16+

Ир-атларны – хатын-кыз, ә хатын-кызларны ирләр укыта аламы?

Ислам динендә гыйлем алуның фазыйләтләре турында "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

Ир-атларны – хатын-кыз, ә хатын-кызларны ирләр укыта аламы?

Ислам динендә гыйлем алуның фазыйләтләре турында "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

Файдалы гыйлемне яшерү – зур гөнаһ.

- Хәзрәт, Коръәннән иңгән иң беренче аять тә гыйлем алу турында бит?
- Әйе, җитмештән артык аятьтә искә алына ул. Аллаһы Тәгалә “Галәк” сүрәсенең беренче биш аятендә: “Сине юктан бар иткән Раббың исеме белән укы! Ул кешене оешкан каннан бар итте. Укы! Синең Раббың иң юмарт зат. Ул каләм белән язарга өйрәтте. Ул кешегә белмәгән нәрсәләрне өйрәтте”, – ди. Шушы аять аркылы Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлем алырга өнди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә үзенең хәдисләрендә гыйлем алуның фазыйләтен аңлата: «Кем дә кем гыйлем эзләп юлга чыкса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәткә юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Күктәге һәм җирдәге җан ияләре, хәтта судагы балыклар да Аллаһтан гыйлем иясен гафу итүне сорыйлар. Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр мирас итеп динар һәм дирһәм акчалар түгел, бары тик дини гыйлемне генә калдырды. Кем дә кем ул гыйлемне алса, үзенә бик зур байлык алган була» (Тирмизи). Мула Гали Кари исемле галим: “Хәдистә килгән “гыйлем” сүзе дин белән бәйле бөтен гыйлем төрләрен: кечкенәсен дә, зурысын да үз эченә ала”, – диде. Дини гыйлем кешене тәртипкә һәм әхлакка өйрәтә, изгелеккә өнди һәм гамәл-гыйбадәтне дөрес итеп кылырга ярдәм итә. Ләкин бу дөньяви гыйлем алмаска кирәк түгел дигән сүз түгел. Мөселман кеше тормышны алып барырга, акча эшләргә ярдәм итүче дөньяви гыйлемнәрне дә өйрәнергә тиеш. Әгәр дә дөньяви гыйлемне Аллаһ ризалыгын өмет итеп өйрәнсә, аңа шуның өчен әҗер-савап булачак.

- Гыйлем алу мәсьәләсендә иң мөһиме нәрсә?
- Файдалы гыйлем өйрәнү, чөнки аның файдасызлары да булырга мөмкин. Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм  һәрдаим: “Йа Аллаһ! Мин синнән файдалы гыйлем, яхшы ризык һәм кабул кылынган гамәл сорыйм”, – дип дога кылган (Ибен Мәҗәһ).

- Кыямәт көнендә дини гыйлем алу-алмау турында соралачакбызмы соң?
- Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә гыйлем алу турында түгел, ә өйрәнгән гыйлем белән гамәл кылу турында сораячак. Аллаһ Илчесе: “Кыямәт көнендә адәм баласының аяк табаны гомерен ничек уздыруы, өйрәнгән дини гыйлеме белән нинди гамәл кылуы, байлыгын ничек табуы һәм нәрсәгә сарыф итүе һәм тәнен нәрсәдә куллануы хакында соралмыйча торып урыныннан кузгалмас” (Тирмизи). Хәдистән аңлашылганча, һәр кешегә кыямәт көнендә дүрт төрле сорау биреләчәк. Беренчесе –уздырган гомере турында. Аллаһы Тәгалә һәр кешедән балигълык яшеннән алып ләхеткә кергәнгә хәтле гомеренең һәр мизгеле турында сораячак. Гомереңне ничек уздырдың һәм нәрсәгә багышладың? Икенчесе гыйлем турында. Ул өйрәнгән гыйлеме белән җәмгыятькә файда китердеме, әллә инде аны башкалар алдында мактану өчен генә өйрәндеме? Әгәр дини гыйлем алып, белгәне белән гамәл кылмаса, шуның киресен эшләсә, ул гыйлем кыямәт көнендә аңа каршы дәлил булачак. Кыямәт көнендә соралачак өченче сорау байлык белән бәйле. Аллаһы Тәгалә һәр кешедән тапкан һәм сарыф иткән байлыгының һәр тиене турында сораячак. Байлыгын нинди юл белән тапты? Аны нәрсәгә тотты? Дүртенче сорау тән хакында. Кешенең тәне аның милке түгел. Шуңа күрә аңа зыян китерергә һәм аны үзгәртергә ярамый. Хәзерге вакытта безнең җәмгыятьтә кайбер хатын-кызлар иреннәрен күпертә һәм күкрәкләрен зурайта башладылар. Ислам динендә бу катгый рәвештә тыела. Ул шайтан вәсвәсәне бирелеп, аның артыннан иярү. Бу хакта Коръәндә иблис-шайтанның сүзләре китерелә: “ “Мин кешеләргә әмер итәчәкмен һәм алар Аллаһы Тәгалә бар кылган кыяфәтне үзгәртәчәкләр” дип әйтте (“Ниса” сүрәсенең 119 нчы аяте). Аллаһы Тәгалә кешегә тәнне үзгәртеп мактанып йөрү өчен түгел, Үзенә гыйбадәт кылуда куллансын өчен бирде. Шуңа күрә дә Ул һәр кешедән кулларын һәм аякларын, күзләрен һәм колакларын нини гамәлләр кылу өчен куллану хакында сораячак.

- Кеше гыйлемне нинди максат белән алырга тиеш?
- Аллаһның ризалыгына ирешүне һәм җәмгыятькә файда китерүне максат итеп куярга тиешбез. Әгәр дә кеше үзен башкалар алдында галим дип таныту, мактану яки гыйлем ияләре белән бәхәсләшү өчен алса, мондый гыйлемдә хәер-бәрәкәт булмый. Дини гыйлемне шундый максат белән алса, кыямәт көнендә урыны җәһәннәмдә булыр диелә. Шуңа да дин гыйлемен өйрәнгәндә иң мөһим нәрсә – ихлас ният. Пәйгамбәребез: “Кыямәт көнендә җәһәннәм уты өч төрле кеше белән яндырылып җибәреләчәк. Шуның берсе дини гыйлем алып, аны кешеләргә өйрәткән һәм Коръән укыган кеше булачак. Кыямәт көнендә аны Аллаһ каршына алып киләләр. Аллаһ аңа Үзенең нигъмәтләрен искә төшерә башлый һәм ул кеше ул нигъмәтләрне таный. Аллаһы Тәгалә аннан: “Син нинди гамәл кылдың?” – дип сорый. Теге кеше: “Дини гыйлем алдым һәм аны башкаларга өйрәттем, Синең ризалыгың өчен Коръән укыдым”, – диячәк. Аллаһ: “Ялганлыйсың. Гыйлемне галим дип әйтсеннәр өчен генә алдың, ә Коръәнне матур укый дип әйтсеннәр өчен укыдың”, – диячәк. Соңыннан ул кешене башы җиргә тигән килеш җәһәннәмгә сөйрәп баралар һәм шунда аталар” (Мөслим).   Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр: “Кем дә кем Аллаһ ризалыгы өчен өйрәнергә тиешле гыйлемне дөнья байлыгына ирешү өчен өйрәнсә, кыямәт көнендә ул җәннәтнең исен дә тоймаячак”, – дигән (Әбү Давыд).

- Галим кешенең китапларыннан башкалар белем алса, ул аның өчен бетмәс сәдака булып торыр ди. Шуның турында да сөйләгез әле.
– Китап язу, кешеләргә дин гыйлемен өйрәтү яки файдалы башка гыйлемнәрне бирү бик тә саваплы гамәлләрдән санала. Әҗер-савабы кеше үлгәннән соң да аның гамәл дәфтәренә язылып барачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Әгәр дә мөселман кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала барысы да туктый, ягъни әҗер-савап язылмый башлый. Өч төрле гамәл ул “сәдака җәрия, файдалы гыйлем һәм дога кылучы изге бала” (Мөслим).
Сәдака җәрия – туктаусыз савап языла торган гамәл. Моңа җәмгыятькә файда китерүче хәярия эшләре керә: юл салдыру, күпер, мәчет, хастаханә төзетү, агач утырту, кое казыту һәм чишмәләрне чистарту. Файдалы гыйлемгә кешеләргә файда китерүче гыйлемне өйрәтү яки китаплар язу керә. Дога кылучы яхшы бала Аллаһка гыйбадәт кылучы, намаз укучы, ураза тотучы, әти-әнисе өчен дога кылучы бала тәрбияләп үстерүне аңлата. Әнәс ибен Мәлик: “Җиде гамәл өчен кешегә үлгәннән соң да әҗер савап бара: кем дә кем мәчет төзетсә, кешеләр намаз укыган саен аңа әҗер-савап языла. Кем елга суын кешеләр яши торган урынга агызса, кешеләр аннан су эчеп һәм файдаланып торганчы аңа әҗер-савап языла. Кем Коръән бастырса, кешеләр аны укыган саен аңа әҗер-савап языла. Кем дә кем кое казытса, кешеләр аннан су эчкән саен аңа әҗер-савап языла. Кем дә кем агач утыртса, аның җимешләрен кешеләр яки кошлар ашаган саен аңа әҗер-савап языла. Кем дә кем файдалы гыйлем өйрәтеп калдырса, шул гыйлемне башкалар кулланганчыга хәтле аңа әҗер-савап языла. Кем дә кем үзе өчен дога кылучы бала тәрбияләп калдырса, аңа әҗер-савап языла”.

–    Белгән нәрсәне кайберәүләр бүлешергә яратмый бит...
- Ислам дине белгән гыйлемеңне башкаларга өйрәтергә куша. Файдалы гыйлемне яшерү – зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 159 нчы аятендә: “Дөреслектә, кешеләргә Без китапта аңлатканнан соң Без иңдергән ачык дәлилләрне һәм туры юлны яшерүчеләрне Аллаһ һәм ләгънәт кылучы фәрештәләр ләгънәт кыла”, – диде. Шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәр дә: “Кем дә кем берәр гыйлеме турында соралып, аны башкалардан яшерсә, Аллаһы Тәгалә ул кешегә кыямәт көнендә утлы йөгән кидертәчәк”, – дип әйтеп калдырган (Әбү Давыд). Мәсәлән, берәү гыйлем иясеннән намаз уку яки ураза тоту турында сорый, ә тегесе аңа өйрәтми. Яки бер табиб дәвалану юлларын белә, ләкин аны халыктан яшерә ди. Бу да гөнаһ.

- Ир-атларны – хатын-кыз, ә хатын-кызларны ирләр укыта аламы?
- Мөхәммәд пәйгамбәр үзе хатын-кызларга дини дәресләр бирә иде. Әбү Сәгыйд әл-Худри исемле сәхәбә: “Бервакытны хатын-кызлар аңа: “Ир-атлар динне синнән безгә караганда күбрәк өйрәнә. Безгә дә динне аңлату өчен бер көн билгелә әле”, – диделәр. Шуннан Мөхәммәд пәйгамбәр аларга атнаның бер көнен билгеләп, вәгазь укый һәм билгеле бер гамәлләрне әмер итә иде”, – дигән (Бохари) һәм ул ир кешегә хатын-кызларны укыту рөхсәт ителүенә дәлил булып тора. Әдәп-әхлак кагыйдәләре һәм билгеле бер таләпләр үтәлгәндә, ир кеше хатын-кызларны укыта ала. Ул таләпләргә иң беренче чиратта, чит хатын белән аулакта калмау, шаярып сөйләшмәү, хатын-кызның гаурәт урыннары капланган булу кебек шартлар керә. Мөселман хатын-кызның ир-атларны укыту мәсьәләсенә килсәк, дин галимнәре фикеренчә, аңа балигъ булмаган ир балаларны укыту рөхсәт ителә, ә менә ир-атларны укытуы бик үк хупланмый. Фетнәдән имин булу өчен ир-атларны ир кеше укытса хәерлерәк. Ә менә олы яшьтәге хатын-кызлар үзләреннән яшьрәк ирләрне укыта ала, чөнки алар яшьләре олы булу сәбәпле ир-атларга фетнә тудырмыйлар. Аллаһ яхшырак белүче.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading