16+

Кабер ташына аятьләр язарга ярыймы?

Газета укучыларыбызның зират әдәпләре мәсьәләсенә кагылышлы сорауларына “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

Кабер ташына аятьләр язарга ярыймы?

Газета укучыларыбызның зират әдәпләре мәсьәләсенә кагылышлы сорауларына “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

– Хәзрәт, зиратка еш йөрергә ярыймы? 
– Ислам тарихыннан билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, халык иманга килә генә башлаган вакытта, җаһилият заманыннан калган гадәтләрне кайтармасыннар өчен, башта зиратка йөрүне тыйган булган. Соңрак, алар динне аңлап кабул иткәннән соң, рөхсәт итә. Зират ул үлемне искә ала торган урын. Анда барып, кеше Аллаһ каршына кайту, Аның алдында җавап бирәчәге турында уйлана, гыйбрәт алып кайта. Еш йөрергә ярыймы дигән сорауга кайтсак, моннан зарар юк.

– Зиратка кергәндә нинди дога укырга кирәк? 
– Аллаһ Расүле, зиратка кергәндә, кабер әһелләренә сәлам бирә торган булган. Һәм аның махсус догасы да бар: “Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ” (Аллаһның иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз).

– Кабер ташына аятьләр язарга ярыймы?
– Язу тыелмый, әмма язмасак хәерлерәк. Ни өчен дигәндә, кабер ташының алдагы язмышын белеп булмый, тарихтан беләбез, аны күпмедер еллардан икенче бер максатлардан кулланырга мөмкиннәр. Тротуар итеп түшәп куйсалар, Аллаһ сакласын аны таптап йөрүдән. Һәм гөнаһы шул аятьне яздырган кешегә булырга мөмкин. Ә ул язылган аятьтән вафат булган кешегә файда да, зыян да юк, шуңа язмау хәерлерәк.

– Кайберәүләр кабер ташына соңгы бүләк дип язалар. Алай язарга кирәкме?
– Бу дөрес әйбер түгел. Аннан кабер иясенә бер савап та бармый. Бүләгебез ул аның өчен һәрдаим дога кылу.  

– Иске ташны, чардуганны алыштырырга ярыймы? Искесен кая куярга?
– Ярый. Искесен икенче бер максаттан куллануның зарары юк.

– Ни өчен кабергә таянырга, утырырга ярамый?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә әйтелә ул, һәм без шуңа таянабыз. Бу кабер иясенә карата хөрмәтсезлек тә булып тора.

– Зиратта урын алып калуга ничек карыйсыз?
– Бу тыелмый, әмма анда кемнең күмеләчәген бер Аллаһ кына белә. Беркем дә кайчан һәм кайда үләчәген дә, кайда җирләнәчәген дә белми.

– Туганнарның, ир белән хатынның бер зиратта күмелүе мәҗбүриме?
– Мәҗбүри түгел. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе – бер, хатыннары икенче зиратка күмелгән.

– Кабер өстенә чәчәк утыртырга яки ваза белән куярга ярыймы?
– Чәчәк утыртсак була, чөнки үсеп утырган чәчәк, үсемлекләр мәеткә тәүбә-истигъфар кылып тора. Әмма алып килеп вазага утырту мөселманнар гадәте түгел.

– Зиратта тагын нәрсә эшләргә рөхсәт ителми?
– Намаз уку, таваф кылу, корбан чалу, бәйрәм ясау, каберләрне таптап йөрү тыела. Шулай ук вафат булган кешедән ярдәм сорарга тиеш түгелбез. Киресенчә, гөнаһларын гафу итсәң иде дип Аллаһтан үзебез аның өчен сорыйк. Нинди генә изге кеше булган булса да, мәет сезгә берничек тә булыша алмый.

– Зиратка теләсә кайсы көнне яки тәүлекнең теләгән бер вакытында барырга ярыймы?
– Тыелган көннәр юк. Зиратка гадәттә төнлә йөрмибез. Әмма башка мөмкинлек булмаганда, әйтик, ерак юлдан кайтып, таң атканчы китәргә кирәк булганда, рөхсәт ителә.

– Кабер ташын ничек куярга, баш очынамы, әллә аяк очынамы?
– Моның да аерым таләпләре юк. Без кабер ташын шушы урында кемнең җирләнүе турында белеп торыр һәм аның өстеннән таптап йөрмәү өчен куябыз. Төрле җирлектә төрлечә куялар аны. Каядыр – баш, каядыр аяк очына. Иң мөһиме – язуы булсын.

– Зиратны чистартырга барганда үзебез белән перчатка, су салып банка алып барабыз. Аларны кире өйгә алып кайтсак буламы?
– Коръәннән дә, хәдисләрдән дә ярамый дигәнне укыганым юк. Бу инде бер ырым-шырым, без мөселманнар аларга ышанырга тиеш түгел. Исраф булмасын өчен кире алып кайтабыз һәм кулланабыз.

– Зиратта очраган кеше белән исәнләшергә ярыймы?
– Ә нишләп ярамасын? Әссәламегаләйкем дип исәнләшү хәерле була.

– Зиратка хатын-кызга бер үзенә генә йөрү тыелмыймы? 
– Рөхсәт ителә, әмма госелле, гаурәтләре капланган булырга тиеш. Ә инде мәетне күмгәндә зиратка барырга кирәк түгел.

– Үлгән кешеләр безнең зиратка килгәнне сизәләрме?  
– Галимнәр арасында төрле фикер бар. Берләре сизәләр ди, икенчеләре моны кире кага. Тик күпчелек алар белеп яталар дигән фикердә. Пәйгамбәребез зиратка алар белән исәнләшеп кергән дидек, димәк, алар безне ишетә, без – юк.

– Кабернең кайсы ягына басып дога кылу дөрес була? 
– Ләхет кыйбла ягында алына. Шуңа күрә кабер өстенә басмыйча гына шул якка карап дога кылсак хәерле була.

– Зиратта сәдака бирергә ярыймы?  
– Әлбәттә, ярый.

- Бер абыстай, зиратта җиләк ашадым дигән иде, ул зыянлыдыр бит?
– Монда да төрле фикер бар. Кабер өстендә үк булмаса, иншәАллаһ, зарары булмас. Ә инде җиләк ашыйм дип каберләр өстен таптап йөрергә кирәкми. Кеше ниндидер авырудан, вируслы инфекциядән вафат булган булса, санитария таләпләреннән чыгып карасак, ул вакытта ярамый.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

12

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading