16+

Коръәндә нинди хайваннар искә алына?

Коръәндә хайван исемнәре белән аталган сүрәләр бар: «Әл-Бәкара» (Сыер), «Әл-Әнгам» (Терлек), «Әл-Ганкәбүүт» (Үрмәкүч), «Әл-Фил» (Фил), «Ән-Нәхл» (Бал кортлары), «Ән-Нәмл» (Кырмыскалар), «Әл-Гәәдийәәт» (Чабып баручы атлар) сүрәләре.

Коръәндә нинди хайваннар искә алына?

Коръәндә хайван исемнәре белән аталган сүрәләр бар: «Әл-Бәкара» (Сыер), «Әл-Әнгам» (Терлек), «Әл-Ганкәбүүт» (Үрмәкүч), «Әл-Фил» (Фил), «Ән-Нәхл» (Бал кортлары), «Ән-Нәмл» (Кырмыскалар), «Әл-Гәәдийәәт» (Чабып баручы атлар) сүрәләре.

Коръән аятьләрендә искә алынган кайбер хайваннар:

(Расүлем!) Синең Раббың бал кортына вәхи итте: «Тауларда, агачларда һәм (кешеләр төзегән) корылмаларда оялар кор (16:68).

«И, Йосыф! Җиде арык сыерны ашаган җиде көр сыер хакында безгә хөкем бир, һәм җиде яшел башак белән җиде коп-коры булган бүтәннәре (хакында да безгә хәбәр ит) (12:46).  „Раббыңның фил ияләренә ни кылганын күрмәдеңме?“ (105:1).

„(Потларга табынып һәм аларның ярдәмнәренә өмет итеп) Аллаһтан башка дуслар алган (мөшрик) кешеләрнең (көчсез һәм көлке) хәле (дошманнарыннан сакланыр өчен һәм эчендә сыеныр өчен үзенә) бер өй ясаган үрмәкүчнең хәле кебек. Хәлбуки, өйләрнең иң зәгыйфе — үрмәкүчнең өе бит. Әгәр алар белсәләр иде“ (29:41). 

„Өсләрендәге кошларны күрмиләрме әллә? Алар канатларын бер ачып, бер җыеп очалар. Канатларын җәйгән һәм җыйган вакытларында аларны Рахманнан башка беркем дә тотмый“ (67:19). 

“Атларны, качырларны һәм ишәкләрне дә атланып йөрүегез һәм җир йөзенә, бигрәк тә хуҗаларына зиннәт булсын дип яралтты. Сез әле белмәгән нәрсәләрне дә Ул яралтты һәм бар итеп тора (16:8). 

«(Шамның) Кырмыскалар белән тулы бер үзәненә барып җиткәч, аларның хөкемдарлары булган бер ана кырмыска: „И, кырмыскалар! Ояларыгызга керегез! Сөләйман галәйһиссәлам һәм аның гаскәрләре сезне абайламыйча таптамасын!“ — диде» (27:18). 

«Диңгезгә ыргытылгач, аны балык йотты» (37:142).

Дин. Фото: ТИ

Гыйбрәт өчен

Имам Әбү Хәнифә янына бер кеше килә һәм: «Кайчандыр мин акчаларымны яшереп куйдым, әмма кая яшергәнемне хәтерләмим. Ярдәм сорап, сезгә килдем», — ди. Әбү Хәнифә: «Өегезгә кайтыгыз да, таң атканчы намазлар укыгыз, байлыкны кая яшергәнегез исегезгә төшәр», — ди. 

Ир-ат өенә кайтып китә дә, имам киңәше буенча намазга баса. Намазга баскач ук, ул акчасын кая яшергәнен исенә төшерә. Тиз генә намазын укып бетереп, акчаларын табып алып кайта. 

Икенче көнне иртән бу кеше янә Әбү Хәнифә янына килә һәм шатлыклы яңалыгын хәбәр итә. Аннан: «Намаз укый башлагач та исемә төшәсен ничек белдегез?» — дип сорый. Әбү Хәнифә исә: «Намазда сезне Иблис тынычлыкта калдырмаячагын, таң атканчыга кадәр намаз укымасагыз иде дип, акчаларыгызны кая яшергәнне исегезгә төшерәчәген белдем», — дип җавап кайтара. 

Дин. Фото: ТИ

Коръән хакында

Коръәнне өйрәнгән һәм өйрәткән мөселманнар иң яхшы мөселманнардан.  Коръәнне укыр өчен бер төркем булып җыелу киңәш ителә. Коръән фәкать уң кул белән генә тотылырга, алынырга һәм бирелергә тиеш.

Хатын-кызлар бала тапканнан соң кырык көн, күрем күрү вакытында, шулай ук ирләр һәм хатыннар җенси мөнәсәбәттә булганнан соң, юынганчыга кадәр, Коръәнгә кагылырга һәм аны укырга тиеш түгелләр.  Коръән укыганда игътибар белән тыңлау һәр мөселман өчен әдәплелек кенә түгел, ә мәҗбүри булып санала. 

Коръәннең сәҗдәгә китүне таләп итүче ундүрт җиренең берсен укыганда аны бер читкәрәк куеп, сәҗдәгә китәргә, аннары укуны дәвам иттерергә кирәк. 

Дин. Фото: ТИ

Хәдис

Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Сез йокыга китү белән, шайтан сезнең баш артыгызда өч төен бәйләп куя. Һәр тиенгә аягы белән типкәләп, ул шуларны пышылдар: „Бу төн синең өчен озын булсын! Тыныч йокла!“. Әмма сез уянып китеп, Аллаһны искә алу белән бер төене чишелер. Әгәр тәһарәт алсагыз, икенчесе чишелер, ә намаз кылганнан соң өченче тиен чишелер. Нәтиҗәдә, мөселман кеше таңны тыныч һәм рәхәт каршылар. Шулай булмаганда кеше арыган һәм изелгән хәлдә, караңгы чырай белән һәм ачулы килеш уяна» (Имам Бохари).

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading