Ялган хәбәр таратып, кешеләрне адаштырмыйк.
Бу көннәрдә мессенджерларда әлегә кадәр күзгә беркая да чалынмаган хәдис таралды. Имештер, рамазан аенда 15 нче көненнән башлап вакытында укылмаган намазларыбызны түли алабыз. “Безнең 1 көнгә 17 рәкәгать фарыз намазларыбыз бар. Кем дә кем шул изге рамазан шәриф аенда вакытында укылмый калган фарыз намазларын укыса, шушы укыган намазлары Кадер киченә туры килсә, Аллаһы Тәгалә, 1000 ай бер көн дә калдырмыйча намаз укыган савабын бирермен, дигән. Хак Раббыбызның вәгъдәсе бар икән, 1000 ай елга әйләндергәндә – 83 ел да 4 ай тәшкил итә. Сәхәр ашаганнан соң, иртә намазына кадәр аерым ният белән 17 сен бергә җыеп укырга була”. Шик уяткан бу хәдискә ачыклык кертүне сорап, без Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматовка мөрәҗәгать иттек.
– Хәзрәт, бу хәдис дөреслеккә туры киләме?
– Мондый хәдис юк. Бу – ялган. Казага калган намазларны һәрберсен аерым-аерым укырга кирәк. Кадер киче белән җомгага туры килсә дә, фарыз намазларга бернинди дә ташлама юк. Кадер киченең аның үз фазыйләтләре бар. “Әл-Кадер” сүрәсендә: “Бу кичә мең айдан да хәерлерәк һәм савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә. Әмма ул башка гыйбадәтләрне, әйтик каза намазларын, каза уразаларын алмаштырмый. Әлегә кадәр укымаган намазларын каза кыласы була.
– Димәк, бу хәбәрне тарату да гөнаһ?
– Ялган хәбәр таратып, без кешеләрне адаштырабыз булып чыга, һәм ул динебездә тыела.
– Рамазанда һәм гомумән башка вакытта да еллар дәвамында казага калган намазларга өстенлек бирергәме, әллә нәфел намазларынамы?
– Казага калган намазларга һичшиксез игътибар бирергә кирәк, чөнки алар – фарыз намазлар. Шул ук вакытта нәфел намазлардан да баш тартырга ярамый. Әйтик, тәхәҗҗүд намазын гына алыйк. Аны ике дә, дүрт, алты, сигез рәкәгать итеп тә укырга була. Кайбер галимнәр фикеренчә, тәхәҗҗүдне ике рәкәгать итеп укып, калган вакытта казага калган намазларны укырга мөмкин. Духа һәм башка нәфел намазларын да шулай ике генә рәкәгать итеп укыса, казаларын да укырга өлгерә.
– Хәзрәт, рамазан ае тәмамланырга берничә генә көн калып бара. Гаеткә ничек әзерләнергә тиешбез?
– Рамазан ае ул – мәдрәсә дибез. Бу айда вакытны бушка уздырмаска, күбрәк Коръән, нәфел намазлар укырга, телебезне гайбәт сүзләрдән сакларга, мөмкин кадәр күп итеп саваплы гамәлләр эшләргә тырыштык. Мәдрәсәдә тәүге көннән үк тырышып укып киткән кебек, без дә гаеткә әзерлекне беренче көннән үк башладык: ураза тоттык, Коръән һәм тәравихларны укыдык. Һәм менә тиздән диплом алыр көн – Ураза гаете җитәчәк. Бу көн бөтен кеше өчен дә бәйрәм һәм алар аны бертөсле итеп – сөенеп уздырырга тиеш. Шуңа да динебездә, гает алдыннан мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнү мөмкинлеген тудыру өчен, фитр сәдакасын бирү кебек ваҗиб гамәл бар. Янәшәгездә мохтаҗлар булмаса, фитрны мәчетләргә тапшыра аласыз. Анда бу сәдака өчен аерым тартма куела, чөнки ул фәкать мохтаҗларга гына бирелә, фитрны мәчет кирәк-ярагына тотарга ярамый. Имамнар аны таратып өлгерсен өчен, гаеткә кадәр бирергә тырышыгыз. Гаетне гадәти бәйрәмнәр кебек үк олылап, зурлап әзерләнеп үткәрүне гадәткә кертсәк иде. Башка бәйрәмнәрдә бүләкләр алабыз, мул табыннар корабыз, туганнарны, дусларны чакырабыз, күчтәнәчләр таратабыз, үзебезгә яңа киемнәр алабыз. Гаетне дә шулай бәйрәм рухында билгеләп үтик. Гает намазына мәчеткә госелләнеп, ислемай сибеп, чиста матур киемнәребезне киеп, мөмкин булганча җәяү килик. Шуны искәртергә кирәк: гает намазына килгәч, мәчет намазы укылмый. Гает намазына кадәр башка намазлар уку мәкрух булып тора.
Бу көнне зиратка барып, әрвахлар рухына дога кылу, чишмәләрне чистарту кебек гамәлләр дә нур өстенә нур булыр.
– Әңгәмәбез ахырында шәүвәл ае уразасы турында да искәртеп узсагыз иде.
– Гаеттән соң шәүвәл аена аяк басабыз. Аның икенче көненнән шәүвәл аеның алты көн уразасын тота башларга була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “Кем рамазан ае уразасыннан соң шәүвәл аенда өстәмә алты көн ураза тотса – ел буе ураза тоткан кебек булыр”, – диелә. Шәүвәл уразасын рәттән дә, ай буена бүлеп тә тотарга мөмкин. Иң мөһиме – ай тәмамланганчы тотып бетерергә. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән рамазан ае уразасын да, шәүвәл аеныкын да исән-сау тотып чыгарга насыйп булсын.
30 март көнне Ураза гаете Татарстанның шәһәр мәчетләрендә иртәнге сәгать 6.30да Коръән аятьләрен укып башланачак һәм сәгать 7.00дә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы сәгать 7.30да укылачак.
Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар