Яңа йортка күчү – һәр гаилә өчен зур вакыйга. Нигезнең тыныч һәм бәрәкәтле булу сере нәрсәдә?
“Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шул хакта сөйләшәбез.
– Хәзрәт, дин буенча яңа урынга атнаның кайсы көнендә күчү яки йорт сала башларга ярый?
– Һәрбер көн Аллаһы Тәгаләнең көне. Аның ризалыгы өчен теләсә кайсы көнне сайларга була. Әмма кайбер хәдисләрдә: “Аллаһ җирдә булган бөтен нәрсәне якшәмбе бар итә башлаган. Йорт җиткезүне якшәмбе башлау яхшы дигән фикер бар. Әмма бу төп-төгәл якшәмбе генә ярый дигән сүз түгел.
– Нигезгә акча салып калдыру гадәте каян килгән икән?
– Бу фәкать ырым-шырым гына. Диндә андый нәрсә юк. Минем хәтта Коръән аятьләрен салып калдыралар дигәнне дә ишеткәнем бар. Бу да дөрес түгел. Ул нигездә калып, без алар өстеннән йөрибез булып чыга. Коръәннең урыны аяк астында булырга тиеш түгел. Нигез сала башлаганда, иң беренче Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләп, Аннан ярдәм сорап, догалар кылырга тиешбез. Ә инде нигезгә куеп калдырган әйберләр безне саклый дип ышану – гөнаһ. Без ширек кылабыз булып чыга. Ширек исә – Аллаһы Тәгаләне ялган, уйлап чыгарылган әйберләр белән тиңләү.
– Йортка иң беренче мәче кертү гадәте дә бар бит әле.
– Моның да дингә катышы юк. Шул ук ырым-шырым ул. Яңа йортка кергәндә дога кылырга кирәк. Иң күркәме булып Нух галәйһиссәлам догасы санала: “Аллаһүммә рабби әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракәү үә әңтә хайруль мүңзилиин” (Аллаһым, Раббым, безгә мөбарәк утырыш бир, Син утырышны бирүчеләрнең иң хәерлесе).
– Кеше йөри торган сукмак өстенә салынган йорт тынычсыз була дип әйтәләр, дөресме ул?
– Ташландык сукмак булса, аның зарары юк. Ә инде кешеләр йөреп торган урынга салып куеп, аларга авырлык китерергә мөмкинсез. Шуннан йөрергә ияләшкән кешенең каргып та китүе бар. Йортны андый җиргә салмавың хәерле.
– Ни өчен дин буенча өйдә эт тотарга ярамый?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Өйдә сурәтләр, сыннар һәм эт булган өйгә фәрештә керми”, – диелә. Икенче хәдистә: “Эт белән ишәк тавышын ишетсәгез, әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим, бисмилләһир-рахмәнир-рахим (“Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам, һәрбер эшемне рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм” дип әйтегез, чөнки алар сез күрмәгән әйберләрне күрә”), – диелә. Этнең селәгәе нәҗес санала. Намаз укый торган урынга яки киемгә эләгү куркынычы да бар. Хәтта мондый очракта җиде мәртәбә юарга кирәк дигән фикер дә бар.
– Яңа өйне яки фатирны котлап, динебездә нәрсә бүләк итү мәслихәт?
– Аны һәр кеше үз теләгеннән чыгып карый. Аллаһы Тәгаләне искә төшерә торган, әйтик, Коръән, шәмаил яхшы бүләк. Әмма шәмаил саклап тора дип уйлау ялгыш фикер. Безне саклаучы – Аллаһы Тәгалә. Ә шәмаил Аллаһы Тәгаләне искә төшереп тору йөзеннән бирелә. Коръән дә укылырга тиеш, аның тик ятуыннан мәгънә юк. Азан әйтә һәм Корән укый торган махсус лампа, гаджетлар да сатыла. Өйдә яңгырап торса, күркәм була. Андый өйдән шайтаннар да кача.
– Нигез бәрәкәтле һәм тыныч булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә, өйгә кергәндә, бисмилләһ дип әйтергә һәм кергәч тә, әссәламү галәйкүм дип сәлам бирергә кирәклеге әйтелә. Кем өйгә кергәндә, Аллаһны искә алырга онытса, аның белән бергә шайтан да керә, диелә. Намаз укылган һәм азан әйтелгән өйдә бәрәкәт һәм тынычлык була.
– Күршеләргә карата булган хакларыбыз турында сөйләгез әле. хәзрәт.
– Күршеләрнең кайберләре туганнарыбызга караганда да якынрак булырга мөмкин. Тормышта төрле хәлләр була. Шатлыгы булса да, борчу-кайгылары килсә дә, иң элек алар белән уртаклашабыз, күршеләр ярдәмгә килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дә күршеләр хакы турында хәдисләре бик күп. Шуларның берсендә ул: “Җәбраил галәйһиссәлам миңа күршеләргә яхшы мөнәсәбәттә булуның мөһимлеген нәсыйхәт итүне шулкадәр озак дәвам итте, хәтта ул күршеләрне мирас алучылар исемлегенә кертер дип уйладым”, – дигән. Аллаһы Тәгаләгә һәм кыямәт көненә ышанучы кеше күршесе белән яхшы мөнәсәбәтт булсын, дип тә әйткән. Йорт салганда да, аларга комачаулык итмәскә, тәрәзәләренә яктылык капламасын дип тырышыгыз. Күршегездә мохтаҗлар булса, алар белән ризыкларыгызны бүлешегез. Кызганычка, хәзер күршеләр белән аралашу кимеде. Хәтта ачуланышып, судлашып йөриләр. Үзара мөнәсәбәтләрне бозмыйча, сабырлык күрсәтеп яшик. Ачуланышып, шайтаннарны сөендермик.
Комментарийлар