Изге Болгар җиренә янәдән Россиянең төрле тарафларыннан һәм чит илдән мөселман кардәшләр җыелды. Быел Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1102 ел тулды.
Әлеге чара 1989 елдан башлап уздырыла. Изге Болгар җиренә 20 меңнән артык кунак булды. “Изге Болгар” җыены программасына милли көрәш, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча остаханә, концерт, тәүбә һәм өйлә намазлары да керде. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2024 ХV Халыкара икътисади форумы мәдәни программасын тәмамлады.
Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл катнашты. Алар кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерделәр.
“Сезне чын күңелдән Изге Болгар җирендә сәламлим. Һәммәбезгә исәнлек-саулык, укыган догалар, намазларны Аллаһ кабул итсен. Илебез гөрләп торсын, республика алга барсын, хәерле эшләр булсын! Шушы бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт!» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.
- Ислам дине 1102 ел элек ата-бабаларыбыз белән хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителде. Дин безнең белән бергә яши. Киләчәк буыннарга үрнәк итеп, телебез, динебез, гореф-гадәтләрне саклап калырга тиешбез. Бу эштә, хөрмәтле хәзрәтләр, сезгә зур рәхмәт! Сезгә таянабыз, сезнең белән бергә эшлибез. Дин әһелләре гел безнең белән, бердәм булсак, без көчле булачакбыз. Гади булмаган вакытта яшибез, Россия дәүләтенә җиңү, чәчәк атуны телибез. Татарстан Россиянең алдынгы төбәге булырга тиеш. Без барыбыз да – илебез патриотлары. Милләтең белән кем генә булсаң да, нинди генә дин тотсаң да, бу безнең ил, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул чарада катнашкан Казан митрополитына мөрәҗәгать итеп, республикада православие дине вәкилләре белән дуслык, хөрмәт мөнәсәбәтләре яшәгәнен билгеләп узды. «Митрополит һәрвакыт безнең белән бергә. Православие дини бәйрәмнәренә ихтирам белән карыйбыз. Россия дәүләтенең уңышы шунда. Бөтен милләтләрнең үзен саклап калырга мөмкинлекләре бар , - диде Татарстан Рәисе.
Минтимер Шәймиев: Башланган эш, беткән эш диләр. Матур гына итеп Болгар җирендә башлаган эшләребез көннән-көн халыкка аңлаешлы. Без бу бәйрәмне зарыгып көтеп алабыз. Халкыбызның бердәм булып, җыенда җыелышуы - зур җиңү. Башка илләрдән, Россия төбәкләреннән мөселман кардәшләребез килде. Очрашып, динебезне алга сөреп, киләчәктә дә шушы юлдан тайпылмый эшләргә язсын. Бу безнең күңелебезгә хуш килә, чөнки ул ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәт. Килгәнегез өчен рәхмәт!
Тәлгат Таҗетдин: Изге Болгар – шөкер җыены. Без “Аллаһка шөкер” дип җыелабыз. Илебезнең ислам дөньясы белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга Татарстан зур өлеш кертә. Туган илеңне сөю – иманнан. Бу очрашулар өлфәт мәхәббәтебезнең артуына сәбәп була. Үзегез беләсез, дуслыгыбызны бетерергә теләүчеләр бар. Йөзләгән еллар бергә яшәгән, туган халыклар бүген кара-каршы торырга мәҗбүр. Террорчылык актларын оештырган вакытта мөселманнар белән христианнар арасына дошманлыкны салырга азапланалар. Без аннан сак булырга тиешбез. Бер-беребезгә каршы булсак, илнең бәрәкәте китә. Тынычлыксыз бернинди дошманга да каршы торып булмый. Бу җыелышларыбыз илебезнең, дөньяның тынычлыгына сәбәп булса иде. Раббыбыз, ватаныбыз бер икәнен онытмыйк.
Әлбир хәзрәт Крганов: Ел саен бу бәйрәмне оештырган Татарстан Республикасы җитәкчелегенә бар халкыбыз исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Бу очрашу безгә бик мөһим, бер күрешү - бер гомер. Кичә генә Нурания абыстайны искә төшердек. Болгарны җимергән, китапларны яндырган чакларда бер хатын-кыз качып, күкрәгенә кысып, бер китапны саклап калган. Шул китапта: “Болгар яңадан бөтен халык өчен күрешү урынына әйләнәчәк”, - дип язылган диде Нурания апа, ә бит ул вакытта әле бернинди дини чаралар узмый иде. Бу искитмәле хәл! Вакыты килеп җитте, тиешле кешеләре дә килеп чыкты, Аллаһка шөкер, Болгар яңадан күтәрелде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Бу көннәрдә бик күп чаралар үткәрелде, аларны оештыручылардан, катнашучылардан Аллаһ Тәгалә разый булсын. Бу көннәрдә нишләп Аллаһ Тәгалә безгә сынаулар, кайчак кайгылар җибәрә дип уйланабыз. Ул безгә ике дару җибәрә. Беренчесе - сөннәт буенча гамәл кылу. Бу очракта Аллаһ Тәгалә афәтләр җибәрмәс. Икенчесе - тәүбә кылу. Раббыбыз тәүбәләребезне кабул итсен. Безнең гаскәрләребезгә, Палестинадагы дин кардәшләребезгә дога укыйк. (дога кылды)
Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл: Һәрвакыт Изге Рамазан ае Олы ураза башлану белән туры килә. Ә Болгарда бәйрәм - Пасха белән туры килә. Аллаһка ышану, Ватанга тугры булу - безне берләштерүче көчләр. Әйе, без төрле урыннарда гыйбадәт кылабыз, тик барыбыз да Аллаһ коллары.
Комментарийлар