16+

Нәзарәт сайтында “Рамазан-2020: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады

  Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2020: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады.

Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2020 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. 
Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат үзәге. 

                                                                                                                                                                          Фото: dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading