16+

Шайтан кайсы сүрәләрне яратмый?

30 июня 2025, 10:30
2574
0
5
Уку өчен 4 минут

Җеннәрнең дә, адәм баласы кебек, төп бурычы – Аллаһка гыйбадәт кылу.

Шайтан кайсы сүрәләрне яратмый?

Җеннәрнең дә, адәм баласы кебек, төп бурычы – Аллаһка гыйбадәт кылу.

Шайтан вәсвәсәсенә бирелгән, шайтан котырткан дип сөйлибез. Ул кеше белән ничек идарә итә? Аннан ничек сакланырга? Сорауларыбызга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов җавап бирә.

– Хәзрәт, ачыклык кертсәгез иде: шайтан җеннән нәрсәсе белән аерыла?
– Җен – Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән зат. Ул шулай ук җан иясе, әмма кешенең күзенә күренми. Җеннәр турында Коръәндә дә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә дә әйтелә. Фәрештәләр Аллаһы Тәгаләгә бернинди карышусыз буйсынып, Аның әмерләрен үтәсәләр, җеннәрнең, кешеләр кебек, нәфесләре бар. Җен иҗтинән дигән сүздән барлыкка килгән: яшеренгән, күзгә күренми. Әмма кыямәт көнендә, галимнәр әйтүенчә, кешеләр җеннәрне күрә, ә җеннәр кешеләрне күрмәячәк. Ә бу дөньяда киресенчә – алар безне күрә. Аллаһы Тәгалә “Әз-Зарият сүрәсенең 56 нчы аятендә: “Мин кешеләрне дә, җеннәрне дә Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем”, – ди. Димәк, җеннәрнең дә, адәм баласы кебек, төп бурычы – Аллаһка гыйбадәт кылу. Моның өчен без кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап тотачакбыз. Җеннәрнең иман китергәннәре һәм иман китермәгәннәре була. Иман китергәннәре – мөселман җеннәр. Ә иман китермәгәннәре – шайтаннар. Шайтан сүзенең мәгънәсе – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән ераклашкан. 

– Ә Иблисе нәрсә аның?
– Иблис габләсә – өметсез, рухы төшкән дигән сүздән. Аллаһы Тәгалә фәрештәләр һәм Иблисне чакырып, Адәмгә сәҗдә кылырга куша. Иблистән кала, барысы да сәҗдә кыла, ә ул тәкәбберләнә. Шуннан Аллаһы Тәгалә аны җәннәттән чыгара. Ләгънәткә дучар булган Иблис Аллаһтан үзенә кыямәт көненә хәтле вакыт бирүен сорый һәм “Мин кешеләрне кыямәт көненә чаклы туры юлдан аздырырга тырышачакмын” дип вәгъдә бирә. Шайтаннар, ягъни иман китермәгән җеннәр шушы Иблиснең гаскәре. 

– Кешенең гыйбадәтләренә салкын каравы да шул шайтаннар котыртуы аркасындамы?
– Адәм баласының күңеленә вәсвәсәне алар сала да инде. Башта берәр гөнаһлы эш эшләргә, Аллаһ кушкан гыйбадәтне калдырырга этәрә. Намазны укып тормыйм бүген, зәкят бирмәсәм дә була кебек уйлар килә икән, бу –  шайтаннан! Әгәр гөнаһ кылудан тыелып каласың, гыйбадәтләреңне үтәп барасың икән, шайтан вәсвәсә кылуның башка юлларын таба. Сәдака биргәнеңне башкалар да күрсен, алар янында бир син аны, намаз укый икән дип мактасыннар, күрсәт гыйбадәт кылуыңны дип котырта. Болар исә рия – кеше күрсен өчен гыйбадәт кылуга китерә. Гөнаһка этәреп үзенә буйсындыра алмагач, шайтан гыйбадәтең аша вәсвәсә кыла. “Әгъраф” сүрәсенең 16-17 аятендә: “Миңа туры юлдан тайпылырга сәбәп булганы өчен мин Адәмгә һәм аның нәселенә кыямәт көненә чаклы дошман булган хәлдә, аларны аздырачакмын. Һәм аларны туры юлдан тайпылдыру өчен алларыннан, артларыннан, уңнарыннан һәм сулларыннан киләчәкмен, бөтен ысулларны кулланачакмын һәм Син аларның күбесен шөкер кылучылар арасында тапмаячаксың”, – диелә. 

– Ә аннан ничек сакланырга? 
– Аллаһ Раббыбыз безгә моны Үзе өйрәтте: “Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” дип әйтергә кушты. Ягъни “Аллаһның рәхмәтеннән ерак булган шайтаннан сакланып, Аллаһка сыенам”. Күңелеңә начар уйлар кергәндә, Аллаһка сыену сүзләрен ешрак әйтергә кирәк. “Нәс” сүрәсен укып йөрү дә бик файдалы: “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгүүз̣ у бираббин-нәәс. Мәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-үәсүәәсил-ханнәәс. Әлләз̣ ии йүәс-үисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс” (“Әйт син, әй Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кешеләрнең Раббысына сыенамын. Кешеләрнең Патшасына, кешеләрнең Аллаһына, шәйтанның мәкерле котыртуыннан, кешеләрнең күңеленә вәсвәсә салучы шәйтаннан, (ул яманлыкка котыртучы) җен токымыннан булса да, кешеләрдән булса да (Аллаһыга сыенамын)”. Болардан тыш һәрдаим Аллаһка зекер сүзләрен әйтеп йөрегез. Алар – сөбханаллаһ, әлхәмделилләһ, Аллаһу әкбәр һәм лә иләәһә илләллааһ. Тәһарәтле булып йөрүгә дә салкын карарга кирәкми. Госелне, тәһарәтне гел яңартып торыйк. Шайтан вәсвәсәсеннән генә түгел, сихер, күз тиюләрдән саклану өчен дә кирәк бу.  

– Шайтан дигән саен бер шайтан ярала ни дигән сүз дөресме ул?
– Җеннәрнең табигате кешеләрнекенә охшаш дип әйттек. Аларның да ир-ат һәм хатын-кыз затлары бар. Риваятьләрдән билгеле булганча, җеннәр өйләнешәләр, бала табалар. Үзләре турында сөйләгәнне яраткангадыр да, шайтан диюгә бер шайтан ярала дию аларны телгә алырга кирәкмәгәнлегенә бер ишарәдер. Әбиләребез дә: “Аягыңны селкеп утырма. Шайтан чакырасың”, – дип әйтәләр иде. Гомумән, җеннәр турында безгә гыйлем аз бирелгән һәм шуның кадәрен белү җитә дә. Шул ук вакытта җеннәр турында Коръәндә әйтелгән икән, без аларга ышанабыз, инкярь итмибез.  

– Яңа туган балага шайтан кагыла, шуңа елый дию хорафат кына түгелме?
– Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән килгән риваятьтә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Туган вакытта шайтан кагылмаган бер генә адәм баласы да юк. Фәкать Мәрьям улы Гайсә генә искәрмә булып тора”, – дигән. Мәрьям Аллаһтан: “Әй Раббым, газиз баламны һәм аның нәселен шайтанның явызлыкларыннан Үзең сакла!” – дип дога кылган. Без дә балаларыбызны шайтан вәсвәсәсеннән саклау өчен шулай дип дога кылырга тиешбез.  

– Хаҗда шайтанга таш ату йоласы каян килеп чыккан?
– Ибраһим галәйһиссәлам улын корбан итәргә барганда, алар янына шайтан килеп, Исмәгыйльне, әтиең кая алып барганны беләсең бит, дип котырта башлый. Исмәгыйль галәйһиссәлам аны таш атып куа. Пәйгамбәребез исә ташны зур гөнаһлардан котылу ниятеннән таш аткан. Без дә аның сөннәтен үтибез.   

– Шайтан яратмаган сүрәләр бар, диләр. Алар кайсы сүрәләр?
– Алда әйткән “Нәс” һәм шулай ук “Фәләкъ” сүрәсе. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Кем дә кем көндез “Бәкара” сүрәсен укый, ул өйгә өч көн рәттән шайтан кермәс. Кем төнлә укый, шул йортка өч төн рәттән шайтан керә алмас”, – диелә. Йокларга ятар алдыннан “Аятел-Көрси” укырга киңәш ителә. Өйгә кергәндә, ишекне бикләгәндә “Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип әйтү Пәйгамбәребез сөннәте булып тора. Җеннәр пычрак урыннарны яраталар. Шуңа да мунчага, бәдрәфкә кергәндә һәм чыкканда укыла торган аерым догалар бар. 

ФОТО: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading