Изге Болгар җыеныннан соң нәзарәтнең шәригать бүлеге шундый белдерү белән чыккан.
Болгарга барган саен, бер күренешкә тап булабыз – халык таш тирәли әйләнеп, теләкләр тели. Аллаһы Тәгаләдән түгел, ниндидер бер таштан сорау кебек булып чыга түгелме соң бу?
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте дә моңа борчылуын белдерә. Изге Болгар җыеныннан соң нәзарәтнең шәригать бүлеге шундый белдерү белән чыккан. “Безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында халык арасында менә шундый фикер таралган: имеш, Болгардагы тарихи мәчет уртасында торган таш багана янында догалар кабул ителә. Әлбәттә, мәчет эчендә доганы Аллаһы Тәгалә кабул итәр, теләсә, аеруча кеше намазны көтеп утырганда. Әмма, кызганычка каршы, кайбер милләттәшләребез, шул баганага ике кулларын куеп, маңгайларын тидереп, дога сорыйлар. Мондый гамәл үзеннән-үзе тыелган түгел – кеше ихлас күңелдән дога кылу өчен күзне йомып, тыныч урында, Аллаһның бер үзенә ихлас күңелдән ялвару кебек сәбәпләргә мөрәҗәгать итәргә тиешле. Читтән караган кешегә Болгардагы күренеш шул ташка табыну дип тоелырга мөмкин, шул сәбәпле болай эшләү гөнаһ булып санала. Бу рәвештә Аллаһка дога кылган кешегә "мөшрик" (Аллаһтан башка нәрсәгә дә булса табынучы) дип әйтү, әлбәттә, дөрес түгел. Әмма кеше бу ташның үзеннән-үзе ярдәм итә алачагына ышанса, диннән чыга” дип мөрәҗәгать итә алар халыкка.
Бу уңайдан, мөфтият хезмәткәрләре һәм дин әһелләре халыкка әлеге гамәлнең тыелган икәнлеген искә төшерә. “Бу таш тирәли җиде мәртәбә әйләнү файдасыз, алай гына да түгел, кешенең иманына зыян китерергә мөмкин. Киләсе елларда мондый нәрсәләр кабатланмас дип өметләнәбез”, - ди алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар