Нәрсә ашыйсыз, җәмәгать? Итегез хәләлме?
Авырып китеп, берәр табибка күренергә барсак һәм ул безне: «Әгәр яшисең килсә, диетага утыр, менә боларны аша, ә менә бу ризык катгый тыела», – дип куркытып чыгарса, без нишлибез?
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Авырып китеп, берәр табибка күренергә барсак һәм ул безне: «Әгәр яшисең килсә, диетага утыр, менә боларны аша, ә менә бу ризык катгый тыела», – дип куркытып чыгарса, без нишлибез?
Әлбәттә, диетага утырабыз, тулысынча үтәп бетерә алмасак та, күп өлешен үтәргә тырышачакбыз. Ни өченме? Әйе, сәламәт булыр өчен, чөнки яшисебез килә.
Раббыбыз да безгә шундый ук диетаны билгеләгән – диндә хәләл һәм харам дигән төшенчәләр бар. Хәләл ризык ашасаң, сәламәт булырсың, файдалы да булыр; ә харам ризык ашасаң, сәламәтлегеңә дә һәм акылыңа да зыян килер, дип кисәтә Ул безне. Әмма безнең бер дә Раббыбыз куйган таләпне үтәп яшисе килми шул. Дингә килеп, намазга басмауның да бер сәбәбе әнә шунда – нәрсә телисең, шуны ашыйсың.
Әмма бернәрсәне аңлап бетермибез: Аллаһ берәр төрле нәрсәдән тыйса, димәк, монда безгә зарар бар. Раббыбыз дуңгыз, үләксә, ерткыч хайван итеннән тыйган икән, димәк, ул хайваннар итендә безнең сәламәтлеккә зыян китерә торган матдәләр бар. Бу уңайдан: бүгенге көндә галимнәр, табиблар ясаган ачышларны интернет челтәрендә күпләп табарга мөмкин. Хәмер һәм акылны ала торган матдәләрне Аллаһы Тәгалә тыйды. Аларның зыянын язып торасы да юк – барыбыз да бик яхшы аңлый. Шуңа да “Җирдә булган хәләл, пакь ризыкларны ашагыз» («Бәкара» сүрәсе, 168нче аять).
Аллаһы Тәгалә безгә авырлык теләми, ә сәламәт булып, изгелек кылып, гыйбадәттә булуыбызны гына тели. Бүгенге көндә күп кенә чирләрдән интегүебезнең төп сәбәбе – дөрес тукланмау, харам ризык куллану.
Ә нинди ризык харам була соң? Коръәнгә күз салсак, Раббыбыз әйтте: «Ләкин кайбер ризыкларны Аллаһы Тәгалә сезгә катгый тыйды. Ул сезгә үләксә (шәргый юл белән чалынмыйча үлгән хайван итен), чалынган хайванның агып чыккан канын, дуңгыз итен (маен, тиресен, йонын, сөяген) һәм Аллаһтан башка илаһиләрнең исемнәре әйтеп чалынган хайван итен харам кылды. Ә кем дә кем, үзе теләмичә, ихтыяҗыннан арттырмыйча, ашамаган хәлдә ачка үлү ихтималы булып, харам ризык ашарга мәҗбүр булса, бу очракта ул гөнаһлы булмас, харам ашаганы өчен кыямәттә җавап бирмәс. Дөреслектә, Аллаһ – мөэминнәрнең гөнаһларын Кичерүче. Ул – аларга бик Рәхимле» («Бәкара» сүрәсе, 173нче аять).
Динебездә «үләксә» дип үзе үлгән яисә шәргый булмаган юл белән чалынган мал итенә әйтелә. «Бисмилляһ Аллаһү Әкбәр» (Аллаһ исеме белән, Аллаһ иң Бөеге) дип әйтеп, шәргый юл белән чалынган мал ите хәләл була. Әгәр дә мал Аллаһны зикер итмичә, начар сүзләр әйтелеп чалынса, бу вакытта аның ите хәләл булмый, чөнки төп шарт үтәлмәгән була. Бездә бит: «Итегез хәләлме?» – дип сорасаң, «Тавык, үрдәк яки каз, сарык ите ничек харам була алсын инде, ул бит дуңгыз түгел, әлбәттә, хәләл», – диләр. Әмма шул каз-үрдәгең дә «Бисмилляһ Аллаһү Әкбәр» дип чалынмаса яки аны Аллаһка ышанмаган, инанмаган кеше чалса, шулай ук хәләл булмый. Шуңа да нинди ит ашавыбызга игътибарлырак булсак иде.
«Дуңгыз итен (маен, тиресен, йонын, сөяген) һәм Аллаһтан башка илаһиларның исемнәре әйтеп чалынган хайван итен харам кылды». Дуңгыз итенең зыяны турында бик күп мәгълүмат бар, бу турыда язуым зур ачыш булмас. Ә менә Аллаһны зикер итмичә, башка илаһлар яки бүтән төрле сүзләр белән хайванны чалырга ярамый, чөнки Раббыбыз мондый итне харам була, диде.
Әмма карагыз: әгәр ачлык заманы килеп, ашарга бернәрсә дә булмаса, ачтан үлү янаса, Раббыбыз: «Ә кем дә кем, үзе теләмичә, ихтыяҗыннан арттырмыйча, ашамаган хәлдә ачка үлү ихтималы булып, хәрәм ризык ашарга мәҗбүр булса, бу очракта ул гөнаһлы булмас», – диде. Аллаһы Тәгалә безгә авырлык теләми һәм без андый хәлдә калсак, гөнаһлы да булмыйбыз. Чөнки «Ул – аларга бик Рәхимле».
Шуны аңлап, истә калдырырга кирәк безгә: Раббыбыз безгә нәрсә генә эшләргә боерса да, анда сәламәтлегебез, акылыбыз, намусыбыз, малыбыз һәм тормышыбыз өчен зур файда ята. Ә берәр нәрсәдән тыйса, димәк, анда безнең өчен зыян бар, моны яшәү дәверендә аңлыйбыз да, күрәбез дә. Чөнки Ул – бөек Хикмәт иясе, тора салып кына безгә нәрсәдер кушып, нәрсәдәндер тыймый, ә бөек бер хикмәт белән эш йөртә. Моны аңлый белергә, кабул итәргә кирәк. Һәм шул вакытта тормышыбыз да уңай якка үзгәрер, ин шәә Аллаһ.
«Әй, иман китерүчеләр! Без сезгә ризык итеп биргән хәләл һәм пакь булган нәрсәләрне ашагыз һәм Аллаһка шөкер итегез, әгәр инде, чынлап та, Аңа гыйбадәт кылучылардан булсагыз» («Бәкара» сүрәсе, 172нче аять).
Раил Фәйзрахманов
Фото: https://ru.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар