16+

Мөфтияткә сораулар шактый җыелган

Узган атнада ТР Мөселманнары диния нәзарәте «традицион ислам» хакында төшендерер өчен журналистлар белән очрашу оештырган иде. Әлеге чарада төп чыгыш ясаучылар, журналистларның сорауларына җавап бирүчеләр буларак, ТР мөфтие урынбасары Габдулла Әдһәмов һәм РИУ ректоры урынбасары Рөстәм Батров катнашты.

Узган атнада ТР Мөселманнары диния нәзарәте «традицион ислам» хакында төшендерер өчен журналистлар белән очрашу оештырган иде. Әлеге чарада төп чыгыш ясаучылар, журналистларның сорауларына җавап бирүчеләр буларак, ТР мөфтие урынбасары Габдулла Әдһәмов һәм РИУ ректоры урынбасары Рөстәм Батров катнашты.

Әдһәмов «традиция» сүзенең гарәпчәгә тәрҗемәсе «сөннәт» дигән сүз белән синоним булуы хакында әйтте. «Бу термин динебезгә каршы килми, ә дин белән халыкның гореф-гадәтләрен генә бәйли. Исламга каршы килмәгән гореф-гадәтләрне Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да тыймаганнар. Мәсәлән, никах вакытында мәһәр бирү - гарәпләрнең исламга кадәрге йоласы булган», - диде ул.
Батров исә, үз чыгышында Исламның Әбү-Хәнифә мәзһәбе иң рациональ, милләтара-динара татулыкка өндәүче, килешеп булмый торган мәсьәләләрне Аллаһ хөкеменә калдыра торган мәзһәб икәнен аңлатты. «Сәләфиләр башы яшь малайларга, «менә сиңа Коръән белән сөннәт, син исламны үзең аңлатып йөри аласың», дип, аларның тәкәбберлеге белән уйный. Ә традицион ислам, башта барлык дин галимнәренең фикерләрен укып, нәтиҗә чыгарганчы динне тирәнтен өйрәнергә чакыра. Болгарга сәхабәләр таяк, язу карасы белән каләме һәм чалма алып килгәннәр. Таяк - диннең безгә көчләүсез кертелүе хакында сөйли. Мәсәлән, Төркиягә сәхабәләр кылыч белән барган. Кара белән каләм безне гыйлем эстәргә өнди. Ә чалма - үзенә күрә суфичылык атрибуты. Ул, Адәм баласы кәфенлеген үзенең башына чорнап йөртә, һәрвакыт үлемгә әзер булып тора дигәнне аңлата. Кайбер илләрдә чалма урынына ир-атлар яулык һәм аның өстеннән кулча кияләр», - дип сөйләде Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Батров.
Ахырдан журналистлар «традицион ислам» темасына кагылышы булмаган, мөфтият сәясәтенә караган төрле сораулар яудырырга кереште. «Әл-Ихлас», «Нурулла» мәчетләре тирәсендәге вазгыять телгә алынды. Мөхтәсиб һәм имамнарны кабаттан аттестацияләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Габдулла Әдһәмов әлеге мәсьәләнең һәм мәчетләр белән килешү төзүнең әһәмиятен имамнарны социаль яклау, аларга хезмәт хакы түләүне гамәлгә ашыру максатлары белән бәйле булуын аңлатты. Кайбер журналистлар мөфтиятнең бу гамәлен дин өлкәсендә хакимият вертикале торгызылу буларак кабул ителүен җиткерде. Журналистларның шактый җыелган сораулары булса да, ахыр чиктә нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин конференцияне йомгакларга мәҗбүр булды. Журналистлар шуннан соң үзләрен борчыган сорауларга аерым-аерым җавап ала алдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading