намаз укымау, мөмкинлеге була торып та ураза тотмау яки зәкәт бирмәү дә гөнаһ булып санала.
Ислам галимнәре гөнаһларны “зур” һәм “кечкенә” төрләргә бүлә. Кечкенә гөнаһлар кешенең әдәпсезлек, тәрбиясезлек күрсәтүе белән бәйле, мәсәлән, рөхсәтсез ике кеше арасына утыру, ике кешенең өченчесе янында үзара гына пышылдап сөйләшү, кеше алдында борын актару, кыйбла ягына юнәлеп йомыш үтәү, алтын һәм көмеш савытлардан ашау яки эчү, ир кешеләргә алтын балдак һәм ефәк кием киеп йөрү һәм башкалар. Шундый гөнаһлар кешенең ниндидер яхшы, изге гамәлләре кылуы сәбәпле кичерелеп, гамәл дәфтәреннән сөртелергә мөмкин. Ә менә зур гөнаһларга килгәндә, аларның кичерелүе кешенең тәүбәсенә, ягъни ихлас үкенеп Аллаһтан гафу үтенүенә бәйле.
Ислам динендә зур гөнаһлар рәтенә шундый гамәлләр кертелә:
- Ширек, ягъни кемнедер яки нәрсәнедер Аллаһка тиңдәш кылу.
- Намаз укымау (балигълыкка ирешкән, үз акылында булган мөселман өчен намаз уку катгый фарыз гамәл булып санала).
- Сәбәпсез җомга намазына йөрмәү.
- Тиешле була торып та зәкәт түләмәү.
- Мөмкинлек була торып та рамазан аенда ураза тотмау.
- Сихер, бозым салу һәм күрәзәчелек белән шөгыльләнү, моны өйрәнү һәм куллану.
- Сихерчеләр һәм күрәзәчеләр янына бару, алар белән уртак эш башкару, күрәзәчеләр әйткәненә ышану.
- Гайбәт сөйләү һәм яла ягу.
- Аңлы рәвештә, явыз ният белән кеше үтерү.
- Үз-үзеңә кул салу (кеше үтерүгә тиңләшә).
- Зина кылу, ягъни никахтан тыш җенси мөнәсәбәткә керү.
- Хатынның хайз (күрем күрү) һәм нифас (бала тапканнан соң 40 көн) хәлендә булган чакта аның белән якынлык кылу.
- Намуслы, чиста күңелле хатын-кызны хаксыз рәвештә зинада гаепләү.
- Ливата, ягъни табигый булмаган җенси якынлык, мәсәлән, бер җенестәге кешеләрнең җенси мөнәсәбәткә керү (гомосексуализм), хайваннар белән җенси мөнәсәбәткә керү һәм башкалар.
- Сәүдәдә алдалап үлчәү.
- Риба, ягъни процент билгеләп акча бирү яки алу, процентлы килешүдә шаһит булу (бу төргә банк операцияләре дә керә).
- Хәрам ризык ашау.
- Хәмер эчү һәм шулай ук акылны томаландыра торган наркотик, психотроп препаратлар кебек башка хәрам матдәләр куллану.
- Урлау, талау.
- Алдалау һәм ялган шаһитлек яки шаһит булуыңны яшерү.
- Вәгъдәне бозу.
- Ришвәт алу һәм бирү.
- Комарлы (отышлы) уеннар уйнау.
- Яу кырыннан качу.
- Ятим малын үзләштерү.
- Ата-анага итагать итмәү, аларга каршы чыгу.
- Җитәкченең аның кул астындагы кешеләрне җәберләү, рәнҗетү.
- Үзеңне Аллаһ җәзасыннан имин дип санау.
- Аллаһ рәхмәтеннән өмет өзү.
- Мөртәт булу (мөселман булып та ислам диненнән ваз кичү).
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар