16+

Уразада ничек тукланырга?

Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен ниятләү кирәклеген һәркем белә. Ник әле аны сәламәтлекне ныгыта торган рацион белән тотмаска ди?

Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен ниятләү кирәклеген һәркем белә. Ник әле аны сәламәтлекне ныгыта торган рацион белән тотмаска ди?

Озакламый рамазан ае җитәчәк, иншәАллаһ. Пәйгамбәребез калләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Һәр нәрсәнең зәкяте бар, тәннең зәкяте – уразадыр", – дигән. Зәкят сүзе исә чистарту дип тәрҗемә ителә. 

Социаль челтәрләрдә төрле юллар белән организмны чистартуга багышланган курслар, программалар тәкъдим итүчеләр бихисап. Кесәңнең калынлыгына бәйле рәвештә, теләсәң кайсысын сайлап ал. Ә Аллаһы Тәгалә безгә универсаль чистарыну юлын тәкъдим иткән генә түгел, өстебезгә бурыч итеп йөкләгән. 
Һәм шунысы гаҗәп – бер тиен акча чыгармыйча чистарына алабыз. 

Таң беленә башлаганчы сәхәр ашыйбыз, көн дәвамында ач торабыз, бер валчык ризык капмыйбыз, бер йотым су эчмибез, кояш баегач кына ризыкланабыз, ифтар кылабыз. Ураза тотканда тәнебездә бозылган күзәнәкләр яңалары белән алышына, барча әгъзаларыбыз савыга, тәнебез чистарына. Тәнебез генә түгел, җаныбыз да пакьләнә.

Уразада ничек туклану хәерле соң?
Сәхәрдә, ашарга 20-25 минут кала, ике стакан авыз пешмәслек кайнаррак су эчеп куябыз. Хәзинәдә өйдә ясалган алма серкәсе булса, бер стакан суга бер аш кашыгы алма серкәсе салып эчсәк яхшы. Сәхәрдә бәрәкәт бар, ди Китап. Сәхәр ризыгы, хәлеңә карап, җиңелчә дә, туклыклы, аксымга бай булырга да мөмкин. Кем өчендер сәхәрдә су эчеп кую да җитә. Кемдер сәхәрдә туклыклы ризыклар ашар. Матур ит кисәге белән шулпа,  яки балык, йә күкәй, яхшы сыр, өйдә ясалган катык кебек ризыклар ашауны өстен күрер. Су эчеп кенә дә уразаны җиңел генә тотарга мөмкин. Сәхәрдә яхшы итеп ашаучы кеше дә уразада кыенлык сизмәскә мөмкин. 

Әмма шикәр һәм җиңел углеводлар ашаган очракта организм хәлсезләнә, чөнки күп калий югала. Натрий, калий балансы бозыла. Шул сәбәпле, ураза тоту кыен булачак

Тән саулыгы өчен ифтарда ничек тукланырга? 

Сөннәт буенча хөрмә җимеше яки су, яисә тоз кабып авыз ачарга була. Ифтарны бер аш кашыгы алма серкәсе салынган бер стакан кайнар су эчүдән башлау ашказаны әчелеген яхшыртырга ярдәм итәчәк. Намаз укыганчы 10-15 минут вакыт үтә.  Аннары ашарга була. Яхшы ит шулпасына, балык, йомырка, сыйфатлы сырлар кебек, аксымлы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Бу туклыклы ризыклар янына яшел үлән, яфраклы салатлар, әчетеп тозланган яшелчәләр, өйдә ясалган катык булса, ашказаны эшчәнлегендә проблемалар булмас. Әлбәттә, санап үтелгән ризыкларның бөтенесен дә ашарга димибез. Йә берсен, йә икенчесен ашарга була. Күп ашау беркайчан да хупланмаган. Ашказаны тулган хәлендә ризыкның изелүе һәм эшкәртелүе зәгыйфьләнә. 

Җиңел углеводлар һәм шикәр ашау, әйтеп үткәндәгечә, хәлсезлек тудыра. Камыр ризыкларыннан тыелганда, ураза сәламәтлекне ныгыта. Еш кына күпләр бәхәскә керәләр. Нәрсә хакына? Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен ниятләү кирәклеген һәр ураза тотучы белә. Ник әле аны сәламәтлекне ныгыта торган рацион белән тотмаска соң? Сәламәтлекне сакларга омтылу да әҗерле эш. 

Өстәл бизәге – чи җиләк-җимешләрне ач карынга ашау хәерле. Ләкин аш, ит һәм башка ризыкларны ашаганнан соң җиләк-җимешләр ашау эчне күптерә, ризыкның эшкәртелүенә зыян итә. Хәтта чи алма эчтә газлар җыелуга сәбәп булырга мөмкин. 

Эчемлекләргә килгәндә, кипкән җимешләр белән үлән чәйләре эчәргә була. Ромашка, мелисса, кырлыган, мәтрүшкә чәйләре, кара чәйдән аермалы буларак, йокыга зыян итмәячәк. Яшел чәй көндез файдалы булса да, кичке якта йокыны качырырга мөмкин. Чишмә суы ифтарда иң яхшы эчемлек. Организмда фильтр ролен үтәүче бөер чиста су ярата. 

Шулай итеп, рационыбызны туклыклы матдәләргә бай ризыклар һәм чиста су тәшкил итсә, уразабыз сәламәтлек өчен шифалы булыр. 
Бу безгә хәлсезләнмичә, кәеф күтәренкелеген югалтмыйча ураза тотарга ярдәм итәр.

Рушания Минсәгыйрова

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading