16+

«Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк»

Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кадер кичен...

«Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк»

Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кадер кичен...

- Мәхмүт хәзрәт, ни өчен Кадер кичәсенең төгәл көне юк?
- Аның үзенә күрә бер хикмәте бар. Кадер киченең максаты да Рамазан аендагы һәр кичне гыйбадәтләр белән үткәрергә өндәү. Әлеге кичәнең төгәл көнен әйтеп куйсалар, кешеләр шул көнне генә гыйбадәттә булыр иде. Алтын-көмешне дә бит күз алдында тотмыйбыз, аны каядыр яшереп куябыз. Юлга чәчеп куйсак, аны башкалар күреп, алып та китәрләр иде. Шуның кебек Кадер кичәсе дә яшереп куелган һәм аны Рамазан аеның соңгы ун көненнән эзләргә кирәк. Кадер кичәсе Рамазан аеның 26 нчы киченнән 27сенә, ягъни Милади ел буенча быел 15 августка туры килә.
- Кайберәүләр, ул көн бигрәк тә матур, тыныч була, яңгыр да, кар да яумый, диләр. Табигатькә карап кына аның төгәл көнен чамалап буламы?
- Кадер кичәсе көнне, гадәттә, аяз була, бернинди тавыш та булмый, җил дә исми, эт тә өрми, кошлар да сайрамый. Кадер кичәсе таңында кояш та ап-ак булып чыга. Бу билгеләр Кадер кичәсе көнен күрсәтә.
- Кадер кичәсендә нәрсәләр эшләргә, нинди догалар укырга кирәк?
- Бу кичә мең айдан да хәерлерәк һәм савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Шуңа да Рамазан аеның соңгы көннәрендә төннәрен уяу торып, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, барча гөнаһларыбыздан тәүбә-истигъфар кылып, намазларыбызны укырга тиешбез. Аллаһка зикер әйтү, Коръән уку нәсыйхәт ителә. «Әй Аллаһ, Син - Гафу итүче. Мине гафу ит, гөнаһларымнан ярлыка» дип дога кылыйк.
- Игътикаф кылу нәрсә соң ул?
- Игътикаф кылу ул- дөньядан ваз кичеп, мәчеттә бикләнеп, гыйбадәт кылу. Гадәттә, ирләр - мәчеттә, ә хатын-кыз өйдә игътикаф кыла. Бу, әлбәттә, мәҗбүри түгел.
- Кадер кичәсендә кешенең алдагы бер еллык тәкъдире языла, диләр. Бу хакмы?
- Хәдисләрдән аңлашылганча, бу кичне кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә үтәлсен дип иңдерелә. Шуңа да адәм баласы, үзенә бер еллык күркәм бер тәкъдир иңсен өчен, елы бәла-казаларсыз үтсенгә, бу төнгә игътибарлы булсын иде. Аллаһы Тәгалә олылаган бер әйбергә хөрмәт күрсәтү үзе хөрмәтле булуга этәрә. Аллаһы Тәгалә каршында игелек иткән кеше исә күркәм тәкъдиргә ия булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading